Әлеге чараны оештыручы — Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы Радмир Мәүлиев. Ә инде аны гамәлгә ашырырга шәһәр хакимияте, мәгариф бүлеге, оешма-предприятие җитәкче-ләре булыша.
— Бүген эшче һөнәрләргә ихтыяҗ — иң актуаль проблемаларның берсе. Һәр предприятие эшче кулларга кытлык кичерә. Безнең шәһәрдә генә түгел, бөтен республикада, илдә шул ук хәл. Без менә-менә һөнәр сайларга торучы яшьләр белән профориентация эше алып барырга булдык. Яшь-ләр предприятиеләр тәкъдим иткән эш шартларын үз күзләре белән күрсен, танышсын, нинди белгечләр таләп ителүен белсен. Шуның өчен аларны шәһәрнең оешма-предприятиеләре белән таныштырабыз, — ди Радмир Рәфил улы.
Беренче экскурсияләр үтте дә инде, Нефтекама мәктәпләре укучылары, төр-ле оешмаларда булып, үзләре өчен бик күп яңалык ачты. Чөнки аларның күпләренең нәрсә җи-тештерүен, нинди эшләр башкаруын моңарчы ныклап белмәгәннәр икән.
Әмҗә мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары бистәдә урнашкан “Әмҗә урман комбинаты” җәмгыятендә бул-ды. Баш технолог Павел Рябинин кызлар һәм малайларга комбинатның эшчәнлеге, җитештерелүче товар белән таныштырды, эш процессы турында сөйләде. Бик күп укучылар өчен биредә уксус кислотасы, агач күмере җитештерелү ачыш булды.
— Мин монда урман кисеп, төзелеш материаллары хәзерли-ләрдер, дип уйлый идем. Шушында туып-үссәм дә, бүгенгә кадәр ком-бинатның шундый зур, Русиядә данлыклы икәнен, аның тарихын белми идем. Мин хәтта үзебезнең завод белән горурланып куйдым, — ди Амаль исемле егет.
Амальның әтисе биредә тимер юлы участогында мастер булып эшли икән, шулай булуга карамастан, бер-ике урам аша гына урнашкан комбинат турында үсмернең белеме бик чикле булган. Павел Владимировичны ул зур кызыксыну белән тыңлады. Гомумән, экскурсия укучыларга бик ошады, алар төрле сораулар бирде, биредә нинди бел-гечләр җитешмәве белән кызыксынды, комбинатка эшкә килер өчен кайда укырга, нинди һөнәр үзләш-терергә кирәк, дип сорады.
— Шушындый экскурсияләр күбрәк булсын иде. Югыйсә, без инде 8нче сыйныфта укыйбыз, күпләребез тугыздан соң мәктәптән китәчәк. Ә менә нинди һөнәр сайларга, кая барырга — әлегә кадәр хәл ителмәгән. Оешма-ларның эшчәнлеген үз күзең белән күрү, андагы эшчеләр белән аралашу “кем булырга” дигән сорауга җавап эзләгәндә безгә бик нык ярдәм итә. Олылар, үз эшенең остасы буларак, фәһемле киңәшләр бирә. Мондый очрашулар бер генә тапкыр түгел, ә ай саен төрле урында үтсен иде, — ди Руслан Хәбибов.
Комбинат директоры Рөстәм Тогышев яшьләргә һәрчак игътибарлы. Яшь кадрлар җәлеп итәр өчен биредә бик күп эшләнә. Әйтик, комбинат исә-бенә яшьләрне кирәкле белгечлекләр буенча укырга җибәрәләр.
— Әлеге вакытта Мәскәү урман институтында, Урал дәүләт урман-техник университетында 25 студентыбыз укый. Яшь белгечләр әзерләүне өч ел элек башлаган идек. Студентлары-бызның диплом алып кайтуын көтәбез. Бу — бер юнәлеш булса, икенче юнә-леш — яшьләргә торак белән ярдәм итү. 35-40 гаиләгә исәпләнгән тулай торагыбыз бар. Шулай ук, җир алырга, йорт салырга, төзелеш материаллары белән булышабыз, инде берничә гаилә өй туе үткәрде. Яшьләр белән эшләргә кирәк. Завод-фабрикаларны заманча техника, җиһазлар белән шыплап тутырып кына эш бетми, аларда эшләүчеләр булмаса, мондый җиһаз-лардан ни файда? Шуңа да иң беренче чиратта кадрлар мәсьәләсен кайгыртырга кирәк, — ди Руслан Хөсәен улы.
Мондый экскурсияләр олы сайлау алдында торучы укучыларга файдага булыр, дип ышанабыз.