+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2014, 17:10

Салкыннарда өшемәссең, бурычыңны түләсәң

Җылыту чоры башланырга да күп калмады. Әлегә салкын көннәрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр мамык шәлгә төренеп утырырга, фатирларын электр җиһазлары ярдәмендә җылытырга мәҗбүр. Беренче карашка, мәсьәләне хәл итү өчен казанлыкларны эшләтеп җибәрү дә җитә сыман. Асылда, мәсьәлә катлаулырак. Кыш якынлашса да, республиканың торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре бурычларын түләргә ашыкмый. Әйтик, бүгенге көндә түләүләрне кертмәгән өчен 24 казанлыкка электр энергиясе бирү туктатылган. Бурыч туплаган предприятиеләргә, фатир хуҗаларына карата нинди чаралар күреләчәк? Мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, җылыту чорында күңелсез хәлләр булмасмы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт советы утырышында сүз шул хакта барды.

— Эксперт советының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр моңа кадәр торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә каралды, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Елена Родина. — Бер ел элек коллегиядә, саннарны анализлап, төрле тәкъдимнәр кертелде. Шул исәптән, законнарны үзгәртү турында да сүз барды. Кызганычка каршы, хокук экспертлары башлангычларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге таба алмады. Шуңа карамастан, туктап калмадык. Суд приставлары белән бәйләнеш урнаштырдык. Берлектә үткән күчмә утырышларда торак-коммуналь хуҗалыктагы бурычлар турында фикер алыштык. Тарифлар арту түләмәүчеләрне дә күбәйтте. Алынган мәгълүматларны анализлап, мәсьәләнең асылына төшенергә телибез. Федераль законнарда көтелгән үзгәрешләр турында да онытырга ярамый.
Әйткәндәй, Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты беренче укуда Русиянең Торак кодексына үзгәрешләр кертүне хуплаган. Нәтиҗәдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата күрелүче чараларның катылануы ихтимал. Биредә, кулланучылардан тыш, ресурсларны халыкка җиткерүчеләр турында да сүз бара.
Читайте нас: