Педагогик эшчәнлектә зур күрсәткечләргә ирешкән талантлы укытучыларның хезмәте ил күләмендә югары бәяләнеп, 2006 елдан акчалата премия бирелә башлады. Әлегә кадәр аларның саны 1613 кеше булса, Русия Президентының 200 мең сумлык гранты белән быел янә 35 педагог бүләкләнде. Грант яулаучылар арасында Октябрьский, Баймак, Уфа, Дүртөйле шәһәрләреннән, Миякә, Әлшәй, Авыргазы, Илеш, Тәтешле, Зилаер, Стәрлебаш, Балтач, Чакмагыш, Кушнаренко районнарыннан математика, физика, информатика, инглиз теле, география, башлангыч сыйныфлар укытучылары бар иде. Әлбәттә, истәлекле вакыйга кичерүче тәҗрибәле белгечләргә дә бәйгедә катнашучы 264 укытучы арасыннан иң көчлеләре булып билгеләнү җиңел бирелмәгәндер. Иң яхшылар исемлегенә кертелүгә алдынгы карашлы, уку-укыту программаларында техник чараларны киң куллана, һөнәри осталыгын бәйгеләрдә күрсәтә белгән, фәнни-тикшеренү хезмәтләре, иң мөһиме, укучыларның уңышлары сокланырлык булган укытучылар гына дәгъва итә ала.
— Укытучы булу абруйлы да, бик авыр да. Ул мәктәптә генә түгел, өйгә кайткач та шул изге һөнәр кешесе булып кала. Бигрәк тә, авыл укытучысы иң беренче чиратта үзе барысына үрнәк күрсәтә, әхлаклы булырга өнди. Алар бүгенге турында гына уйламый, киләчәкне кайгырта, — диде үзенең җылы котлау сүзләрен җиткереп, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Эльвира Аеткулова.
Әлеге тантанада “Иң яхшы башкорт теле укытучысы” һәм “Иң яхшы урыс теле укытучысы” республика конкурсларында җиңүче 50 педагог дипломга һәм Башкортстан Хөкүмәтенең акчалата премиясенә лаек булды. 2007 елдан башлап бирелүче бу премиянең күләме 2009 елда 50 меңгә кадәр күтәрелде.
Сәрия Яруллина Кыйгы районының Иске Мөхәммәт мәктәбендә 20 елдан артык башкорт теле һәм әдәбияты укыта. Йөзендә сөенеч балкыган авыл укытучысы рәхмәт сүзләрен яраткан укучыларына да, үзе тәрбияләп үстергән биш баласына да, район хакимияте җитәкчеләренә дә җиткерде.