Икмәкле дә, җырлы-моңлы да Илеш төбәге. Фидакарьлегенә олы бәя алган, тырыш хезмәт җимешләрен татыган кешенең күңеле күтәренке, җаны тыныч була. Ә эшеннән, тормышыннан канәгать булганнар матурлыкка омтыла.
Район үзәге Югары Яркәй авылы халкына да хас бу сыйфат. Биредә үзләре яшәгән мохитне ямьләү — аларның һәркайсының диярлек теләге. Шулай булмаса, төзекләндерү эшләре иртә яздан көзгәчә дәвам итәр идемени?! Югары Яркәй авыл биләмәсе хакимияте башлап йөргән эшләрне халык күтәреп ала. Биредә урнашкан 90нан артык предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары өмәләргә дәррәү чыга. “Бергә һәм бердәм эшлибез, җыештыру, тәртип урнаштыру — уртак бурычыбыз”, — ди авыл хакимияте башлыгы Рамил Хәертдинов.
Быел яз зур эш-мәшәкатьләрдән башланган. Яңа бистәдә шәхси йорт төзүчеләр өчен участоклар бүленгәч, саклагыч полоса рәвешендә дүрт рәт агач утыртылып, коймалап алынган.
Үзе яшәгән төбәккә битараф булмавы халыкның авыл хакимиятенә төзекләндерүдә төрле тәкъдимнәр белән килүеннән дә аңлашыла. Хезмәткәрләр моңа бик шат. “Югары Яркәй үрнәгендә бөтен районның йөзе чагыла”, — дигән фикердә хакимият башлыгы урынбасары Алсу Мослыхова. Шуны куәтләп, соңгы берничә елда биредә чәчәкләр үстерүгә ныклап керешкәннәр. Мәйданда, үзәк урамнарда гына түгел, башка урыннарда да җәй буе күзнең явын алып утыра алар. Элек үсентеләрне читтән кайтарткан булсалар, быел алар Илеш җирендә үстерелгән.
Чәчәклекләрне карау-тәрбияләү өчен 4-5 кешелек бригада булдырылган. Үсентеләр утыртудан башлап, җәй буе аларга су сибү, чүп утау һәм башка эшләрне башкарган алар. Түтәлләрдә чәчәкләрдән төрле композицияләр ясауда мәктәпләрнең биология укытучылары — төп киңәшчеләр, ди Алсу Рим кызы. Бер-берсенең фантазиясен баетып, иҗади эзләнүләр нәтиҗәсендә туа матурлык.
Район үзәгендәге ике катлы йортларда яшәүчеләр арасында игълан ителгән иң матур йорт, ихата һәм иң яхшы сәүдә ноктасы бәйгесенә Республика көнендә йомгак ясалачак. Шәхси йорт хуҗалары арасындагы конкурста күптөрле номинацияләр буенча җиңүчеләр исә ел саен үткәрелүче Чәчәк бәйрәмендә игълан ителгән. Гөл-чәчәкләргә күмелеп утыручы ихаталар бихисап Яркәйдә, бүләкләнүчеләр дә күп булган.
Күз карашын иркәләүче матурлык, искиткеч төсләр балкышы, табигатьнең соклангыч бүләге күкрәп утырган чагында сула, дип күңелсезләнергә ашыкмыйк, күңелдә бихисап тәэссоратлар, киләсе язга өмет-ышаныч калдырып китә бит алар. Шуңа алтын көзләрдә дә җәй яме безне җылытып тора.