+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2014, 22:47

Эт өргәнне Мәскәү ишетми, ә депутатлар тәкъдимен?

Күптән түгел башкалабызда булган фаҗига республика халкын тетрәтте. Тикшерүчеләр бала үлеменә урам этләре сәбәпче дип фаразлый. Нигә гаҗәпләнергә, миллионлы Уфа шәһәре урамнарында кайбердә үзеңне дошман тылында йөргәндәй уяу тотарга мәҗбүр буласың. Ярсыган, ач этләр сине урам караңгылыгында сагалап торгандай. Республика ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, якынча исәпләүләр 2013 елда Башкортстанда 145 мең хуҗасыз эт һәм песи барлыгын күрсәткән. Ел дәвамында шуларның 53 меңе тотылган. Әлбәттә, бүген хуҗасыз калган этләр иртәгә, һичшиксез, кыргыйланачак. Ә аларның нәрсәгә сәләтле булуын һәркем белә.

Авылда этләрнең тамагы тук булгач, кешеләргә һөҗүм итү очраклары да аз. Ә менә шәһәрдә этләр язмышы икенчерәк. Бу җан ияләре ач йөрмәсен дип аларны даими рәвештә ашатучылар бар микән? Тик иясез этләр саны көннән-көн ишәя. Шәһәр чи­тендәге кайбер урамнарда этләр хуҗа дигән хәбәрләр дә бар. Иясез этләр санын киметергә нәрсә комачаулый? Ни өчен аларның үрчүенә юл куела? Ни сәбәпле ил за­коннары эттән зыян күрү­челәрне түгел, ә дүрт аяклы дуслар хокукын ныграк яклый?
Әлеге проблема берничә ай элек кенә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсь­әләләр, экология һәм та­бигатьтән файдалану комитеты утырышында каралган иде. Очрашуда урам этләре санын киметү, аларны асрау өчен махсус приютны киңәйтү кирәклеге депутатларга мәсьәләне тагын да җитдирәк куярга этәргеч бирде. Өстәвенә, Русия Мо­нополиягә каршы көрәш хезмәте моңа кадәр хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнгән Уфадагы “Спецавтохозяйство” предприятиесенә лицензия бирүгә каршы чыга. Имеш тә, тендер үткәрелмәгән, конкурентлар юк. Закон үтә­лергә тиеш. Ләкин бүген кемнең урам буйлап бәйсез этләр артыннан йөгерәсе килсен? Тоткан хәлдә дә аларны нәрсә эшләтә алсын? Рамил Гомәров җитәкчелек иткән әлеге предприятие, нигездә, үз чыгымнары исәбенә бу эшне байтак еллар бик җаваплы башкара килде.
Русиянең кайбер төбәклә­рен­дә хуҗасыз эт һәм пе­силәрне махсус приютларда асрау, аларның үрчүен тоткарлауның стерильләштерү ысулын куллану тәртибе урындагы закон кысаларында билгеләнгән. Хәтта ки, аларның санын контрольдә тоту вәкаләтләре муниципаль районнарның урындагы үзи­дарә органнарына йөкләтелгән. Шушы максатларга төбәк бюджетыннан субвенцияләр бү­ленгән.
Читайте нас: