+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2014, 21:31

“Чишмәләргә суга төштем, өянкеме көянтәң?”

Туган төбәктә еш булырга туры килә. Кайткан саен уңай үзгәрешләр күрү күңелгә кинәнеч бирә, җитеш, мул тормышта яшәүче якташларым белән горурлану хисе уята. Тик бер нәрсә күңелне кыра: Туймазыга терәлеп диярлек утыручы авылымда су тәэминаты катлаулы мәсьәләгә әверелеп бара. Җәен, куллану күләме кискен артып, челтәрдә басым кимү нәтиҗәсендә авыл очына су килеп җитми, ә уртада агып утыра. Кышын туңып, файдасызга әверелгән колонканың базына су тулып ташып, ул якында урнашкан капка төбе, хәтта ихата тоташ бозлавык булганда исә хәвеф-хәтәр килеп чыгасын көт тә тор. Моңа һич гаҗәпләнәсе түгел, утыз елга якын хезмәт иткән суүткәргечтән тагын нәрсә көтәсең?

Су тәэминаты төбәк, республика, ил күләмендә генә түгел, бөтен Җир шарында һәрвакыт җитди һәм четерекле мәсьәлә булып торган һәм бүген дә шулай. Аны төрле чорларда төрлечә хәл итәргә омтылганнар. Редакциягә килгән хатларның берсе шул турыда сөйли:
“Революциягә кадәр безнең төбәктә Өсән елгасы буена утырган авыллар суны шуннан эчкәннәр. Картларның, аның суы искиткеч чиста була торган иде, дип сөйләве хәтердә. Ерак чишмәгә йөрү түгел, аның үзен авылга китерү кеше­ләрнең буй җитмәс хыялы булган. Утызынчы елларда Тукмак-Каранда авыл Советы рәисе Хәмит Галләмов, моны чынга ашырачагына ышанып, эшкә тотынган. Моңа башта шикләнеп, хәтта көлеп караган авылдашлары да соңрак башлангычны күтәреп алган. Ничек итсәләр иткәннәр, киң генә чокыр аша имән такталарны кыршау белән беркетеп ялгый-ялгый (мичкә кебек) ясалган торба сузып, чишмә суын авылга китергәннәр. Шул су белән колхозның яшелчә бакчасы сугарылган. Кыяр-помидор, башка яшел­чәләр белән беррәттән, карбыз-кавын да үстерел­гән. Кавын исе авылга тарала иде, дип сөйлиләр. Суны баштагы мәлдә Өсән­нән ат белән ташыган тырыш халык менә шулай башын эшләткән.
Авыл Советы рәисе булып 30 елдан артык эшләү дәверендә миңа да бу эштә катнашырга туры килде. Дарвино авылы халкы урамга су кертүне сорады. Торба табуны колхоз үз өстенә алды. Скважина борауланды. 800 метр озынлыгындагы траншеяне һәр хуҗалык үз территориясе чикләрендә үзе казый дип сөйлә­шенде. Башка чыгымнарга халыктан акча җыелды. Бер җәйдә эш тәмамланды. Үз чишмә­сеннән Ардатовка авылы халкы да сулы булды. Аны бүген дә кулланалар. Шул ук чишмәдән Кәкребаш авы­лының бер урамына колхоз исәбенә суүткәргеч тө­зелде. Аблай авылына Тукмак-Каран чишмәсеннән су насос белән китерелде. Исмаилда ике скважина борауланды, суүт­кәргеч төзел­де, алар хәзер кулланылмый. Кәкре­башта колхоз үз исәбенә скважина корып, суүткәргеч төзи башлаган иде, суы тәмсез булу сә­бәпле, эшләр туктатылды. Әмма бу авылда су зур проблема булмады. Урамнарда, һәр ихатада диярлек коелар булды, 3 метрдан су чыга иде. Бу авылларда бүген ха­лыкның күпчелеге үзенә су чыгарган.
Хезмәтләндерү оешмасы бер генә булганда суүткәргечләрне озаграк куллану мөмкин булыр иде, әлбәттә.
Читайте нас: