+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2014, 22:06

Язмышың кем кулында?

Йөз еллап элек кенә әле русиялеләрнең 85 проценты крестьяннар булган. Бүген исә ил халкының дүрттән бер өлеше генә авылда яши. Кемнәр алар — җиргә тугрылыгын югалтмаучылармы, әллә инде шәһәргә “юлны таба алмаучылармы”? Авыл бүген бик үк җиңел чор кичерми. Аның киләчәге өметлеме, бүгенгесе ышанычлымы? Дәүләт тарафыннан ярдәм итү алымнары нәтиҗәлеме? Кем кулында бүген авыл? Стәрлебаш районы мисалында бу сорауларга җавап эзләп карыйк.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Стәрлебаш районында узган эшлекле киңәшмәдәге чыгышыннан:

— Мин, гадәттәгечә, гади кешеләр, аларның фикеренә таяначакмын. Алда әле бихисап эшләр тора. Һәм алар тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелергә тиеш. Авылларыбызны, торакларыбызны уңайлы итүгә, хезмәт хакына, балалар укытуга, медицина хезмәте күрсәтүгә, хокук саклау структуралары эшчәнлегенә һәм башкаларга таләпләребез шактый зур. Һәм бу дөрес тә. Кемгәдер — су, кемгәдер газ, юл, балалар бакчасы, мәктәп кирәк. Бу гадел таләпләр. Әмма барысын да берьюлы эшләргә мөмкинлегебез юк.
Казанышларыбыз да бар. Соңгы 3-4 елда без балалар бакчалары проблемасын хәл итеп киләбез. Стәрлебашта 120 урынга яңа балалар бакчасы ачылгач, район үзәгендә булса да 3-7 яшьлекләр өчен балалар бакчасы мәсьәләсе ябылды.
...Районда ике хуҗалык “500 ферма” программасында катнаша. Бәлки, әллә ни күп акча да алмаганнардыр, әмма бу яхшы адым. Әлеге фермаларда хезмәткә мөнәсәбәт үзгәрүне күрәбез, икътисади яктан уңай нәтиҗәләр бар, хезмәт җитештерүчәнлеге үсә.
Бүген районга эре инвесторларны җәлеп итү турында уйларга кирәк. Шул очракта хәл төптән үзгәрәчәк.
Фермер хуҗалыклары буенча район яхшы күренә. Димәк, актив эшләүче юнәлеш үсешә. Әмма урта звеноны ныгытырга, нинди юнәлештә предприятие булдыру — терлекчелек, сөт, ит җитештерүме — шул хакта уйланырга кирәк әле.
Биредә җитештерелүче авыл хуҗалыгы продукциясе төрләрен арттыру турында уйланырга кирәк. Бодай, ит, сөт кенә түгел. Бәлки, район территориясендә башка культуралар үстереп буладыр. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә генә түгел, үстерелгәнне эшкәртү буенча да җитди бурычлар тора. Ел саен торак пунктларын төзекләндерүгә субсидияләр бүленә, техника сатып алу программасы бар. Ярдәм итәрбез.
Читайте нас: