+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2014, 03:00

Торналардай күккә аштылар

Яңавылда Әфганстан һәм Чечня җирендә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды.Әфганстан һәм Чечня җирендә үткән канкоеш илебез тарихына бик күп аналарның күз яше һәм туган төягеннән еракта ятып калган егетләрнең каны белән язылган. Тыныч тормышта илен сакларга китеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан 18-20 яшьлек егетләрнең язмышы ул. “Локаль конфликтлар” дип аталса да, илебез киңлекләрендә бу сугышлардан читтә калган бер генә авыл һәм шәһәр дә юк.

Яңавыл районы һәм шәһәре дә искәрмә була алмады. Әфганстан сугышында бу төбәктән 108 кеше катнашкан һәм шуларның бишесе цинк табутта кайткан, бер егетнең язмышы әле дә билгесез. Яңавыллыларга Чечнядагы канкоеш та бик кыйммәткә төшкән. Анда катнашкан 357 егетнең сигезе гаиләсенә сугыш мәңге уңалмаслык кайгы алып килгән.
Яңавыллылар батырларча һәлак булган якташлары истәлеген кадерләп саклый. Туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарга багышлап төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелә, мәктәпләрдә аларның атылган йолдыздай кыска гомерен һәм тормыш юлын чагылдыручы стендлар төзелгән.
Ил алдында изге бурычын үтәгәндә һәлак булган яугир ата-аналарының изге хыялы быел тормышка ашты. Район хакимияте һәм хәрби комиссариат башлангычы белән Яңавылда Әфганстанда һәм Чечняда башын салган якташлар истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәл ачылды. Скульптор Халит Галиуллин төзегән һәйкәлдә кайгылы Ана карашы пьедесталдан һавага күтәрелүче торналарга юнәлгән. Бер үк вакытта тантаналы һәм кайгылы бу чарада район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов: “Без бүген батырларның исемнәрен искә алу белән беррәттән, ул мәхшәрдән исән кайтканнар алдында да баш иябез. Батыр, илгә тугры балалар тәрбияләгән ата-аналарга олы рәхмәтебезне юллыйбыз. Киләчәктә мондый конфликтлар булмасын, мәрмәр ташларга уеп язылган исемлек тулыланмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез,” — диде.
Чарага мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Хәрби бәрелешләр ветераннары җәмәгать оешмаларының координацион советы рәисе Наил Гыйззәтуллин әфганстан сугышы ветераннарына истәлекле медальләр тапшырды. Якташлары исемен мәңгеләштерүче һәйкәл, нигездә, урындагы бюджет исәбенә төзелсә дә, аның тирә-ягын төзекләндерүгә район предприятие-оешмалары һәм шәхси эшкуарлар да тоемлы өлеш кертте. Район җитәкчесе Илшат Әгъзам улы аларны һәм скульпторны район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Читайте нас: