Районда утызга якын ферма бар. Аларда ремонт эшләре төп көтүне җәйләүгә чыгару белән башланды һәм маллар җылы, якты сарайларга кайтты. Балтачта “500 ферма” программасына нигезләнеп заманча реконструкция үткәрелгән фермалар саны байтакка артты. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Айрат Акбәров әйтүенчә, быел бу эш берничә хуҗалыкта дәвам итә. Рөстәм Делмиев-ның крестьян-фермер хуҗалы-гында ике фермада 25 миллион сумлык реконструкция эшләре башкарылды. “Рассвет” җәмгыятендә 200 баш малга исәпләнгән сарайда зур үзгәрешләр булды. Хәзер монда суыткычы белән сөт блогы барлыкка килде, сөтүткәргеч урнаштырылды, мал азыгы да махсус техника ярдәмендә таратыла. “Балтач” предприяти-есендә сыерларны бозаулату һәм бозаулар бүлегенә капилаль ремонт үткәрелде.
“Правда” җәмгыяте фермасында соңгы ике-өч ел эчендә зур күләмле эшләр башкарылды — түбә яңартыл-ды, яктылык җиһазы урнаштырылды. Хәзер монда кул көче куллануны да юк дияргә була. Реконструкциядән соң сөт суыткычка сөтүткәргеч аша китә. Бу аның сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирде. Нәтиҗәдә, аксым һәм майлылык күр-сәткече яхшы булган продукцияне ел әйләнәсенә югары сорт белән сатуга ирештеләр. Ул үз чиратында җәмгыять кассасына өстәмә акча керә дигән сүз. Мал азыгы кертү өчен дә махсус җиһаз алынган, хәзер ул эшкәртелеп, төрле тәмләт-кечләр һәм витаминнар белән баетылып бирелә. Сыерларны бәйсез асрауга күчерү, тиресне техника ярдәмендә чыгару да отышлы. Савым сыерлары сараенда һәм башка абзарларда үткән реконструкцияләр 7 хезмәткәр белән 550 баш мал асрау мөмкинлеге бирде.
Җәмгыятьтә токымлы терлек булдыруга да игътибар зур. Моның өчен сыерларны ясалма орлыкландыруга күч-теләр, “Башплемпредприятие” белән тыгыз бәйләнештә эш-лиләр. Әлбәттә, мондый уңай үзгәрешләр эзсез үтми, хәзер бер сыердан уртача савым 4100 килограммга җитте. Җәмгыять директоры Фидат Фәритов уңышның нигезендә тырыш кешеләр хезмәте ятуын да ассызыклый.
— Савучылар Рәмзия Хә-мәтнурова, Елена Капуста, малларны ясалма орлыкландыручы Оксана Фәизова, тер-лекчеләр Фәнәви Садертдинов, Кадыйр Заиров, Валерий За-кирҗанов, фураж тарттыручы, хуҗалыкның башка эшләрен дә башкарырга өлгерүче, гомерен терлекчелеккә багышлаган Әдис Хисамов — нәкъ шундыйлардан, — ди ул.
Җитәкче сүзләреннән аң-лашылуынча, урак вакыты тотрыксыз һава шартлары вакытына туры килсә дә, уңышны тулысы белән җыеп алганнар. Кышлату чорына җитәрлек күләмдә сенаж, силос салынган, печән, салам, рулоннарга төрелеп, ферма янына ташылган, гомумән, бер шартлы баш малга исәпләгәндә, 37 центнер азык берәмлеге тупланган.
Җәмгыятьнең басучылык тармагында да үзгәрешләр зур. Хәзер монда җирне сөрмичә, “Наутил” технологиясе буенча эшкәртәләр. Аның өчен махсус 6 чәчкеч алганнар. Яңа алым җәмгыятьне күп кенә эш төрләреннән азат итә. Бу ысул гектар көчен арттыру мөмкин-леге биргән. “Правда” — район буенча иң югары уңыш алган хуҗалыкларның берсе.