+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2014, 03:00

Халык мәнфәгате — үзәктә!

Бүл-Кайпан авыл Советының эшләр белән идарә итүчесе Хәмдүнә Мәгъсүмова өчен бу сүзләр тормыш девизына әйләнгән. Утыз елга якын авыл Советында эшли ул, шушы еллар эчендә аңа төрле проблемаларны хәл итәргә туры килә. Авыл Советына караучы алты авыл халкын да үзенең биш бармагы кебек белүе юктан гына түгел. “Авылның чын патриоты ул, яшәгән җиребез матур, уңайлы булсын өчен янып йөри”, — диләр аның турында.

Хәмдүнә шушы авылда туып-үскән, әнисе Илиза да, алдынгы тракторчы булган әтиләре Мәгъсүм дә туган колхозларында тир түккәннәр. Әти-әнисе үрнәгендә Хәмдүнәнең дә туган авылында торып калуы табигый. Насыйп ярын да шушында тапкан ул, Камил Әгъ­ләм улы белән гаилә корып, тату гомер кичерәләр.
Авыл Советы ишеген шакучылар өчен Хәмдүнә Мәгъсүм кызының йөзе һәрвакыт ачык, барысын да кабул итеп, һәркемне тыңлап, киңәшләрен биреп чыгара ул. Аның белән сөйләшсәң дә җиңелрәк булып кала, ди авылдашлары.
— Хәзер кәгазь белән эшләү бик күп вакыт таләп итә, отчетлар бигрәк күп. Әмма бу эш белән мавыгып, ха­лыкның зарын, үтенечен шәйләми калырга ярамый, без, иң тәү чиратта, ха­лык өчен эшлибез. Шөкер, безнең тармак республика җитәкчелегенең игътибары үзәгендә, күптән түгел үткән Башкортстан муниципаль берәмлек-ләре съезды да шуңа бер дәлил. Арытаба да халык мәнфәгатендә эшләргә тырышачакбыз, — ди тәҗрибәле хез-мәткәр.
Читайте нас: