+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2014, 03:00

Казанышлары зур, киләчәге өметле

Ветеринария хезмәткәрләре быел беренче тапкыр һөнәри бәйрәмен билгеләде.Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора. Бөек галим И. П. Павлов шулай дигән. Бу сүзләрне инкарь итеп булмый. Ветеринария хезмәтенең тамырлары белән ерак тарих төпкеленә үк барып тоташуы юкка түгел. Шуңа карамастан, әлеге һөнәр ияләренең бүгенге көнгә кадәр календарьда үз бәйрәме билгеләнмәгән иде. Быел, ниһаять, 31 август ветеринария хезмәткәрләре көне дип расланды.

Дүртөйле район һәм шәһәр ветеринария станциясендә һөнәри бәйрәмне зурлап үткәрделәр. Мәдәният сараеның мәһабәт залы бу көнне тулысынча алар карамагында булды.
Башкортстан ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Гүзәл Бронникова, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, коллективның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Район хуҗалыкларының терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республикада алдынгылар исәбендә булуында ветеринария белгечләренең дә өлеше бәяләп бетергесез, диде ул.
Бу, һичшиксез, шулай. Дүртөйле районы күп еллар имин төбәкләр исемлегенә керә: биредә бруцеллез, туберкулез, дуңгызлар чумасы, себер түләмәсе (сибирская язва) һәм терлекләр өчен генә түгел, кешеләр өчен дә зур хәвеф тудыручы башка авыруларга ныклы киртә куелган. Ике дистә елга якын Башкортстанның һәм Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдар Сафуан улы Казыйханов җитәкчелегендә эшләүче тату, бердәм коллективның казанышлары санап бетергесез. Мисал өчен, ул 2010 елда, “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, “Йогышлы авыруларга каршы чараларны нәтиҗәле үткәргән өчен” дигән махсус дипломга һәм көмеш медальгә лаек булган иде. 2011 елда республика бәйгесендә җиңүче исемен яулады. 46 белгечне берләштерүче коллектив ел саен 200 меңнән артык тикшерү үткәрә. Нәкъ менә Дүртөйле район һәм шәһәр ветстанциясе республикада беренче булып малларның бер-берсен җәрәхәтләү очракларын кисәтү максатында бозауларны ун көнлек чагында ук мөгезсезләндерү чарасын күрә башлады. Моның өчен үзләренең лабораториясендә каустик сода ярдәмендә махсус каләм әзерләүне дә җайга салдылар. Хәзер күп районнар әлеге алдынгы тәҗрибәне куллануга кертте. Заманча ысуллар белән терлекләрнең канын тикшереп, организмына нәрсә җитмәвен ачыклап, шуңа ярашлы “меню”ны макро- һәм микроэлементлар белән баетуны да дүртөйлеләр беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлады. Коллективның күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә “Эшләүче әниләр өчен иң яхшы оешма” исеменә лаек булуы да күп нәрсә хакында сөйли. Тәҗрибәле җитәкче хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгыртуның коллективның гомум эшчәнлегендә уңай нәтиҗә бирүен аңлап эш итә, әлбәттә. Яшь гаилә барлыкка килсә дә, юбилей булса да, сабый туса да килешү нигезендә хезмәткәрләргә матди ярдәм күрсәтелә. Баласын беренче сыйныфка, яисә югары уку йортына озатучы әти-әниләр дә, йорт төзүчеләр дә, ялгыз аналар да игътибардан читтә калмый. Ә район ветстанциясе биләмәсенә килеп керсәң, мондагы тәртипкә, гөл-чәчәккә күмелеп утыручы түтәлләргә, эчтән дә, тыштан да соңгы таләпләргә ярашлы итеп капиталь ремонт үткәрелгән биналарга, якты, матур бүлмәләргә сокланмый мөмкин түгел. “Эш урыннарыбызга килеп керү үк күңелле!” — ди биредә хезмәт салучылар.
Һөнәри бәйрәм көнендә Дүртөйле ветеринарлары берсеннән-берсе саллырак бүләкләргә лаек булды. Аларга район хакимиятенең, Дәүләт җыелышы-Корылтайның мактау грамоталары, Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды, кайберләренең күкрәген “Башкортстан Республикасы ветеринария хезмәтен үстерүгә өлеш керткән өчен” дигән билге бизәде. Бөтен гомерен җиңел булмаган, үтә җаваплы һөнәргә багышлаган ветераннар да читтә калмады. Коллектив җитәкчелеге аларга да җылы сүзен, кыйммәтле бүләген кызганмады.
— 32 ел токсиколог-биохимик булып эшләдем, — дип сөйли 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул иткән Вәдыйга Рөстәмханова. — Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, куанычлы вакыйгалар тормышымда булып кына тора. Туган коллективымның онытмавы күңелемә аеруча бер горурлык, сөенеч өсти. Заман авыр дип тормаучы киң күңелле яшь хезмәттәшләрем Өлкәннәр көнендә дә зурламый калмый, даими хәл белешә. Ә һөнәри бәйрәм булдырылуны безнең, ветеринарларның, җәмгыятьтә абруе тагын да артыр дигән өмет белән кабул итәм.
...Тантана һәркемнең күңелендә матур тәэссоратлар калдырды. Бу көнне мәдәният сараенда җыр-биюләр дә, якты теләкләр дә лаеклы рәвештә җир йөзендә иң мәрхәмәтлеләрнең берсе саналган һөнәр ияләренә — ветеринарларга багышланды. Бәйрәмдә катнашучылар сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлләр артында рәхәтләнеп ял итте, киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклашты.
Кешенең ярты бәхете эштә, диләр. Дүртөйле район һәм шәһәр ветстанциясе хезмәткәрләре бу сүзләрне дәррәү куәтли. Тату, бердәм коллективның алдагы көннәрдә дә яңадан-яңа үрләр яулаячагына, иминлек сагында уяу торачагына шик юк.
Читайте нас: