+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2014, 03:00

Корыч рухлы каһарман

Илебезгә мәңге төзәлмәслек яра салып, миллионлаган кешенең гомерен өзгән канкойгыч сугышта немец фашистларын җиңүгә 70 ел тулып килә. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы йөрәкне телгәләп, сызланулар яңарып тора. Яуда ятып калган әтиләре, ирләре, туганнары өчен сагыш-әрнүләр ятимнәр күңеленнән китми. Бүгенге күркәм тормыш — сугышта кан койган, илебез бәйсезлеген саклап калган батырлар яулаган бәяләп бетергесез казаныш ул.

“Ватан өчен, бәйсезлек өчен, дошманны җиңү өчен авыр сугышта катнашып, туган ягыма исән кайтырга насыйп булды, шуңа Ходайга мең шөкер”, — ди шушы көннәрдә 90 яшен тутырган яугир Тимерзадә Мөсәлләмов.
Илеш районының Карабаш авылы егете Мирзаһит Дүртөйле районының Исмаел авылында гомер кичерүче урта хәлле бер кешенең кызы Хәмидәгә өйләнә һәм шул авылда нигез корып яши башлый. Яшь гаиләдә 1924 елның 16 сентябрендә тупылдап торган бер малай дөньяга килә, аңа “Тимерзадә” дип исем кушалар. Хәмидәнең әтисе ярлылардан түгел, аның мәчете, йорты, аты, сыеры, абзар-курасы була. Авылларда күмәк хуҗалыклар төзи башлагач, аның бөтен мөлкәтен тартып алып, үзен һәм кияве Мирзаһитны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Шул китүдән алар хәбәрсез югала.
Хәмидә улы Тимерзадә белән урамда кала. Алар авылдагы мәрхәмәтле кешеләрдә өйдәш булып кунып йөри-ләр. Шулай чиратлап 6 гаиләдә җан асраганнан соң, башта — Юнтирәк, аннары Әсән авылына күченәләр, янә Исмаелга кайтып яшиләр. Ахырда аларны Илеш районының Череккүл авылындагы бер туганы килеп ала. Андагы мәктәптә — ике ел, Яркәйдә дә шулкадәр укыганнан соң, Тимерзадә 1940 елда Белорет шәһәрендәге ФЗУга укырга китә.
Озакламый сугыш башлангач, Ырынбур өлкәсенең Тоцкий шәһәрендә урнашкан хәрби лагерьга күчерәләр. Монда да озак тотмыйлар, Тбилиси шәһәрендә хәрби телефонистлар әзерләүче курсларга укырга җибәрәләр. Ниһаять, 1942 елда Тимерзадә Бело-руссиянең Бобруйск шәһәреннән фронтка керә. Ленинград һәм Сталинград юнәлешләрендәге каты сугышларда хәрби элемтәчегә даими рәвештә фронтның алгы сызыгында булырга туры килә. Аннары ул Украинаны һәм Кенигсбергны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Ул хезмәт иткән частьның хәрби алышларда җиңү яулавында элемтәче Тимерзадә Мө-сәлләмовның да өлеше, һичшиксез, зур була.
“Бөек Ватан сугышында совет яугирләренең Украинаны азат итү өчен күпме кан койганын, гомерен биргәнен бу илнең бүгенге җитәкчеләренең онытырга теләве һич аңлашылмый. Украина җирендә һәлак булган, хәбәрсез югалган яудашларымны, окопташларымны уйлап йөрәк әрни. Моны оныту — фашизмны аклау булыр иде”, — ди яугир Тимерзадә ага.
Якташыбыз хезмәт иткән 28нче миномет бригадасы, Эстонияне, Польшаны азат итеп, Германия җирләренә барып керә. Бөек Җиңү көнен Тимер-задә Мөсәлләмов Эльба елгасы буенда Америка гаскәрләре белән очрашканда каршы ала. Әмма туган якларына аңа 1947 елда гына кайтып керергә насыйп була.
Бу дәһшәтле сугыштан кайткач та яугир Тимерзадә һәрвакыт сафта була. Кайту белән колхозда төрле эшләрдә йөри. Беркөнне аны районның эчке эшләр бүлегенә эшкә чакыралар, ул зур канәгатьлек белән ризалаша. Пенсиягә киткәнче, 30 елдан артык, ул анда үрнәкле эшли. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының медальләренә лаек була. Югары Яркәй авылы кызы Нәҗибәгә өйләнеп, бер малай, ике кыз үстерәләр. Балачактан җылы почмак, үз түбәсен эзләп, михнәт чигеп яшәгән Тимерзадә, ниһаять, үз йортын төзи. Сәяси золым корбаннарын аклау турында 1991 елда закон чыккач, Ти-мерзадәнең әтисе Мирзаһитның намуслы исеме аклана. Сугыш ветераны буларак, фатир бирү турында 90 яшенә шатлыклы хәбәр килә. Сөйләшеп утырганда: “Сугыш ветераннарын, тол хатыннарны хөкүмәт онытмый, моның өчен чиксез рәх-мәтлебез”, — диде ул, күңеле тулып.
Хөрмәтле ветераныбыз бүген дә сафта кала. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озату мәшәкатьләрендә дә ул — алыштыргысыз ярдәмче, үзе катнашмаган очракта да төпле, акыллы киңәшләре өчен күпләрнең рәхмәтен ала. Җә-мәгать эшләреннән дә читләшми ул, “Халык хоры” исемен йөртүче район ветераннар хорының актив әгъзасы булды.
Тимерзадә Мирзаһит улы күп тапкырлар хәрби орден-медальләр белән бүләкләнгән. “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен” медаль-ләре ветеран Тимерзадәнең батырлыгы турында ачык сөйли. Әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңае белән “Белоруссияне азат иткән өчен” икенче медаль килгән.
Аны онытмыйлар, яудашлар белән очрашу өчен оештырылган кичәләргә еш чакырып торалар, Мәскәү шәһә-рендә — ике, Санкт-Петербургта бер тапкыр булып кайткан. Район мәктәп-ләрендә оештырылган очрашуларда катнашып, сугыш афәтләре, михнәт-ләре турында сөйли, укучыларда ватанпәрвәрлек тойгылары тәрбияләүгә күп көч сала. Хөкүмәт тарафыннан сугыш ветераннарына карата күрсәтелгән хәстәрлекләр өчен зур канәгатьләнү хисләре кичереп, хатыны Нәҗибә белән сау-сәламәт яшиләр. Җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, умарта тотып, тормышларына матурлык өстиләр. Балалары, оныкларының ярдәмен, кадер-хөрмәтен күреп яшиләр. “Яшәүдән туеп булмый. Аллаһы тәгалә насыйп итсә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да, бәлки, әле киләчәк юбилей елларын да күрергә насыйп булыр”, — дип өметләнеп яши Тимерзадә ага. Бирсен Ходай!
Читайте нас: