Чыннан да, килүебез Өлкәннәр көне алдыннан шул. “Юк, Зөлхәмия апа, хуҗалык рәисе бик мактый үзегезне, алдынгы бозау караучыга сугылмый китмәгез, ди. Шуңа килдек”, — дигәч кенә апаның йөзе яктырып китте.
Зөлхәмия Фәрхәтшина – Илеш районының Әтәч авылында туып-үскән. Яшь чагында бирегә кунакка килеп йөргән кыз белән Иске Бөртек авылы егете Мәсләви арасында мәхәббәт уты кабынган. Яшьләр парлашып, дөнья корган. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән уллары Венер, әнисе кебек, егерме елдан артык хуҗалыкта терлекче булып эшләгән. Уртанчылары Эльвир — һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, Нефтекамада яши икән, ә кызлары Гөлнара Татарстанда төпләнгән.
Авылга килен булып төшкәч тә Зөлхәмия фермага савучы булып урнашкан, ике-өч елдан соң аны иң җаваплы эшләрнең берсенә — бозау карауга куйганнар.
— 43 ел гомерем шул хуҗалыкта үтте. Кырык ел бозау карадым. Аларны балалар кебек тәрбияләдем. Шуңа күрә нык булдылар, чирләмәделәр, — ди мактаулы терлекче.
“Алга” токымчылык заводы рәисе Рифкать Хәтмуллин чыннан да, Зөлхәмия апаны бик еш мактап телгә ала.
— Без элек иртәнге 5тән торып фермага китә торган идек. Барысы да кул эше: көрәк-сәнәк белән асларын алабыз, бозау абзарын ягып җылытабыз, малчылар ат белән азык тарата. Шулай да тырыштык. Хуҗалык гел алдынгы булды. Бергәләшеп, сүзгә килешмичә, тату эшләдек. Хәзерге фермаларга ял итәргә барган кебек барасың бит, бөтен нәрсә — автомат! “500 ферма” программасы буенча безнең ферманы да ялт иттереп эшләп куйдылар, душ бүлмәсенә кадәр бар. Савучыларны автобус белән алып киләләр, савым аппарат ярдәмендә башкарыла, сөтнең торбалардан акканын билгә таянып карап торырга гына кала. Мондый шартларда рәхәтләнеп эшләргә була. Акчасы да бик әйбәт чыга, — ди Зөлхәмия апа.
Тырыш кеше кайда да тырыш инде, Фәрхәтшиннарның йорт-ихатасы курчак өе кебек, матур итеп зәвык белән эшләнгән. Һәркайда чәчәкләр — монысы инде хуҗабикәнең тырышлыгы. Абзарда бер-ике сыер асрауны алар эшкә дә санамый, элек 5әр баш сыер малы тота идек, диләр. Печәне, фуражы белән ярдәм итеп торган хуҗалыкка рәхмәтле Зөлхәмия апа.
— Мин барча кешегә дә минем кебек яраткан эшендә эшләп, сау-сәламәт булып пенсиягә чыгып, тормышка сокланып яшәүләрен телим. Әнә шул чагында картлык капкагыздан да кермәс, — ди Зөлхәмия Фәрхәтшина.