Шагыйрь Каһим Әүхатовның бер шигырендә шундый юллар бар. Әйе, дөньяга һәркемнең бирәчәге бар һәм һәркем дөньядан үз өлешен алырга да хокуклы. Каһим абый дөнья алдындагы бурычын тулысынча үтәде, мөмкин булганны бирде, дип әйтергә нигез бардыр дип уйлыйм. Алай гына да түгел, моның нәкъ шулай булуына иманым камил. Ә алачагын...
....Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында якты дөньяга аваз салып, балалыгы авыр Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән Каһим Әүхатовның гомере илгә, халыкка намуслы хезмәттә үтте. Нинди генә вазыйфада булса да, үзенә йөкләтелгән бурычларны һәрвакыт зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкарды.
Совет Армиясе сафларында Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайткан Каһим-солдат, яшьлек романтикасына бирелеп, комсомол путевкасы буенча Казахстанга яңа тормыш төзергә китә. Шунда Учалы районы сылуы Закирә белән танышып өйләнешәләр. Яшьләр икесе дә бик тырышып эшли, шуңа озак та үтми гаиләгә аерым фатир бирәләр. Адәм баласына тулы бәхет өчен тагын нәрсә кирәк инде — эшлә дә тормышка куан гына бит! Юк шул... Тормыш шулай матур гына барганда авылдан посылка килә. Фанера тартманы ачып җибәрсәләр, аның эченнән башка күчтәнәчләр белән бергә... каен миллеге һәм бер бәйләм киптерелгән мәтрүшкә килеп чыга. Аларның хуш исе фатирга тула, анда гына сыя алмыйча урамга тарала, күңелдә аз гына басылып торган туган якны сагыну хисләрен кузгатып җибәрә, йөрәкне җилкендерә. Бу вакыйгадан соң Каһим озак уйлап тормый, Закирәсен ияртә дә туган ягына — Тәтешле районының Күрдем авылына кайтып китәләр. Боларны Каһим абый миңа үзе сөйләгән иде. Бу хакта аның шигыре дә бар.
Күрдемдә аны тәүдә авыл Советы башкарма комитеты секретаре вазыйфасына билгелиләр. Тора-бара яшьләрнең теләген исәпкә алып, авыл клубы мөдире итеп тәгаенлиләр. Оештыру сәләтен күреп, күп тә үтми бригадир итеп үрләтәләр. Ә Күрдем кебек зур авылда бригадир булу бәләкәйрәк колхозның рәисе булып эшләүдән дә җаваплырак ул.
1983 елның көзендә мине Карл Маркс исемендәге колхозның партком секретаре итеп сайладылар. Каһим абый ул вакытта Күрдем сөтчелек фермасына җитәкчелек итә иде. Колхозда барлыгы җиде терлекчелек фермасы булып, Күрдемдәгесе алар арасында иң зурларының берсе иде. Сөтчелек фермасында эш көне иртәнге сәгать биштә башлана. Ферма мөдире, тагын да алдарак килеп, төнге каравылчылар белән берлектә абзарларны йөреп чыгарга, аннары савучыларны каршы алырга тиеш. Теге яки бу сәбәп белән берәр савучы эшкә килми калса, аның сыерларын да савуны оештырырга кирәк. Ул елларда Күрдемдә күпчелек халык нефтьчеләрдә эшли иде. Шуңа колхозда эшче кулларга һәрвакыт кытлык кичердек. Хәтта алмаш савучы табу мөмкин булмаслык эш. Әл дә электән фермада эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге абзый-апалар ярдәмгә килә иде.
Шундый авыр шартларда эшләсәк тә, Каһим абый бервакытта да эштә өзеклеккә юл куймады. Шуңа ферма коллективы хезмәт күрсәткечләрен һәрвакыт арттыра барды. Кышлату йомгаклары буенча ике тапкыр республикада һәм бер тапкыр Русия Федерациясе күләмендә җиңүче булып танылды. Ә инде районда һәрвакыт алдынгы урында булды.
Сөтчелек фермасы мөдиренең эш көне иртәнге биштә башланып, кичке 9-10нарга кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта, колхозда дүрт ел бергә эшләү дәверендә Каһим абыйның атнага берәр көн ял иткәнен күрмәдем. Берәр тапкыр отпускада булганын яки дәваханәдә ятканын да хәтерләмим. Менә шундый “тимер үзәкле” кеше иде ул. Шул ук вакытта үтә дә тыйнак, үтә дә сабыр. Бервакытта да аның кемгәдер кычкырып эндәшкәнен, кемнедер әрләгәнен ишетмәдем. Йомшак кына сөйләп, һәркемнең күңеленә тиешле ачкычны таба белә иде.
Каһим абый һәрвакыт оптимист булып кала белде, күңелендә туган хисләрен — яхшысын да, яманын да, дигәндәй — ак кәгазь битләренә теркәп барырга вакыт тапкан. Ләкин бервакытта да кайберәүләр кебек “мин — шагыйрь” дип масаеп йөрмәде, “язганнарымны бастырып чыгарыгыз” дип даулашмады. Шуңа 1980 елда Башкортстан китап нәшриятында аның “Басу җыры” дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыгу күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.
Хәтеремдә, шушы китап чыкканнан соң беркадәр вакыт үткәч, партия райкомының беренче секретаре Рәдил Мөхәммәтдинов кабинетына чакыртып алды. Мин ул вакытта райкомның пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор булып эшли идем.
— Бу китапны күрдеңме әле?
— Юк. — Чыннан да китап районга килеп җитмәгән иде әле. Беренче секретарь аны Уфада очратып алган.
— Ә аның авторын беләсеңме?
— Беләм, әлбәттә.
— Кем ул? — Рәдил Кыяметдин улы — районда яңа кеше, шуңа ул Каһим Әүхатовны чыннан да якыннан белмәгәндер.
— Каһим абый, Күрдемнән.
— Шигырьләре шәп язылган бит. Менә тыңла әле. — Беренче секретарь авторның “Иске йорт” дигән шигырен укып күрсәтте. Анда сүз авылның ямен җибәреп торучы ташландык йорт хакында иде.
— Никадәр тирән мәгънә бар бу шигырьдә, — дип дәвам итте Рәдил Кыяметдин улы. — Югыйсә, хәзерге шигырьләрнең зур күпчелеге “Мин сине яраткан идем, син мине яратмадың. Син мине яраткан идең, мин сине яратмадым”, дигәннән артык фикер әйтә алганнары юк бит. Район күләмендә китап белән таныштыру чарасы оештырыгыз. Мондый шагыйрьне халык белергә тиеш, — дип сөйләшүне тәмамлады беренче секретарь.
“Басу җыры” китабы республиканың әдәбият дөньясында да игътибарга лаек вакыйга булды.
“Тәтешле районының Күрдем авылы кешеләренең күбесе, Каһим көн дә үзләре арасында булгач, бу авторның әдәбиятыбызга гаҗәеп үзенчәлекле шигъри бизәләр өстәве турында уйлап та карамыйдыр, ә ул яхшы шигырьләр дә яза. Иң әйбәтләре менә китап булып чыкты. Сез анда иген үстерүгә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк кешене күрәсез.
Каһим Әүхатов дөньяда яшәү мәгънәсе, дөнья язмышы хакында уйлана, аның күп кенә шигырьләре тормыш фәлсәфәсенә корылган.
Шагыйрьнең дөньяга бага торган үз тәрәзәсе булырга тиеш. Ә Каһимнең тәрәзәсе — иген шаулап үскән басулар, аның үз моңы — басу моңы”, — дип язган иде ул вакытта күренекле шагыйребез Равил ага Шаммас.
Болары — шагыйрьнең “биргән өлеше”. Ә алган өлеше ничек соң? Бу җәһәттән, әлбәттә, әллә ни мактаныр урын юк. Каһим абый, чыннан да, бу дөньяда артык тыйнак булды, бернәрсәне дә сорап ала белмәде. Ә бездә, кагыйдә буларак, кем күбрәк сорый, шуңа күбрәк бирәләр. Биографик белешмәләрдә Каһим абыйны алты китап авторы дип язалар. “Басу җыры”ннан соң Башкортстан китап нәшриятында аның “Авылым үрләре” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Тагын Тәтешле районы типографиясендә үзнәшер ысулы белән басылган “Табанымда — җирем җылысы” дигән китабын беләм. Кызганычка каршы, мин аның башка китапларын белмим. Сигез дистәне түгәрәкләп, тугызынчы дистәгә аяк басканчы яшәгән шагыйрьнең Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителмәгәнлеге дә аның иҗатына игътибарның тиешле дәрәҗәдә булмавына ишарә төсле. Әлбәттә, Язучылар берлеге идарәсендә: “Ул үзе сорап йөрмәде, шуның өчен берлеккә кабул ителмәде”, дип әйтүләре мөмкин. Шулай шул, “ул үзе сорап йөрмәде”. Минем уйлавымча, Язучылар берлегенең төп максаты “үзе сорап йөрүчеләргә” әгъзалык билеты таратып утыру түгел, ә “үзе сорап йөри белмәгән” чын талант ияләрен табып, аларга ярдәм итү булырга тиеш.
Якташларыма рәхмәт, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияне әдипнең бертуган сеңлесе, Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның халык артисткасы Зинира Атнабаевадан соң икенче булып Каһим Әүхатовка бирделәр.
Каһим абый белән Закирә апа ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары һәркайсы тормышта үз урынын тапты, илгә игелекле кешеләр булды. Шунысы кызганыч, Закирә апа якты дөньяны иртәрәк калдырып китте. Каһим абый ялгызы калгач, улы Фәнил һәм килене Кәүсәрия тәрбиясендә яшәде.
— Улы белән килене Каһим абыйны бик яхшы тәрбиялиләр. Урыны һәрвакыт түрдә, — дип соклануын белдергән иде Күрдем авыл Советының ветераннар оешмасы җитәкчесе Фидәлия Мостафина бер очрашуыбызда. — Фидәлия апаның “Башкача булуы мөмкин дә түгел, игелекле ата-ана тәрбиясе алган балалар бит алар”, — дип сөйләгәненә күңелемнән мин дә куанып куйдым.
* * *
Каһим абый Әүхатовның вафатына 40 көн дә якынлашты. Шушы мәкаләм аның таланты алдында баш ию булып кабул ителеп, якты рухына бер дога булып барып ирешсен иде.