+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2010, 03:00

Ил өстендә үләт шәүләсе

Русиянең авыл хуҗалыгы тармагы янә хәвефле хәлгә тарыды. Илнең аерым төбәкләрендә дуңгызларда “африка үләте” чире таралу күзәтелә. Ул тиз тарала ћәм дуңгызларны бу чирдән савыктыру вакцинасы бөтенләй юк. Йогышлы авыру чыганагы ачыкланган очракта, аны таратмауның бердәнбер юлы — асралган дуңгызларны бөтенләй юк итү. Африка үләтенең, “кош кизүе”ннән аермалы буларак, зуррак зыян китерүе ихтимал ћәм аңа каршы көрәшүдә ул катгыйрак чаралар таләп итә. Йогышлы авыруның Русиянең Көньяк ћәм Төньяк Кавказ Федераль округлары чикләрен узып, Башкортстан юнәлешендә таралуы күзәтелә. Күптән түгел Волгоград өлкәсенә килеп җитүе ачыкланды. Башкортстан көчле авыруны республика чикләреннән үткәрмәс өчен ничек әзерләнә? Күптән түгел тармак министрлыгында җитди сөйләшү булды.



Дуңгызлардагы “африка үләте” чире дөньяның 24 илендә теркәлгән. Әлеге вакытта Әрмәнстан, Әзербайҗан республикаларында, Таулы Карабахта, Көньяк Осетиядә ћәм Абхазиядә аның зур чыганаклары бар. Йогышлы чир Чечен Республикасында, Ырынбур өлкәсендә дә табылган. 2008 елның көзендә “африка үләте” Русиянең Көньяк Федераль округында ныклап тарала башлады. Краснодар ћәм Ставрополь крайларында хәтта шәхси ихатада асралган дуңгызларда да ачыкланды ул. Рәсми мәгълүматларга караганда, ул төбәкләрдә 70 мең баштан артык дуңгыз юкка чыгарылды. Тармактагы хәвефле хәлләрне ил масштабында күрсәтүнең сәбәбе шунда: әлеге төбәкләрдән китерелгән продукцияләргә сатып алучы игътибарлы булырга тиеш. Әлбәттә, тиешле органнар республикага кертелүче продукцияне ныклы контрольдә тота. Әмма базар мөнәсәбәтләре ышыгында үз кесәсе турында гына кайгыртучы сәүдәгәрләрнең әллә нинди юлларны табуы бар.
“Россельхознадзор” фаразлары буенча, дуңгызлардагы “африка үләте” елына 600 чакрым тизлек белән Русиянең үзәк өлкәләренә таба хәрәкәт итә. Шушы тизлек сакланган хәлдә, аның 2012 елда республика биләмәләренә килеп җитүе ихтимал. Ләкин шуны дә истән чыгармаска кирәк: әлеге авыруның республикага читтән кертелгән токымлы дуңгызларга “ияреп” тә кайтуы мөмкин. Ул чагында 2012 елны фаразлап тынычланырга урын калмый. Мәсәлән, Волгоградтан Башкортстанга 24 сәгать эчендә килеп җитеп була.
Катлаулы эпизоотик хәл республикабыз Хөкүмәте дәрәҗәсендә ашыгыч чаралар билгеләргә мәҗбүр итте. Йогышлы чирне кисәтү, аңа каршы көрәшү ћәм республикада таралуга юл куймауны исәпкә алган Хөкүмәт карарлары кабул ителде.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 567,5 мең баш дуңгыз асрала. Хуҗалык итүдәге төрле категориядәге 179 аграр хуҗалыкта аларның саны 184 меңнән артмый. Дуңгызларның калган өлеше шәхси ихаталарда. “Россельхознадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы урынбасары Ришат Котлымәтов белдерүенчә, исәпкә алынган дуңгыз ферма-комплексларының 84 проценты гына ябык режимда эшли.
— Дуңгызлардагы “африка үләте” чиренең Башкортстанга үтеп керүен ћәм таралуын кисәтү буенча Ведомствоара комиссиясенең беренче утырышы узган елның декабрендә үк үткән иде. Барлык дуңгызчылык ћәм кошчылык хуҗалыклары эшчәнлеген ябык режимга күчерү зарурлыгын билгеләп, барлык район ћәм шәћәр хакимияте башлыкларына телеграммалар җибәрелде. Ветеринария идарәсе республика буенча Эчке эшләр министрлыгы ћәм “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белән берлектә республикада 16 пост оештырылды. Алар юлларда тереләй дуңгыз яисә аның итен, продукциясен, маллар өчен әзерләнгән азык төялгән барлык төр транспорт хәрәкәтен контрольдә тотты. Гомумән, күрелгән чаралар нәтиҗәле булды ћәм әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, — диде комиссия утырышында республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буранбаев.
Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә үткәрелгән чаралар үзен аклый. Узган елның 22 июненнән башлап махсус оештырылган постларда 21 мең 300дән артык автотранспорт тикшерелгән ћәм ветеринар-санитар кагыйдә бозуның 382 очрагы теркәлгән, 183 физик берәмлеккә административ чара күрелгән.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта мондый постларның дүртесе генә үз функциясен үти.
— Куркыныч чирнең республика биләмәләренә якынлашуы катгыйрак чаралар күрүне таләп итә. Кемнең кем булуына карамастан, законны ћәм санитария-ветеринария таләпләрен үтәмәүчеләргә карата җаваплылыкны киметергә ярамый, — диде очрашуда авыл хуҗалыгы министры Азат Җићаншин.
Әлбәттә, министрның катырак чара күрүне таләп итүе аңлашыла. Тикшерү ћәм кисәтүләр генә канәгатьләндерми. Шулай да республиканың Ветеринария идарәсе узган ярты елда 121 тикшерү үткәреп, 97 күрсәтмә язган ћәм алты юридик берәмлеккә 5 мең сум штраф салган. Ћәркайсына берәр мең сум чамасы штраф аларның гамәлләре белән бәрабәр микән соң? Ә бит чир республикага керә калса, зыяны миллионнарча сум булачак. Мәсәлән, 2008 елда Ырынбурга кунакка килгән бер әрмән күчтәнәче аша таралган бу чир 400 ихаталы авылдагы дуңгызларны тулысынча юк итә. Чир чыганагын юкка чыгару 28 миллион сумга төшкән. Дөрес, бүгенге көндә республикада 746 кешене берләштерүче 128 оператив ветеринар төркем эшли. Алар тиешле барлык чара белән тәэмин ителгән. Көтелмәгән хәл туган очракта, стационар дезинфекция станцияләре әзерлек хәлендә. Ләкин аларның тырышлыгы гына җитмәячәге көн кебек ачык.
Йогышлы чир таратуда кыргый дуңгызлар да куркыныч тудыра. 2000 еллар башында республикада аларның саны ике мең баштан артмаса, соңгы өч елда күпләп үрчүе күзәтелә. 2007 елда биш меңгә, ә быел 11 мең башка җиткән. Әлегә кадәр аларның нинди чир белән авыруларын ел дәвамында контроль атылган 5-6 кыргый дуңгызга карап билгеләделәр. Аучылык хуҗалыкларында да африка чумасына каршы көрәш тиешле дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Министр ћәм бер үк вакытта Ведомствоара комиссия рәисе Азат Җићаншин шундый таләп куйды. Чөнки ел дәвамында очраклы үлемгә дучар булган яисә атылган кыргый дуңгызны гына өйрәнеп, тоташ тармактагы санитар ћәм эпизоотик хәлгә бәя биреп булмый. Соңгы елда махсус лаборатор тикшерү үткәрелмәве дә күп сораулар тудыра.
Республиканың баш дәүләт ветеринария инспекторы Вәкил Буранбаев сүзләренә караганда, дуңгызлардагы йогышлы чирне кисәтү, аңа каршы көрәшүдә төрле министрлык, идарә ћәм ведомстволар берлектәге комплекслы план нигезендә эшли. Әмма әлеге проблеманы ћич тә ветеринария белгечләре ћәм тикшерү органнары эше итеп кенә карарга ярамый. Читтән терлек сатып алган, аларга азык кайтарган очракта ветеринар таләпләр барлыгын район, хуҗалык җитәкчеләре дә онытмаска тиеш.
— Республикада ит җитештерүне арттыру, булган куәтләрне үстерү турында сүз алып барганда моңа кадәр ирешелгәннәрне югалтуга ћич тә юл куярга ярамый. Ә бу ћәрберебезнең җаваплылыгына бәйле, — диде Азат Җићаншин.
Читайте нас: