— Миякәнең даны, беренче чиратта, аның дөнья күләмендә билгеле шәхесләре, ватанпәрвәр уллары һәм кызлары, эшкә батыр, күңеле матур халкы белән бәйле. Һәр төбәкнең горурланып сөйләрлек казанышларының нигезендә шунда туып-үскән, шунда гомер кичергән кешеләрнең таланты, каһарманлыгы, теге яки бу өлкәдә ирешкән уңышлары ята. Миякә данын арттыруга безнең юбилярыбыз да үз өлешен керткән, әлбәттә. Сез, Зәйнулла Хәбибуллович, заманында җиңел атлетика буенча республика чемпионы булгансыз. Шул ук вакытта, күп еллар районда спортны үстерү өчен җаваплы кеше буларак ирешкән уңышларыгыз да Миякә тарихында лаеклы урын били. Әлеге эшчәнлекнең бер ачык чагылышы һәм тоемлы җимеше – күп районнар көнләшеп карарлык зур бассейнлы, ике катлы спорт-савыктыру комплексы. Ул үзе үк районның абруе, ныклы икътисады, өметле киләчәге хакында сөйли түгелме?
— Сүзне күптән түгел сафка кертелгән комплекстан башлау белән бик теләп килешәм. Чынлап та, ул гади бер спорт объекты гына түгел, республика җитәкчелегенең миякәлеләргә биргән бәһасы, районыбызга, аның республика үсешенә керткән өлешенә карата ихтирамы. Һәрхәлдә, безнең халык аны шулай кабул итә һәм мондый бәһаны аклар өчен тагын да тырышыбрак эшләргә, алга бару юлларын эзләргә кирәклеген яхшы аңлый. Без республика җитәкчесенең тыгыз эш графигында Миякә районы өчен дә еш кына урын табылуга чиксез рәхмәтле. Рөстәм Зәки улы шул ук спорт комплексын, башка мөһим объектларны төзү барышы белән шәхсән кызыксынып торды. Һәм, әлбәттә, бу аларны сафка кертүне күпкә тизләтте.
Әңгәмәне Миякәне данлаучы, һәрьяклап матурлаучы якташларыбыздан башлауны да бик урынлы дип саныйм. Миякә — ул, тәү чиратта, миякәлеләр. Әйтик, соңгы елларда сез, журналист халкы теленнән төшкән сүз белән Миякәне Акмулла төяге дип атый башладылар. Без, билгеле, моны зур горурлык белән кабул итәбез. берничә ел элек районыбызның Мифтахетдин Акмулла исемендәге премиясе булдырылды. Узган еллар эчендә район, республика, хәтта чит илләрнең дистәләрчә күренекле шәхесе аның лауреатлары булып танылды. Район мәдәният сарае фойесында лауреатларның портрет галереясы эшләнде. Акмулла премиясе республикадагы иң абруйлы бүләкләрнең берсе булып кала, аңа ел саен дистәләгән күренекле иҗатчы дәгъва итә. Бөек якташыбызның исемен республиканың абруйлы уку йортларының берсе – Башкортстан дәүләт педагогия университеты йөртә. Шул ук вакытта, Акмулла гасырлар аша райондашларын хәстәрли, Миякәне зурлауга һәм матурлауга үз өлешен кертә — менә бит ул ничек! Районның гына түгел, республика чигендә урнашкан төпкел башкорт авылы Туксанбай үзенең бүгенге төзеклеге, заманча инфраструктурасы, асфальт юллары белән Акмуллага бурычлы. Бөек мәгърифәтчебез, ялкынлы чәчәнебез аркасында без Казахстан, Чиләбе өлкәсе белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыруга ирештек. Алар безнең икътисадны үстерүгә дә булышлык итә. Шул ук сүзләрне Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның туган авылы Өршәкбаш-Карамалы, легендар шәйморатовчы, полк командиры Асылгәрәй Нәфыйковның Сатые турында да әйтә алабыз. Миңнегали Хәбибулла улы тиңсез батырлык кылып һәлак булган төбәк – Украинаның Херсон өлкәсендәге Нововоронцов районы һәм якташыбыз җирләнгән Дудчаны авылы белән Миякә халкы күп еллар туганнарча тыгыз бәйләнештә. Шуңа да без Украинада барган гражданнар сугышын үз йөрәк ярабыз итеп тоябыз, анда тизрәк тынычлык урнашуын телибез. Ә Сатый батыры Асылгәрәй Нәфыйков безне Липецк өлкәсенең Тербуны районы белән туганлаштырды. Быел ике район арасында эшлекле бәйләнешләр турында килешүгә кул куелды.
— Туган төбәгенә данлы исеме белән ярдәм итә алган миякәлеләрнең якты истәлеге алдында бүген районны алга этәрүче булдыклы егетләр һәм кызларның да йөзе кызарырлык түгел кебек?
— Һичшиксез шулай! Югарыда телгә алынган Сатый авылында бик матур мәчет ачылды. Аны төзүдә шул ук Асылгәрәй Абдулла улының туганнан туган уллары Нәфыйковлар, өч бертуган Хәбибовлар һәм башка тынгысыз җанлы сатыйлылар башлап йөрүче булды. Үз авылы һәм авылдашлары өчен янып-көюче бик күп якташларыбызны санап китеп булыр иде. Тик моның өчен гәзит әңгәмәсе калыбы гына җитмәстер. Менә быел җәй зур һәм бай тарихлы Җилдәр авылының 300 еллыгын билгеләп үттек. Шушы бер авыл үзе генә дә илгә дистәләрчә күренекле шәхесне биргән. Ә бит без шуларның барысының да игелеген күреп, ярдәмен тоеп яшибез! Шул ук Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Руфина Шиһапова, Айдар Галимовның, туган ягым, райондашларым, дип җан атуы да бик күпкә торырлык.
— Авыл хуҗалыгы районы булган Миякәнең иген, ит һәм сөт җитештерүдәге уңышларын да барлап китик. Билгеле ки, Миякә бик уңай һава шартларында да рекордлы уңышлар алырлык басуларга бай түгел – күпчелек хуҗалыклар таулы-ташлы җирләрдә урнашкан. Өстәвенә, бүгенге Миякәнең йөзен тәшкил итүче сөт, балык эшкәртү предприятиеләре, төзелеш материаллары җитештерүчеләр дә чит илләрнең санкцияләре аркасында сизелерлек каршылыкларга очрый.
— Мин үзем – табигатем белән оптимист кеше. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр була. Әмма, минемчә, хафага калырга, барысы да начар, дип, лаф орырга ярамый. Менә сез Миякәнең киң билгеле сөт-май заводын һәм инде дистә елдан артык Европа дәрәҗәсендә эшләүче балык компаниясен телгә алдыгыз. Ә бит алар ил икътисады көрчеккә тәгәрәгән, күтәрелүгә зур өметләр дә булмаган 90нчы елларда аякка басты! Әлеге предприятиеләрне легендар Миңнегали Гобәйдуллинның авылдашлары Ришат Актуганов белән Равил Моратшин җитәкли. Мондый егетләр бүгенгедәй сынауларга гына бирешәме?
Авыл хуҗалыгына килгәндә дә, төшенкелеккә бирелергә урын юк, минемчә. Без — республикада эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен саклап кала алган районнарның берсе. Совет чорыннан уңышлы эшләп килгән күмәк хуҗалыклар таркалмады, юкка чыкмады. Дөрес, заман таләпләренә ярашлы, структур үзгәрешләр булды. Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклар барлыкка килде. Иң мөһиме, без авылның җитештерү мөмкинлекләрен саклап калдык. Шәхси хуҗалыклар тапшырган сөтнең күләме дә шуны раслый. Димәк, авыл үлә дип, яшь түгәргә иртәрәк. Дөресрәге, Миякә үрнәге авылның якты киләчәгенә өмет уята. Авыл кешесе гомер бакый “Җаны барның малы булсын, малы барның җаны бар!” дип яшәгән. Шулай булган һәм шулай булачак.
— Моның коры оптимизм гына булмавын Миякәнең көннән-көн төзекләнә баручы авылларына, аеруча, район үзәге Кыргыз-Миякәгә карап та аңлап була, әлбәттә. Миякә, социаль объектлар белән беррәттән, торак тергезү буенча да республикада соңгылар исәбендә түгел. Моңа ничек ирешелә?
— Медицинада киң билгеле “Не навреди!” чакыруы бар. Җитәкчелектә дә бар андый изге принцип – “Комачаулама!” дияр идем мин аны. Халыкның, аеруча, яшьләрнең башлангычын тоткарламасаң, киресенчә, һәр яклап ярдәм итсәң, шул җитә — торагы да калкып чыга, җитештерү һәм сәүдә-көнкүреш предприятиеләре дә була. Соңгы берничә елда гына район үзәгендә ике зур бистә үсеп чыкты. – Көнбатыш һәм Көнчыгыш микрорайоннары дип йөртәбез аларны. Хакимиятнең хәстәре бер – гадел итеп мохтаҗларга җир участогы бүлү һәм яңа төбәкләрдә тиешле инфраструктура булдыру. Электр, газ һәм су аларга вакытында килергә тиеш. Без моны хәл итәргә тырышабыз. Быел җәй Кыргыз-Миякәдә шактый зур арада магистраль сууткәргеч, җылылык трассасы яңартылды. Рәшит Муллабаев җитәкләгән “Айсучишмә” җәмгыяте авылларны саф су белән тәэмин итү өчен күләмле эш башкарды. Бу эшләр алдагы елларда да дәвам итәчәк.
Ничек кенә авыр булмасын, торакны бюджет исәбенә төзү дә туктап тормый. Мохтаҗларга, аеруча, ятим балаларга, сугыш ветераннарына ел саен фатир ачкычлары тапшырабыз.
— Мәдәният елы да районда зур күтәренкелек белән үтә шикелле?
— Мондый ел игълан ителү ифрат вакытлы булды, минемчә. Югыйсә, мәдәни учакларыбыз сүнеп бара иде. Авыл мәдәният йортлары, клублар барысы да диярлек күпмедер дәрәҗәдә ремонтланды, яңартылды. Сәхнәләргә төс кунды, яңа концерт костюмнары, музыка кораллары сатып алынды. Хезмәткәрләрнең матди хәле дә сизелерлек яхшырды. Тагын бер күңелгә ятышлы күренеш – Миякәгә төрле төбәктән танылган артистлар күпләп килә һәм аларны халык белән шыгрым тулы заллар каршылый. Бу үзе үк миякәлеләрнең бай эчке дөньясын һәм тотрыклы матди хәлен күрсәтә түгелме соң!
— Кыскасы, алдагы көнгә ышаныч белән карарга, якты хыяллар белән яшәргә һәм шундый оптимизм уята алган район җитәкчесен күркәм юбилее белән котлап, җаваплы эштә яңадан-яңа уңышлар теләргә генә кала!
— Мин, үз чиратымда, миякәлеләр өчен һәрчак абруйлы басмаларның берсе булып калучы, аларның тормышын даими һәм объектив яктыртучы “Кызыл таң”га ихлас рәхмәтемне җиткерәм!