+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2014, 21:18

“Урыс рулеткасы”мы, “гастарбайтер” балтасымы?

Бу мәкаләмне мин Миякә районы юлларында яңарак булган хәлләрдән чыгып язам. Элек-электән яхшы таныш Миякә юлларын мин үзем иң хәвефсезләрдән саныйм. Болай дип нәтиҗә ясавымның ныклы нигезе бар. Беренчедән, соңгы ике дистә елда Башкортстанның атказанган төзүчесе Венер Хамматов җитәкләгән коллектив район эчендәге юлларны үрнәкле тәртиптә тота, алардан елның теләсә кайсы вакытында да чокыр-чакырга эләгүдән, җыелган суга, карга батудан курыкмыйча үтәргә була. Икенчедән, районның эчке эшләр бүлегенә караучы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләренең эшчәнлеге дә тел тидергесез. Һәрхәлдә, мин моны шулай санап килдем, чөнки аларның намуслы хезмәтен даими күреп торам. Кызганычка каршы, яңарак бу җәһәттән күңелгә шик салырлык бер вакыйга булды...

Миңа Кыргыз-Миякәдә яшәүче элекке бер язмам герое Римма Зиннәтуллина шалтыратты.
— Мин чак кына авариядә үлми калдым, әмма, бу хәлне шулай гына калдырасым килми. Чөнки юлларыбызда потенциаль палач булган транспорт очраштырып тора һәм, ни сәбәпледер, моңа безнең “юл рыцарьларыбыз” чик куярга ашыкмый. Шуңа күрә бу көнүзәк теманы республика гәзитендә күтәрүне кирәк дип саныйм. Безнең данлыклы ЮХХДИнең көче җитмәсә, башкалар бу хакта хәбәрдар булып, бераз саграк йөрсә, зыян итмәс, — диде тынгысызлыгы белән бөтен районга билгеле Римма Миңнерахман кызы.
Югарыда мин Миякә юл­ларының чагыштырмача хәвефсез булуын тырыш юл­чылар һәм уяу авто­инс­пекторлар хезмәте белән генә аң­латмакчы булган идем. Ә бит Римма Зиннәтуллина кебек актив тормыш позицияле, тынгысыз җанлы, батыр йөрәк­ле кешеләрдән дә тора ул юллардагы тәртип һәм хәвефсезлек. Римма Миң­нерахман кызын Миякә автоинспекторлары үзләренең штаттан тыш хезмәткәре дип юкка гына атамыйдыр. Ә инде 4 ноябрь төнендә булган хәлдән соң мин аның кебек кыю кешеләргә “Бәлагә таручыларны коткарган өчен” медале бирер һәм җәмәгать инспекторы таныклыгы тапшырыр идем. Хәер, бер уңайдан аңа гәзитнең штаттан тыш хәбәрче таныклыгын да тоттырырга була. Чөнки Римма журналистка да эш калдырмаган, бөтен вакыйгаларны үзенең телефонына яздырган.
— Мин ул кичне караңгы төшкәч кенә туган авылым Байтимердән Кыргыз-Миякәгә “Газель”дә кайтырга чыктым. Болытлы, караңгы төн. Район сабантуе үтә торган урынга җитеп килгәндә каршыма ике машина очрады. Тик бер-берсенә якынлашучы машиналар арасында утсыз-нисез килүче һәм авыр бүрәнәләр төялгән бер трактор барган булып чыкты. Мине бүрәнәләргә барып керүдән каршыга килүче беренче машинаның шул минутта үтеп китүе һәм үз реакциям коткарды. Рульне кинәт сулга борып, бәрелүдән котылдым. Әмма каршы килүче машина сигнал бирә башлады, ул да куркыныч рәвештә якыная. Трактор утсыз булу сәбәпле, шофер юл ситуациясен аңламый, мине “каршыма чыктың” дип кисәтә. Ни булса шул булыр, маңгайга-маңгай бәрелешмик дип, уңга борам — трактор үтеп өлгерә. Сөйләгәндә генә озак кебек, секундлар эчендә булган хәлләр. Каршы килүче машина исән-имин узып киткәч, һушыма киләлми калтыранып утырдым, шул мизгелдә генә үлемнән калуымны аңладым, — ди дулкынлануы һаман басылмаган Римма.
Читайте нас: