Сәетбабаның бай тарихы турында бик күп сөйләргә була. Урындагы халык кайчандыр монда яшәгән Күрпеч бинең башкорт халкының урыс дәүләтенә кушылуын сорап баруын, милли батыр Салават Юлаевның берничә тапкыр биредә яшәүчеләрне үз отрядына килеп чакыруын, күренекле шәхес Әхмәт-Зәки Вәлидинең еш кына шушы авылга килүен һәм башкаларны сөйли. Бүген исә Сәетбаба тарихи-мәдәни үзәге белән дә тирә-якта киң билгеле. Әлбәттә, үзәктә эшләүчеләр шушы авылның гына түгел, башкорт халкының тел-авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуны максат итеп куйган.
Үзәк, район күләмендә үткән чаралардан тыш, республикада оештырылган бик күп мәдәни бәйрәмнәрдә, күргәзмәләрдә дә катнаша. Мәсәлән, быел Уфаның ВДНХ-ЭКСПО залында оештырылган “Арт-Уфа. Һөнәрләр. Сувенирлар” күргәзмәсендә паласлар, уен кораллары, читәннәр һәм башка кул эшләре тәкъдим иткәннәр. “Асанай” халык фольклор ансамбле һәм районның үзешчән сәнгать осталары матур концерт номерлары белән чыгыш ясаган. Күргәзмә-фестиваль башкорт халкының кул эшләрен республика һәм ил базарына чыгару, шулай ук, киләсе елда узачак ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучыларга бүләкләр, сувенирлар әзерләүне күз уңында тотып оештырылган. Чарада үзәктә эшләүчеләр тәҗрибә уртаклашкан, үзләре дә башкорт халкының бик күп кул эшләренә өйрәнеп кайткан.
— Үзебездә үткәрелгән бәйрәмнәрдән тыш, республиканың башка районнарында да халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдыручы чараларда катнашабыз. Быел, мәсәлән, Нуриман районында “Кәккүк чәе” бәйрәмен оештырдык. Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләренең берсе — милли йолаларны саклап калу, аларны үсеп килүче буынга җиткерү булганлыктан, мондый чараларга балаларны да күпләп җәлеп итәргә тырышабыз. “Кәккүк чәе” бәйрәме башланыр алдыннан да балалар агач төпләренә сөт, катык сипте, йомыркалар куйды, агачларга кызыл тасмалар бәйләде. Ә өлкәннәр исә елның мул уңышлы, тыныч булуын теләп догалар укыды. Чәй кайнаган, табынга тәм-том куелган арада, балалар, яшьләр халык уеннары уйнады, такмаклар башкарды. Күренүенчә, бу йоланы өлкәннәр белән яшьләрне бәйләүче күпер итеп тә кабул итеп була. Төрле чаралар ярдәмендә өлкәннәр яшьләргә гореф-гадәтләребезне өйрәтеп калдыра, — ди үзәк җитәкчесе.
Буыннар бәйләнешен тәэмин итүче чараларның иң нәтиҗәлесе — шәҗәрә бәйрәмнәре, әлбәттә. Җәй Сәетбаба авылында Сираев, Сәйфуллин һәм Халиковлар шәҗәрәләрен өйрәнүгә багышланган. Кайчандыр бу гаиләләр шушы авылда яшәгән булса, чарага, республиканың бик күп районнарыннан килүчеләрдән тыш, Латвиядән, Себер якларыннан, Санкт-Петербургтан да кайтканнар. Туганнарның бердәмлеген ныгытучы бәйрәмдә һәркем истәлекләре белән бүлешкән, шушы авылга нигез салучыларны хөрмәтләп искә алганнар.
Агымдагы елга бәйле тагын бер вакыйга Сәетбаба авылында яшәүчеләрнең хәтерендә калачак — 22 августта Красноусолда Бал бәйрәме һәм республика умартачылары конкурсы үтте. Чарада “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге дә катнашты. Бал бәйрәмендә башкорт халкының кул эшләре белән бизәлгән тирмә куелган иде. Шулай ук, анда кунаклар милли ашлардан авыз итте. Умартачылар конкурсында Сәетбабаның 9нчы сыйныф укучысы Азамат Исхаков беренче урынны яулаган. Ә октябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә үткән “Ашказар таңнары” республика башкорт фольклоры бәйрәмендә үзәк “Җәйләүләр җыены” программасы белән чыгыш ясаган. Чара башкорт халкының гореф-гадәтләрен үстерү, аларны саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерү максаты белән генә түгел, фольклор коллективларының эшен камилләштерү, һөнәри төркемнәр һәм үзешчән коллективларның бәйләнешен ныгытуны күз уңында тотып оештырылган иде. “Сәетбаба” үзәге ике якны берләштерүче күпер буларак чыгыш ясады.
Гореф-гадәтләргә багышланган чаралардан тыш, башка бәйрәмнәрне дә даими билгеләп үтәргә тырышабыз. Мәсәлән, “Аналар көне”нә үзәк зур концерт оештырды. Нинди милләт кешесе булуга карамастан, бу бәйрәм һәркемгә якын. Әниләрнең дә, балаларның да бер-берсенә карата хис-тойгыларга күмелгән чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Җәмгыятьтә хатын-кыз абруен күтәрү дә, гаиләдә ананың урынын билгеләү дә үсеп килүче буында гүзәл затларыбызга карата хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Тарихи-мәдәни үзәк мондый үзенчәлекләргә дә игътибар итәргә, җәмгыятебезгә лаеклы гражданнар тәрбияләүгә өлеш кертергә тиеш, — ди биредә эшләүчеләр.
Чыннан да, күбрәк икътисади якны уйлап яшәргә этәргән чорда үзәкләрнең моңа игътибар бирүе куанычлы. Үсеп килүче буын бар яклап та тәрбияле булган очракта гына гореф-гадәтләренә, теленә, мәдәниятенә игътибарлы булачак. Ә монда гаиләнең, әти-әнинең, мәктәпнең роле бик зур. “Сәетбаба” башкорт тарихи-мәдәни үзәге эшчәннәре шушы юнәлешне алга куеп эшли икән, аның киләчәге матур булачагына шик юк.