1966 елда илнең эчке эшләр органнарын җитәкләгән Николай Щелоков, һичшиксез, зур партия эшлеклесе иде, әмма милициянең профессиональ эше турында бик аз белде. Мөгаен, аның оригиналь карарлар кабул итүче үзенчәлекле җитәкче булып таныласы килгәндер. Файдалы эшләре дә аз булмады, ләкин күп яңалыклары өстән-өстән генә иде. Моңа вазыйфаларның атамасын үзгәртү, форманы алыштыру керә. Шул ук вакытта Щелоков оператив составка һәм участок милиционерларына табель коралын даими йөртү тәртибен үзгәртте. Хәзер җинаятьчене эзәрлекләргә чыкканда без коралны министр урынбасары исеменә рапорт язып алырга тиеш булдык. Министрлыкка бүленгән өстәмә акча зур-зур бүлекчәләр төзүгә тотынылды, аларның эшчәнлеге тау-тау кәгазьләр язуга кайтып калды.
Щелоковны алыштырган профессионал Виталий Федорчук оператив хезмәткәрләргә элекке исемнәрен кайтарды, җәмгыятькә файда китермәгән кайбер структураларны үзгәртте, кешегә күрсәтү өчен генә озаклап үткәрелгән профилактик операцияләрне тыйды. Бу министрның да ялгышлары күп булды. Ләкин ул оператив-эзләү эшчәнлегендә чын профессионал иде.
Туры элемтә телефоны кинәт шалтырады. Эш көне күптән тәмамланган, кич, караңгы. Бер шикаять буенча материалларны югары инстанциягә тапшыру вакыты чыгып барганга мин, үз теләгем белән кабинетта калып, тыныч кына кирәкле документларны әзерли идем.
— Миңа керегез әле, — җитәкченең тавышы ишетелде.
Озын коридор буйлап атлаганда бу вакытта начальникка нигә кирәк булуымны аңларга тырыштым. Кабинетка керү белән барысына да төшендем. Җитәкче алдында телеграмма ята иде. Мөгаен, ул бөтен телефоннарны да җыеп карагандыр, мин генә урынымда булганмындыр. Кизү торучыны берәр җиргә чакыртканнар, ахры. Җитәкче телеграмманы миңа сузды. Советлар Союзының Ерак Көнчыгыш өлкәләренең берсенең, шартлы рәвештә аны Сахалин утравы, дип алыйк, эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары, берничә сәгать элек өлкә үзәгендә яшәүче бер ирнең элемтә бүлегендә Уфадан бандероль алуы турында хәбәр итә. Аны ачканда шартлау яңгырый. Зыян күрүче нык пешеп дәваханәдә ята. Бандероль җибәргән кешене ул белми. Шартлау урынында төрле әйбер калдыклары һәм сыныклары, әйтик, янган термик шырпы һәм пыяла ватыклары табыла.
— Уйлагыз, тәкъдимнәр белән керегез, — диде җитәкче.
Кабинетымда мин бу мәгълүмат турында уйлана башладым. Җинаять гадәти булмавы, тупаслыгы белән аерылып тора. Бу вакытка эчке эшләр органнарында мин егерме еллап эшләгән идем, ләкин мондый хәл турында ишеткәнем булмады.
Бандероль Уфа почтамтыннан җибәрелгән, ул безнең конторадан йөз метрлап ераклыкта урнашкан. Элемтә хезмәткәрләрен тиз арада аякка бастыруның мәгънәсе юк. Эшне иртәгә иртән башларга кирәк.
Җинаятьченең бандероль җибәрү өчен бланк тутырганда ялган исем язуына шигем юк иде. Шулай да мин республиканың адреслар бюросына шалтыратып, әлеге кеше турында мәгълүмат сорадым. Башкортстанда мондый кеше яшәми икән. Бу хакта начальникка хәбәр иттем, ул бандерольдә төрле чүп-чар җыелуына гаҗәпләнү белдерде. Мөгаен, һәр предметның шартлаткычта үзенең билгеләнеше бардыр, дип уйладым мин. Кайчандыр мин адресатка җибәрелгән бу мәгънәсез җыелманың серен аңларга ярдәм итәчәк нәрсәне белә идем, дигән тойгыдан өйдә дә арына алмадым. Озак кына нидер искә төшерергә тырышып җәфаланганнан соң шулай тоела гынадыр, дип үземне инандырырга тырыштым.
Бу төнне нинди төш күргәнемне хәтерләмим. Әмма иртән нигәдер балачак дустым Шурканы искә төшердем. 1949 ел иде. Безгә 11-12 яшь. Күрше йортның беренче катында Шурка әнисе белән генә яши иде. Әтисе турындагы сорауларга ул беркайчан да җавап бирмәде. Бервакыт Шурканың фатирындагы киштәдә китаплар караганда мин “Спутник партизана” дигән бәләкәй генә китап күрдем. Аны ачкан гына идем, бүлмәгә дустымның әнисе кереп, тиз-тиз генә яныма килде дә минем кулдан китапны тартып алды, аннары, аны өстәл тартмасына салып, ачкыч белән бикләп куйды.
Берни дә аңламаган мин Шуркага: “Бу нинди китап, нигә әниең бикләп куйды?” — дип бәйләнә башладым. Ул озак кына дәшмәде, аннары китапны миңа карарга бирергә вәгъдә итте.
Һәм сүзендә торды, әмма беркайчан да, беркемгә дә әйтмәскә сүз алды. 1942 елда “Молодая гвардия” нәшриятында басылган китап партизан сугышы алып бару буенча әсбап булып чыкты. Беренче битендә данәнең тәртип саны белән “НКВД СССР” дигән көрән мөһер сугылган иде, бу уку кулланмасының чын хуҗасы кем булуы турында сөйли. Ул шалаш корудан алып, дошманның бронетехникасын һәм автотранспортын юкка чыгару өчен яндыра торган катнашма әзерләүгә кадәр бик күп гамәли киңәшләрдән тора. Бу бит “Молотов коктейле” дияр бүгенге укучы яндыра торган шешәнең схемасына карап. Әмма узган гасырның туксанынчы елларына кадәр бу төшенчә Көнбатышта гына кулланылган, ә Советлар Союзында ул “яндыра торган шешә” дип аталды. Ул гап-гади яндыра торган бомба иде. Әлеге “эчемлек” кул астында булган, көнкүрештә киң таралган материаллардан әзерләнә.
Интернетның заманча фаразына ярашлы, яндыра торган шешәне совет-фин сугышы вакытында финнар уйлап тапкан һәм безнең танкларга каршы уңышлы кулланган. Халык комиссарлары советы рәисе, шулай ук СССРның чит ил эшләре наркомы Вячеслав Молотовның моңа бер кысылышы да юк. Рәсми белдерүләрнең берсендә Вячеслав Молотов Көнбатыш мәгълүмат чараларының совет авиациясенең фин шәһәрләрен бомбага тотуы турында хәбәрен кире каккан, ул совет очучылары ачтан интеккән фин пролетариатына азык-төлек контейнерлары ыргыта, дип расларга тырышкан. “Кайнар фин егетләре” бурычлы булып калмаган, үзләренең яндыра торган катнашмаларына аның исемен кушканнар.
Туксанынчы елларда минем кулыма генерал-лейтенант Павел Судоплатовның мемуарлары килеп керде. Сугыш вакытында ул СССРның партизаннар хәрәкәтен җитәкләгән НКВД-НКГБ идарәсе башлыгы булган. Генерал хатирәләренең кайбер юллары Шурканың әтисе фәкать шушы бүлекчәдә эшләгәнлеген фаразларга мөмкинлек бирде. Судоплатов идарәсе Советлар Союзы тышкы разведкасының структура бүлекчәсе булып тора, дустымны сер сакларга шушы мәҗбүр иткәндер. Шурка белән аның әнисе серен саклаган дәүләт күптән юк, шуңа мин үземне балачак вәгъдәсеннән азат дип исәпләдем.