+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2014, 20:59

Җилдерик яңа юллардан

М-5 трассасында уникаль корылма сафка кертелде.Федераль юл агентлыгының “Самара — Уфа — Чиләбе” автомобиль магистрале идарәсе М-5 “Урал” автомобиль юлының Чишмә районындагы 1422нче чакрымында мөһим объектны реконструкциядән соң тантаналы рәвештә файдалануга тапшырды.

Анда “Самара — Уфа — Чиләбе” автомобиль магистрале идарәсе началь­нигы Марат Ишмөхәммәтов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, проектлаучы һәм подрядчы оешмалар­дан вәкилләр катнашты.
Реконструкциядән соң элекке тимер-бетон торба сырлы металлдан аркалы җайланма белән алмаштырылган. Беренче арка — су юлы, икенчесе маллар үтеп йөрү һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен тәгаенләнгән.
Корылмаларны төзегәндә, югарыда әйтеп үтелгәнчә, сырлы металл кон­струкцияләр кулланылган, аларның хезмәт итү вакыты — 50 ел. Су юлын ныгыту өчен “Джамбо” дип аталган металл челтәр куелган. Бу ныгытманы тагын да ышанычлырак итә һәм аның тышын да бизи. Объект, тимер-бетон корылмадан аермалы буларак, озак еллар хезмәт итәчәк.
Проектны әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда урындагы хакимиятнең автомобиль юлының югары тизлектәге участогы астыннан мал үтү өчен җайланма эшләү турындагы мөрәҗәгате исәпкә алынган. Чөнки биредә көн саен 1 мең баш мал үтеп йөри. Моның өчен тәгаенләнгән арканың озынлыгы — 42, киңлеге — 10,5, биеклеге 3,5 метр тәшкил итә. Зур булмаган авыл хуҗа­лыгы техникасы һәм мал-туар бер каршылыксыз үтә алачак. Яңа объект районда авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Су үткәрү өчен эшләнгән арканың озынлыгы шундый ук, киңлеге һәм биеклеге буенча бераз калыша. Анда суны тоткарлаучы кое урнаштырылган. Ул яңгыр һәм кар сулары агымы тизлеген киметә һәм территорияне ташкын юдырудан саклый. Бу технология Башкортстанның автомобиль юллары өчен уникаль булып тора.
Реконструкция кысаларында федераль трасса участогы I-Б техник категориясе дәрәҗәсенә җиткерелгән. Дүрт полосалы юлның озынлыгы 444 метр тәшкил итә.
Читайте нас: