+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2014, 03:00

Бер гаиләдән биш гармунчы!

Төхвәтуллиннар чыгыш ясарга чыкса, бөтен сәхнәне били. Сигезе берьюлы гармунда сыздырып җибәрүгә йөрәкләр урыныннан кубып, берчә шатланып, берчә дулкынланып тибә башлый. Шулай булмый ни, гармуннар бетеп бара, дип уфтанган заманда бер гаиләдән бишәр гармунчы чыгып уйнап җибәрсен әле!

Төхвәтуллиннар — Краснокама районының Тау Такталачык авылыннан. Бу авыл картада күптән юк инде, Агыйдел шәһәре төзелгәндә күчерелүгә дучар ителә ул, хәзер бу урында — сәнәгать зонасы. Ә менә туган авылларын сагынучы, һәм бу сагынуларын моңга салучы кешеләре бар әле. Рәүф Төхвәтуллин – шуларның берсе. Унбер балалы зур гаиләдә туып-үсә ул. Гармунда уйнарга кечкенәдән өйрәнә.
— Әтием Сәгыйтьҗан тальянда, саратовскийда өздереп уйный иде. Әнием Шәмседоха да бик матур тавышлы, шулай ук гармунда уйнады. Сәләт алардан бирелгәндер инде, ир туганнарым гына түгел, кыз туганнарым да бик матур итеп гармунда, мандолинада, скрипкада уйный, Нәфисә апам театрда уйнап йөрде, һәркайсы — оста биюче. Хәтердә, әтиебез Рәсим абыйның ун яшенә гармун алып бирде. Күрекләрен тегеләй-болай тарткалап, без дә шунда көйләр чыгара башладык. Өлкәннәрдән качып, мунчага барып уйный идек. Рәсим абый бу эшкә җитдирәк карап, ноталарны үзаллы өйрәнеп, югары дәрәҗәдә уйный башлады. Гармунчы һәрвакыт почетта бит ул, абыйга карата булган кадер-хөрмәтне күреп, без дә гармунны кулдан төшермәдек, шомардык. Инде алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда, мине “полноценный гармунчы” санап, концертларда җырчыларга-биючеләргә уйнап торырга кушалар иде, — дип искә ала Рәүф.
Җыр-моңга гашыйк егет 1969 елда Яңа Кабан мәктәбен тәмамлый, укытучылары музыка буенча укырга киңәш итсә дә, әти-әнисенең сүзен екмыйча, яңа төзелә башлаган Нефтекамага килеп, электрчы һөнәрен үзләштерә һәм нефть-газ идарәсенең электр цехына эшкә урнаша. Биредә ул үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып җибәрә, бер фестиваль-бәйге дә алар катнашлыгыннан башка үтми, һәр чарадан җиңүче булып, беренче урын яулап кайталар. Эштән соң театрда уйнарга да вакыт таба Рәүф. Белемгә омтылуы көчле була, кичләрен, укып, техникум тәмамлый.
Тынгысыз, актив кешене эшендә дә тиз шәйлиләр, Рәүф Сәгыйть улын цехның комсомол секретаре итеп сайлыйлар, монда да аның кешелекле, кечелекле сыйфатлары ачыла, яшьләр белән уртак тел табып, бик зур эшләр башкара, абруй казана. Тырыш хезмәте өчен аны хәтта 1980 елда Мәскәүдә үткән Олимпиадага путевка белән бүләклиләр. Кыскасы, сәнгатьтән беркайчан да аерылмый ул. 2007 елда лаеклы ялга чыкса да, тагын биш ел эшли.
2012 елда эштән туктагач та өйдә тик ятудан ямь тапмый, инглиз телен өйрәнү курсларына йөри башлый. Шунда шәһәрнең “Ак калфак” оешмасын җитәкләүче Светлана Вәлиева белән таныша. Ак калфакчылар чакырган концертка барып, гармуннарында уйнап карый, таушалып беткән гармунны алып кайтып, менә дигән итеп төзәтеп бирә. Шуннан соң инде аккалфакчылар Рәүфне үзләренә чакыра башлый. Татар халкының төрле йолаларын сәхнәләштереп, коллективка теләп кушыла Рәүф. Моңарчы һәрберсе аерым-аерым чыгыш ясап йөргән абый-энеләрен бергә туплап, гаилә ансамбле төзеп җибәрә.
— Ансамбль дип әйтү бик дөрес булмас, әлбәттә, әмма безнең бергә чыгыш ясауны халык һәрчак бик җылы кабул итә, шуңа күрә, бергә җыелып, төрле чараларда ешрак чыгыш ясый башладык, — ди Рәүф.
Абыйларының иң өлкәне Рәсим, озак еллар Якутиядә МЧС системасында эшләп, лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайтып төпләнгән. Нефтекамада яшәүче Хәмит — шофер, Малик — төзүчеләр институтын тәмамлаган, Вәкил — нефтьче. Гыйльмегаян, Мөҗәһит, Флүр — ике туган абыйлары. Һәркайсының тормышта үз һөнәре, яраткан эше бар, әмма гармунга, сәнгатькә булган сөюләрен югалтмыйча, гомер буе саклап килгәннәр.
— Бергәләшеп җыелганда уйнасак та, зур сәхнәгә бергәләп чыккан юк иде. Беренче чыгышыбыз аеруча хәтердә калган, тамашачы озак кул чапты, бик озак сәхнәдән җибәрмәде. Халыкның гармун моңына нык сусаганын шуннан аңладык. Хәзер бәйрәмнәрдә ешрак чыгыш ясарга, күңелләрдә булган моңны халыкка бүләк итәргә тырышабыз, — ди Рәсим Төхвәтуллин.
— Гармунчылар бәйрәмнәрдә я җидешәр, я сигезәр, кайчакта тугызар булып та җыелып китә. Халык аларны һәрвакыт дәррәү алкышлар белән каршы ала, дәррәү алкышлар белән озата. Нәселебездә гармун уйный белүчеләрнең барысын да җыйсак, егерме-утыз кеше булыр идек, — ди Рәүф. Аның кызы Гөлназ да уйный, оныклары Артем, Алина да музыкага әвәс.
— Кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнгән Артемның музыка мәктәбенә йөрергә вакыты булмады, ә менә Алина бик теләп йөрде, бик матур итеп флейтада уйнарга өйрәнде, — ди Рәүф, оныгы белән горурланып.
Дәүәтисенең гармунда уйнаганына да бик кызыга Алина, бергәләп татар телендә җырлар да өйрәнгәннәр.
Читайте нас: