Күптән түгел Мәскәүдә ел саен үтә торган “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә якташыбыз, Стәрлебаш райо-нының Тәтер-Арслан авылы фермеры Тәлгать Шәрипов-ның “Ит җитештерүдә зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен” номинациясендә алтын медаль яулап кайтуы турындагы хәбәрне ишетеп без дә шатландык. Стәрлебаш районында булганда, Тәлгать Тимербулат улын да күреп китәргә ниятләдек.
— Менә шушы буаны сатып алды да, чистартып, балыклар җибәрде. Җәй көне монда кеше күп була, ял итәргә киләләр, — дип таныштырды район хакимияте-нең агросәнәгать комплексы, эшкуарлык һәм кулланучылар базары буенча баш белгече Нурия Габитова.
Тәлгать Тимербулат улы бу буаны 2010 елда сатып алырга була. Аның беркемгә дә кирәкмәвен күреп йөрәге әрни. “Колхоз таркалып, аның мөлкәтен сата башладылар да, тәвәккәлләдем, — ди ул үзе. — Тирә-яктагы буаларны безнең әтиләр булдырды...”
Җәйге ялны үткәрү өчен бик матур буага әйләнгән Олы Елга. Тирә-якны чүп-чардан тазартып, ком салалар, пляж эшлиләр, ял итәр өчен беседкалар, шашлык пешерү өчен мангаллар да бар. Тормыш иптәше Рима ханым чәчәкләр утырткан, җәй көне монда хас оҗмах бакчасы инде, диләр. Балыкчылар өчен карпның берничә төре, толстолобик, сазан һәм башка балыклар бар. Ял итүчеләрне кайнар чәй, хәләл иттән пешерелгән ризыклар белән сыйлыйлар. “Әнием дини кеше, намазда, — ди Тәлгать Тимербулат улы. — Шуңа мин ризыкның хәләл булуын беренче урынга куям”.
Буа ярында ул мунча да төзәткән.
— Стәрлебаш районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен күп эш башкарыла, — дип дәвам итте Нурия Нурулла кызы. — Бүген районда 388 кеше эшкуарлык белән шөгыльләнә, шуларның 84е — фермер хуҗалыгы. Гомумән алганда, районның икътисади актив халкының 35,8 проценты эшкуарлык белән мәшгуль.
Эшкуарлар төрле өлкәдә хезмәт сала: мебель ясау, ремонтлау, автоостаханәләр, фото- һәм видеохезмәтләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү, төзелеш материаллары, пластик тәрәзәләр эшләү, сәүдә... Нурия Нурулла кызы әйтүен-чә, эшкуарлар төрле федераль һәм республика программаларында катнаша.
Тәлгать Тимербулат улы үзе күп еллар Тәтер-Арслан хастаханәсендә “ашыгыч яр-дәм” машинасында водитель булып эшли. Тормыш иптәше — фельдшер. Хастаханә ябылгач, гаилә алдында: “Нишләргә?” дигән сорау туа. Бөтен кеше дә читкә, Себергә чыгып китә алмый, монда эшләргә дә кирәк, дип уйлый җир эшен бәләкәйдән белгән Тәлгать. Хатыны белән ки-ңәшләшәләр дә, Себердәге абыйларының ярдәме белән элекке колхоз җирләрен сатып алырга уйлыйлар. “Эш башлаганда бер “Енисей” комбайны, “ДТ-70” һәм “Т-40” тракторлары бар иде”, — дип искә ала Тәлгать абый. Бүген инде аның базасы техника күплеге белән игътибарны җәлеп итеп тора. Бер рәткә тезелгән автомашиналар, агрегатлар... Янында гына пилорама, автосервис, шиномонтаж эшли. Бүген Тәлгать Тимербулат улы — 440 гектар җире, 221 баш сарыгы, 60лап аты булган, ныклап аякка басып килүче фермер.
Былтыр Стәрлебаш районыннан өч фермер, шул исәптән Тәтер-Арслан егете Тәлгать Шәрипов та гаилә терлекчелек фермасын үс-терү өчен грант алган. “Шул акчага сарыклар һәм бер трактор сатып алдым”, — диде ул.
Аның бер бригадасы авылларда кое казу эше белән шөгыльләнә. Бу эштән кергән акчаны авыл хуҗалы-гын үстерүгә салып бара.
Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы ул шундый тармак, аның файдасын берничә елдан гына күрә башлыйсың. Бүген исә аңа акчаны салырга да салырга. Элекке колхоздан калган фермаларны алып төзәтү уе бар, авылда хәләл ат, сарык, тавык, каз, үрдәк ите, казылык сату буенча кибет ачарга да ниятли. Күптән түгел тегермән сатып алган: сигез төрле көрпә һәм югары сортлы он җитештерергә тели. Дөресрәге, улы Илнар-ның хыялы бу. Әле ул фермер хуҗалыгын алып барырга тәҗрибә туплый: нефть университетын тәмамлаганнан соң, әтисенә ярдәм итә башлаган.
— Өч ел элек өемдә телефон шалтырады, — дип искә ала Тәлгать Тимербулат улы. — Бер туганым шалтырата икән. “Монда элекке колхоз фермасы бар, ташландык хәлдә, бәлки алып, шунда атлар тотарсың?” — диде. Аның бу сүзләреннән соң уйланып йөрдем дә, чынлап та, атлар алырга карар кылдым...
Шулай итеп, өч туган абыйсы Фәвәт Рәхимкулов белән икәү ат асрый башлыйлар. Киләчәктә кымыз җи-тештерергә уйлыйлар.
Крестьян эшсез торалмый. Тәлгать Тимербулат улының күңеленә якын бер шөгыль — сарыклар тоту. Грантның бер өлешен ул нәкъ сарыклар сатып алуга сарыф иткән. Бүгенге көндә сарыкларны 220 башка җиткергән ул.
— “Куйбышевская” токымын бик мактыйлар, — ди фермер. — Итле дә, йонлы да токым. Безнең кырыс климат шартларын җиңел үткәрә алар. Ә бәрән, сарык итенә ихтыяҗ һәрвакыт зур.
— Уңышлы эшләү өчен нәрсә кирәк? Аягында нык басып торган фермер булу өчен бер, ике, хәтта биш ел да җитми, — ди Тәлгать абый. Ул күрше районнарны йөреп чыга, башка фермерларның ничек эшләве белән кызыксына. Мисырда ял иткәндә дә илнең матурлыгын карыйсы урынга, фермерлар янына барып, аларның ничек яшәве белән танышып йөргән.
— Һәркем үз эшен яратырга тиеш. Мин авыл баласы, авыл җирендә туып-үстем, монда барысы да балачактан таныш. Үземнең туган җи-ремдә эшләргә яратам мин, — ди Тәлгать Тимербулат улы. — Авылның төзеклеге өчен үземне җаваплы тоям. Аның юлларын карап, зиратын төзек тоту — элекке колхозның бурычы иде. Хәзер ул миңа күчә...