+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2014, 21:13

Яңа елга — яңа мәчет

Искиткеч гүзәл изге йорт чишмәлеләр тормышына бәрәкәт өстәсен.Без яшәгән дөнья искиткеч гүзәл һәм гаҗәеп. Адәм баласы ни генә күрмәсен, яшәгән саен яшисе килә. Ә бит, уйлап карасаң, бер кеше гомере эчендә генә дә күпме үзгәрешләр, вакыйгалар була. Мәсәлән, бер гасырга якын вакыт элек кенә әле илебездә, мәчет манараларын кисеп төшереп, халыкны дингә каршы тәрбияләү алып барылса, бүген авылларыбызда яңа мәчетләр көннән-көн арта бара, дин юлына басучылар күбәя. Һәм без, пионер галстуклары тагып үскән буын, инде үз балаларыбызны мәдрәсәләрдә укытып, дин сабаклары өйрәтергә тырышабыз. Бу хакта, әлбәттә, күп фәлсәфә сатарга була, шулай да, ни генә дисәң дә, яшәгән җирләребездә яңа мәчетләр калкып чыгу – матур күренеш.

Әле күптән түгел Чишмә районында искиткеч матур мәчет ачылды. Шул якларга эш сәфәре белән юл төшкәч, изге йортны күреп чыгарга булдык.
Аллаһ йортының район үзәгендәге чиркәүдән якын гына урында төзелүе безне бераз гаҗәпләндерде. Баксаң, бу махсус шулай эшләнгән икән — төбәктә диннәр бәйләнеше матур дуслыкка әверелсен, дигән максат белән.
— Изгелеккә бергәләп омтылырга кирәк, — диде бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Зөфәр Собханкулов. — Янәшәдә урнашкан мәчет белән чиркәү район халкына әллә каян күренеп тора, тыныч, матур урын.
Әйтергә кирәк, имам-хатыйб яшь һәм белемле кеше, Төркиядә укып кайткан, әле дә Русия Ислам университетында белем алуын дәвам итә.
Алтынсыман айлары ялтырап торган ике биек манарасы, архитектур төзе­леше искиткеч гүзәл булган изге йортка тышкы яктан соклангач, дулкынлану белән эчкә үтәбез. Тик ишекне ачып керү белән үк дулкынлану да, моңа кадәр күңелдә кайнаган барлык вак борчылу-мәшәкатьләр дә юкка чыга, җанда рәхәт бер тынычлык кына кала. Зәвыклы, төсле бизәкләр белән эшләнгән диварлар, матур лампалар, биек түшәм, күз явын алырлык бәллүр люстра, зур тәрәзәләр, йомшак келәмнәр... Ниндидер тантаналы тынычлык. Аскы катта тиздән малайлар, кызлар өчен аерым сыйныф бүлмәләре булган мәдрәсә дә эшли башлаячак икән. Яшь буынга тиешле тәрбия бирү мәсьәләсен хакимият башлыгы үзе контрольдә тотарга ниятли.
— Идәннәр астан җылытыла, шуңа намаз укучыларга салкын тию куркынычы юк, — дип сөйли безгә район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов искиткеч матур мәчет белән таныштырып. — Ә менә бу бизәк­ләр барысы да кул белән, урта гасырлар стилендә эшләнгән, Кокандтан ганчтан кисеп эшләү осталарын чакырттык. Бизәк­ләрдә юкка гына лаләләр­ су­рәтләнмәгән, лалә — мөсел­ман чәчкәсе. Бу сүзне гарәпчә язганда Аллаһ исемендәге хәрефләр килеп чыга.
Сөйләшә торгач, мәчет салырга Ходай ярдәме бик күп мөселманнарның, предприятие җитәкчеләренең, эшкуар­ларның дусларча юмарт куллары аша килгәнен аңлыйбыз.
Читайте нас: