+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2014, 23:47

Тел өйрәнү популярлаша

Яңа белем бирү стандартларында бу җәһәттән җитди бурычлар куела.Быел Немец теле укытучылары һәм германист-студентлар ассоциациясе 20 еллыгын билгеләде. Шушы уңайдан Башкортстанда немец мәдәнияте көннәре үтте. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Башкортстан дәүләт университеты — республикада немец теле укы­тучыларын әзерләүче бердәнбер уку йорты. “Башкортстан — Германия” дуслык җәмгыяте кысаларында булдырылган ассоциация дә нәкъ анда төпләнгән.
Роман-герман филологиясе факультеты деканы Рәхим Мерәсов сүзләренә караганда, немец теле бүлеге 1938 елда факультет ачылганнан бирле эшләп килә.
— Германия һәм Русия дуслыгы мәдәният, фән, икътисад өлкәсендә ныгуына иманым камил. Без, үз чиратыбызда, белгечләр әзерләүне дәвам итәчәкбез, — диде профессор.
Уку йортларында немец теле өйрәнүнең популярлашуында Германия укытучылары проектлары да зур роль уйный. Мәсәлән, Германия Академия алмашу хезмәте Русиянең күп университетларында вәкиллекләрен булдырган, шул исәптән Башкортстан дәүләт университетында да. Роман-герман филологиясе факультеты укытучысы Алексей Дерре билгеләп үтүенчә, Башкортстан студентлары Германия уку йортларында түләүсез укый һәм стажировка үтә ала.
Уфада узган Немец мәдәнияте көннәре республиканың белем бирү учреждениеләрендә немец телен популярлаштыруга юнәлтелгән. 7-11нче сыйныф укучылары арасында олим­пиада үткәрелгән, аларга немец телендә “Безнең әниләр, безнең әтиләр” фильмы күрсәтелгән.
Яңа белем бирү стандартлары буенча, киләсе елдан барлык мәктәп­ләрдә мотлак рәвештә икенче чит тел өйрәнү планлаштырыла. Димәк, немец теле тагын да популярлашачак.
Читайте нас: