+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2014, 03:00

“Чебурашка” хәзер өр-яңа

Яңавылда мәктәпләр, балалар бакчаларын даими яңарту, реконструкцияләү — район хакимияте өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Шәһәрдәге 10нчы “Чебурашка” балалар бакчасы 1971 елда төзелгән бинада урнашкан һәм күптән яңартуны сорый иде. Яңавыллылар шушы ук ихатада яңа бинага нигез салды. Район хакимияте балалар бакчасының икенче корпусын заман таләпләренә ярашлы итеп төзүне тәэмин итте.
Яңа бина 160 балага исәпләнгән. Анда 39 кешегә эш урыны булдырылды. Өлкән тәрбияче Рита Сабирҗанова әйтүенчә, балалар монда, яшенә карап, сигез төркемдә тәрбияләнәчәк. Иркен, якты бүлмәләрдә балалар һәм алар белән эшләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Уен бүлмәләрендә идәнгә җәелгән келәмнәрнең балаларны үзенә җәлеп итүе дә үзенчәлекле. Мәсәлән, бер төркемдә ул шәһәрне хәтерләтә. Аның урамнарыннан балалар уенчык автомобиль­ләрен йөртә. Икенче төркемдәгесендә төрле әкият геройлары сурәтләнгән. Бүлмәләрдәге келәмнәр бер-берсен кабатламый. Бакча мөдире Любовь Габдрахманова аларның махсус заказ белән эшләтелүен әйтте.
Яңа бинадагы иркен спорт залында балалар физкультура белән шөгыль­ләнсә, музыкаль залда аларның җыр-биюгә сәләтен ачу һәм үстерү мөмкин­леге тудырылган. Биредә азык әзерләү медицина һәм кер юу блоклары да урнашкан.
“Чебурашка”да тәҗрибәле, үз эшен яраткан кешеләрдән торган коллектив тупланган. Биредә эшләүче 30дан артык педагогның унсигезе — югары, калганнары махсус урта белемле, 12се югары категорияле.
Район үзәгендәге балалар бакча­сының зураюы тагын 160 сабыйны кабул итү мөмкинлеге бирде. Яңавыл­лылар шушы кайгыртучанлык өчен район һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерә.
Читайте нас: