+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2014, 21:06

“Үзе бүләк безгә Бишбүләк!”

Районның Боголюбовка авылында сыеныр урын тапкан ике яшь украин гаиләсе безнең төбәктә бөтенләйгә торып калырга карар иткән.Бертуган Сергей һәм Алексей Броварниклар үзләренең Башкортстанга һәм аның кунакчыл Бишбүләк районына килеп эләгүләрен бүген язмыш бүләге буларак кабул итә. Украинадагы әлеге хәлләр башланганчы алар икесе дә Луганск өлкәсенең Антрацит шәһәрендә һәркайсы үз гаиләсе белән бәхетле гомер кичерә. Шахтада эшлиләр, яшәгән урыннары тыныч, фатирлары уңайлы була. Луганск өстенә бомбалар, снарядлар ява башлагач, гаиләләрендә яшь балалар булган Броварникларга ике уйларга урын калмый, алар Русиягә качучыларның тәүге төркемендә Ростов өлкәсенә чыгып өлгерә.

— Әле ярый, тиз кузгалдык, без китеп күп тә үтмәде, Русия чиге ябылды. Күп туганнарыбыз, дусларыбыз анда калды. Алар белән шалтыратышып, хәл белешеп торабыз. Безнең өчен сөенәләр, ә үзләре ут астында, билгесез­лектә яши. Барлык хәсрәтебез бүген алар турында гына, чөнки үзебез оҗмахта кебек! – ди Алексейның хатыны Марина.
Әйткәндәй, Маринаның ата-бабасы Уралдан, безнең яклардан. Эвакуация­ләнү урыны итеп нәкъ Башкортстанны сайлаулары да шуның белән аңлатыла.
— Моннан 70 еллар элек безнең ата-бабалар немец-фашистлардан качып килүчеләр­не сыендырган, бүген Украина халкы үз илендә баш калкытучы фашизмнан качарга һәм Ру­сиядән ярдәм көтәргә мәҗбүр. Бигрәк тә яшь балалы гаиләләр, картлар кызганыч. Шуңа кү­рә бишбүләклеләр Украинадан безгә күз терәп килүчеләрне үз туганнары кебек каршылады, — ди район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин.
Бишбүләктә даими яшәргә теләк белдергән гаиләләргә ныклап төплә­нердәй урыннар тәкъ-дим ителә, аларга торак, тормыш кору өчен барлык кирәк-ярак белән ярдәм күрсәтелә. Район 60тан артык украинны кабул иткән. Барысына да яшәү шартлары тудырыла. Күпләре Украинада яңа президент сайланганнан соң тыныч тормышка, кире кайтырга өмет итә. Кунакчыл Бишбүләкне, тыныч Башкортстан җирен гомерлеккә үз итүчеләр дә табыла. Шул ук Алексей һәм Сергей Броварникларның яшь гаиләләрен Динар Гыймаев җитәкләгән “Услы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте сыендырган: бертуганнарга ике фатирлы яңа коттедж бирелгән. Эше дә табылган: Сергей “Т-150” тракторына утырса, Алексей — терлекчелек комплексында электрик, хатыннары Дарья һәм Марина сыер саву операторлары булып эшли. Балалар мәктәптә, ә Маринаның бертуган сеңлесе Юлия урындагы һөнәрчелек училищесында укый.
Бәла һәркемгә дә килергә мөмкин. Иң мө­һиме — бәла алдында ялгыз калмавың. Украинадан килгәннәр моны бүген үз мисалында аңлый.
Читайте нас: