+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2014, 12:00

Иңнәрендә — милләт киләчәге

Уфада “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары берлегенең утырышы үтте.Бүгенге катлаулы чорда хатын-кызга үзенең төп бурычларын үтәү, әлбәттә, җиңелдән бирелми. Шулай булуга карамастан, ул, дөньяның йөген үзенең нәфис иңнәренә салып, алга атлавын дәвам итә. Татар хатын-кызларына бик мөһим һәм җитди вазыйфалар йөкләтелгән. Алар — рухи кыйммәтләрне, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау һәм гаиләне ныгыту. Боларны, билгеле, беркем дә хатын-кыздан яхшырак башкара алмаячак. Хатын-кызларның иҗтимагый оешмалары бу уңайдан гүзәл затларыбызга һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер. Татар хатын-кызлары оешмасы “Сәхибҗамал”ның урыннардагы бүлекчәләре шул ук максатларга хезмәт итә. Башлангыч оешмалар активистлары белән “түгәрәк өстәл”дә очрашу бик җанлы барды. Алар арасында татар теле белгечләре, юристлар, каләм ияләре, шагыйрәләр, мәдәният хезмәткәрләре, дин белгечләре һәм тормышыбызның төрле өлкә вәкилләре бар иде.

Берлек рәисе Динә Морзакаева сүзне шушы елда башкарылган эшләрне барлаудан башлады. Шушы вакыт эчендә еллык планга кертелгән һәм тормышка ашырылган бик күп проектлар һәм чаралар турында сөйләде ул. Әлбәттә, тәү башлап, Динә ханым Мәдәният елына багышланган чараларга тукталып үтте. Уфа “Нур” татар театрында үткән “Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” дигән шигърият бәйрәмен шигърияткә сусаган якташларыбыз чорыбызның яңа бер сулышы буларак кабул итте. Шигърият бәйрәме шагыйрәләрнең кодрәтле сүзен, шәхси фикерен, дөньяга карашын югары күтәрде һәм тамашачы хөкеменә чыгарды.
Казанда үткән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары конгрессында да Башкортстаннан 30 делегат хатын-кыз катнашты. “Сәхибҗамал” әгъзалары бу олуг форумда чыгыш ясады, башкаларның алдынгы тәҗрибәсен үрнәк итеп алды.
Быел берлекнең гербы һәм гимны барлыкка килде. Гербта татар түбә­тәй-калфагында һәм алъяпкыч-ашъяулыкларда урын алган һәм рухи сафлык, яңарыш билгесе булган ак лалә чәчәге чагылыш тапкан. Гимн­ның авторлары — шагыйрә Дилә Булгакова белән композитор Резида Сабитова.
Шагыйрә Дилә Булгакова утырышта оешманың Уфа шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе буларак чыгыш ясады.
Резида Сабитова Кушнаренко районында яши, авыл мәдәниятен үсте­рүгә үз өлешен кертә. Әле күптән тү­гел генә ул “Сәхибҗамал” оешмасы белән берлектә Кушнаренкода һәм Салават шәһәрендә Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева­ның концертларын оештыруда катнашкан иде. Җырчы “Сәхибҗамал” гимнын да үз репертуарына керткән. Җәмәгать эшлеклесе һәм сәләтле композитор Резида Сабитованың исә өченче диск-альбомы дөнья күрде.
Туймазыдан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Люция Вафина урындагы бүлек эшчән­леге белән таныштырып үтте. Ул мәктәп­кәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән бергәләп төрле проектлар өстендә уңышлы эшли. Әлеге вакытта “Татар гаиләсе — матур гаилә” дигән проектны республика дәрәҗә­сенә чыгару буенча эшчәнлек алып бара. Казандагы форумнардан соң ул мәктәп балаларын калфак һәм түшлек чигү эшенә җәлеп иткән.
“Берлек” төбәк иҗтимагый мәдә­ни-агарту оешмасы рәисе, шагыйрә Хәлисә Мөхәммәдиева оешманың башкарма комитетына җитәкчелек итә. Ул узган җәйнең төрле очрашуларга, конференцияләргә бай булуын билгеләп үтте. “Азатлык” татар яшь­ләре берлеге рәисе Зәлия Ахунова белән “Нәүрүз гүзәле” конкурсы аша Мәскәүдә үтәчәк матурлык бәйге­сенә татар кызларын сайлап алу эшен алып барганнар.
Казанда быел мөслимәләр форумы да булып үткән иде. Аның кысаларында Башкортстан мөслимә­ләре оешмасына нигез салынды. Оешманың эшчәнлеген дин сабакларын өйрәтүче мөгаллимәләр Фатыйма Фаткуллина белән Розалия Халикова алып бара. Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе мөдире Фатыйма Фаткуллина хатын-кызлар утырышында вәгазь укыды. Үзенең чыгышында ул берлек­нең яшьләрне тәрбия­ләүдәге ролен билгеләп үтте. Балаларны һәм уку йортларында укучы яшьләрне дини белем алуга җәлеп итү кирәклеген ассызыклады. “Динебез тәкъдим итүче гадәти кыйммәт­ләргә ябышыйк — гаиләләребезне ныгытыйк, балалар тууына шартлар тудырыйк, әхлагы­бызны Коръән нигезендә төзәтик. Ансыз алга китә алмыйбыз”, дип, “Ихлас” мәчетендә оештырылган махсус курсларга йөрергә чакырды. Бүгенге көндә шушы курсларда 500ләп хатын-кыз дини белем алып өлгергән. Ноябрь­нең беренче атнасында биредә яңа төркемнәр туплана. Теләк белдерү­челәр анда языла ала.
М. Гафури исемендәге фонд җитәкчесе Люция Камаева октябрь аенда үткән Гафури көннәре, шушы кысаларда оештырылган конкурслар һәм башка чаралар турында сөйләде. Ул, шулай ук, әдипнең 135 еллыгына әзерлек чаралары белән таныштырып үтте.
Утырышта, шулай ук, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева, VI Бөтен­дөнья татар яшьләре форумы делегаты Зөлфирә Сөнгатуллинаның чыгышлары тыңланды, “Акчарлак” аль­манахы­ның чираттагы чыгарылышы белән танышу, Рәзилә Низа­миның “Сандугачлы иртә” шигъри җыен­тыгын тәкъдим итү булды, “Ихлас-Шәриф” журналының өченче санына байкау ясалды.
“Сәхибҗамал” берлеге заман белән бергә атлый. Оешманың проектлары грантлар алырлык дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Мәгариф ветераны Флизә Назаргулова бу җәһәттән сөйләшүләр булуы турында белдерде.
Эчкерсез аралашуда күптөрле фикерләр яңгырады, утырыш онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Читайте нас: