+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2014, 22:07

Рәхмәт сезгә, алдынгылар!

Күптән түгел Стәрлебаш районы Мәдәният сараенда авыл хезмәткәрләренең традицион слеты узды. Алдынгылар слетына авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексының, мәдәният, мәгариф, автотранспорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрнең иң яхшы хезмәткәрләре җыелды.

Башлыча, авыл хуҗалыгы продукциясе белән танышу үтте, анда район хуҗалыклары төбәк хакимият­ләре белән берлектә үзләре җитеш­тер­гән продукцияне — бөртекле­ләрнең төрле сортларын, ит һәм сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре, кул эшләре тәкъдим итте.
Тамаша залында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Дусларча һәм җылы атмосфера авыл халкына күңелле ял минутлары вәгъдә итте.
Чараны ачып, район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров алдынгы хезмәт-кәрләрне һәм кунакларны сәламләде.
— Бу залда иң-иңнәр — төп байлыгыбыз, горурлыгыбыз җыелган. Сез, хөрмәтле алдынгылар, бүгенге бәйрәмнең төп геройлары, — диде ул.
Район әлеге чарага куанычлы күрсәткечләр белән килгән. Район буенча бөртеклеләрнең тулай җыемы — 45,6 мең тонна, уңыш бер гектардан 14,3 центнер тәшкил иткән.
Бүләкләү тантанасында хакимият башлыгы төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән ветераннарга — озак еллар дәвамында хезмәт коллективларын җитәкләгән кешеләргә: Миңнегөл Дәминева, Таһир Фаткуллин, Зөфәр Дәминов, Илдар Локманов, Расфар Тимербулатовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук, хезмәт алдынгыларын Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, “Витадент” фәнни-тикшеренү инсти-тутының баш табибы Радмир Хәсәнов белән “Каркас-панель йортлар төзү комбинаты” җәмгыяте директоры Илдус Гомәров тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, мал азыгы җитештерү бүлеге начальнигы Рафаэль Сафин Стәрлебаш аграрий-ларының республика авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше хакында сөйләде, 9 алдынгы хезмәткәргә, шул исәптән, Фәнүр Зөфәр улына ведомствоның Почет грамоталарын тапшырды.
Бу көнне беренче тапкыр Стәрлебаш районының шәрәфле шәхесе билгеләнде. Район Советы рәисе Юнир Рысаев Мансур Сөяргулов белән Ягъфәр Хисмәтул-линга бу югары исемне раслаучы таныклык тапшырды, шулай ук 8 хезмәткәрне Почет грамотасы белән бүләкләде.
Сәхнә түрендә “Һөнәрендә — иң яхшысы” дип табылган хуҗалык, оешма, предприятие хезмәткәрләре бүләкләнде.
Шулай ук, бер төркем алдынгылар хакимиятнең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Иң актив сөт җыючыларга “Мәләвез сөт-консерва комбинаты” җәмгыяте директоры Лариса Малахова акчалата премияләр тапшырды. Сөт җитештерү һәм җыюда югары күрсәткечләргә ирешүче “Урал”, “Правда”, “Күндерәк-Агро”, Ленин исе-мендәге хуҗалыклар җитәкчеләрен “Аллат” җәмгыяте генеральный директоры Леонид Черепанов бүләкләде.
Әлбәттә, мактау сүзләре, тик аларга гына багышланган концерт, алар өчен генә әзерләнгән чәй табыны, җитәкчеләр игътибары һәм райондашлар ихтирамы бүләкләрдән дә кадерлерәк булгандыр.
Читайте нас: