+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2014, 03:00

Күңел дөньясы да гүзәл

Менә чирек гасырдан артык инде Тузлыкуш авыл китапханәсен олы абруй казанган Лена Юлаева җитәкли.Ул 1979 елда Тузлыкуш урта мәктәбен “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлап, Бәләбәйдәге 89нчы һөнәрчелек училищесында укыды, ике ел урындагы “Автонормаль” заводында эшләде, әмма күңеле һәрчак туган авылына тартты.

Тузлыкуш егете Салават белән чәчләрен чәчкә бәйләгәч, гөрләтеп туй ясадылар, шәхси хуҗалык корып җибәрделәр. Бүген Салават Тәвәбил улы Красноречка урман хуҗалыгында мастер булып эшли, бер үк вакытта фермерлык йөген дә тарта. Аларның 60 гектар чәчүлекләре, 14 баш сыер малы, бер өер сарык көтүе бар, күпләп кош-корт асрыйлар. Итагатьле өч бала тәрбияләп үстерделәр. Айбулат исемле өлкән уллары инде үзе ике малай үстерә. Кызлары Миләүшәнең тупылдап торган өч бәбие бар. Вакыты җиткәч, шәт, кече уллары Азамат та, кем әйтмешли, башлы-күзле булыр.
Юлаевлар — җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучы гаиләләрнең берсе. Әйтик, хатын-кызлар комитетын җитәкләүче Лена Бин кызына тотрыксыз гаиләләр белән ныклы эш алып барырга туры килә. Җәмгыять булгач, эчкече ирләр дә, тәртәдән чыккан хатын-кызлар да, гауга куптаручылар да, көмешкә сатып ятучылар да очраштыргалый арабызда. Әнә шундый халыкны кулыннан килгәнчә дөрес юлга бастырырга, ипкә китерергә тырыша гүзәл ханым.
“Гүзәл” дияргә төпле нигезем бар, чөнки Лена Бин кызының тышкы йөзе генә түгел, эчке күңел дөньясы да гүзәл.
Бәхеткә, миңа аның белән бергә авылда үткәрелгән төрле әдәби һәм мәдәни чараларны оештырырга, алып барырга туры килде: “Илһам чишмәләре” кысаларында үткән шигърият фестивальләрен дә, Тузлыкушның һәм мәктәпнең төрле еллардагы юбилей кичәләрен дә, шәҗәрә бәйрәмнәрен дә. Иң тәүдә аның бай, иҗади, тапкыр телле булуы, чараны искитмәле югары дәрәҗәдә алып бару осталыгы сокландырса, икенче яклап, эшкә фанатларча бирелгәнлеге, ихлас сөенеп, ашкынып, теләп тотынуы әсир итте. Шулай, бер бәйрәм чарасына әзерлек бара иде.
— Һәрберебез бүләкләр белән килик. Бер-беребезне котлашыйк. Аңардан беркем дә ярлыланмый. Ә бүләк алу, бүләк бирү күңелгә җылылык өсти, дөньябызны ямьләндерә, — дип чыгыш ясады Лена ханым.
— Әлеге чарага миннән — бер сарык! — дип җөпләде хатынының сүзен Салават Тәвәбил улы. Аның фикеренә шундук берничә фермер кушылды.
Ел әйләнәсенә китапханәдә төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Әйтик, Тузлыкуш авылының шәҗәрәсе төзелгән. Шәҗәрә агачына нигезләнеп, мәдәният йортында берничә буын кешеләренең тантаналы очрашуы үтте. Аеруча аксакал Мәгъдүм Әхмәдиевның чыгышы бай эчтәлекле булды. Моннан тыш, төрле викториналар, тематик конкурслар, шигърият сәгатьләре оештырыла. Язучылар белән дә очрашулар булып тора.
Урындагы талант ияләренә игътибар аеруча күп бүленә. Аларның иҗатын яктырту максатында китапханәдә “Авылдашларның иҗат җимешләре” дигән баш астында китап күргәзмәсе булдырылган. Анда Башкортстанның халык комиссары, сәяси золым корбаны, язучы Гыймад Яһүдин, аның кече кызы Эра Мөхәммәтшина, 112нче башкорт кавалерия дивизиясе комиссары, язучы Сабир Кадыйров, сатирик язучы Рөстәм Заманов, шагыйрьләр — аталы-уллы Камил, Илдус, Илдар Фазлетдиновлар, Рев Кадыйров китаплары урын алган.
“Туган илкәем Башкортстан”, “Шагыйрь һәм патриот Мостай Кәрим”, “Туган тел байлыклары”, “Кызыксынучылар, сезнең өчен” стендлары белән беррәттән “Сүзем сезнең хакта, авылдашлар”, “Нинди матур бу дөнья!” һәм башка дистәләгән альбом китапханә эчен бизи.
Җәйге чорларда, озайлы каникул вакытларында китапханә тормышында аеруча җанлылык сизелә. Балалар белән туган як табигатен өйрәнү, шагыйрьләрнең табигатькә багышлап язган шигырьләрен тәэсирле уку ярышлары оештыру, викториналар, кроссвордлар чишү, нинди дә булса әсәрдә күтәрелгән көнүзәк проблемаларны барлау, шул нигездә укучыда уйлау сәләтен үстерү — болар барысы да китапханәченең эш асылы.
Лена Бин кызына тапкыр сүз осталыгы, моңлы итеп җырлавы, килешле биюләре — барысы да әти-әнисеннән килә, дип уйлыйм. Әтисе Бин Миргазиян улы, оста гармунчы булу өстенә, заманында шактый еллар Тузлыкуш авыл клубын җитәкләде, хатыны Миңнегөл Хәниф кызы белән бергәләшеп спектакльләрдә катнашып, сәхнәләрдән төшмәделәр. Аларның чыгышын тамашачы һәрчак алкышлап кабул итте.
Әйе, хезмәтенә күрә хөрмәте. Түрдә китапханәгә һәм Лена Юлаевага районның мәдәният бүлеге, Бәләбәй Үзәк китапханәсе җитәкчелеге, Тузлыкуш авылы хакимияте тарафыннан бирелгән дистәгә якын Мактау кәгазе, дипломнар стенаны бизәп тезелеп тора. Алардан күренүенчә, китапханә 2011 елда милләтара дуслыкны ныгытуда, Бәләбәй шәһәренең 230 еллыгын яктыртуда актив катнашкан, 2012 елда халыкны китап белән сыйфатлы тәэмин иткән, “Без китапханә тарихын язабыз” конкурсында лауреат исемен яулаган, узган елда халыкның мәдәни ялын иҗади оештыруда, быел “Авыл активистлары” номинациясендә җиңүче буларак танылган.
Лена Бин кызы һәм Салават Тәвәбил улы Юлаевларны кешелекле күркәм сыйфатлары, кылган изге гамәлләре өчен авылдашлары хөрмәт итә, ярата. Ә кешенең иң зур бәхете, минемчә, яратылып яшәүдә.
Читайте нас: