2006 елда Хөкүмәт карары белән Архангель районында “Максим Горький” латыш тарихи-мәдәни үзәге төзелә. Ул шушы халыкның гореф-гадәтләрен саклау, йолаларны тергезү белән шөгыльләнә. Республиканың латыш милли-мәдәни үзәге, район мәдәният йорты, хакимиятнең яшьләр бүлеге, китапханә, мәктәп, Башкортстанның “Мәрхәмәтлелек” ветераннар йорты белән даими хезмәттәшлек итә. Ел саен биредә латыш милли бәйрәмнәре — “Шәмнәр көне”, “Мэтени”, “Пасха”, “Аналар көне” чаралары оештырыла. Ә республика күләмендә үткәрелгән “Лиго”, “Мартыни”, “Туган тел көне”, “Райнис шигърияте көне” бәйрәмнәре чит төбәкләрдән килүчеләрне дә җәлеп итә.
— Үзәк эшчәнлеген телгә алганда, тәү чиратта, балалар өчен оештырылган чараларны атар идем. Теләге булганнар “Авотс” җәйге балалар латыш лингвистик лагеренда ял итә ала. Моның өчен махсус рәвештә Латвиядән укытучылар чакырыла. Күптән түгел үзәк бер төркем балалар белән, латыш мәдәниятен үстерүне күз уңында тотып, “Уфага рәхим итегез” дигән экскурсиядә катнашты. Шулай ук, үзәк “Атбаллс”, “Бититес” балалар фольклор ансамбльләре белән берлектә Төбәкара яшьләр сабантуенда һәм республика күләмендә оештырылган башка чараларда еш катнаша. Быел, мәсәлән, “Бититес” ансамбле Башкортстан халыкларының эстрада җырлары һәм биюләре II республика яшьләр фестивалендә катнашты. Эшчәнлеккә күбрәк яшьләрне, балаларны җәлеп итәргә тырышуыбыз — телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауны, аларны яшь буынга җиткерүне күз уңында тота, — ди үзәк җитәкчесе Людмила Муценэк.
Чыннан да, үзәк бик еш балалар өчен төрле чаралар оештыра. Уеннар, конкурслар рәвешендә үткән бу бәйрәмнәрдә укучылар теләп катнаша. Мәсәлән, “Латыш тарихи-мәдәни үзәге дусларын чакыра”, “Фольклор иленә сәяхәт”, “Җырлыйбыз да, уйныйбыз да” бәйрәмнәре укучыларда тирән тәэссоратлар калдырган. Моннан тыш, латыш халкының милли ашларына, гореф-гадәтләренә багышланган чаралар да узып баручы елда еш үткәрелгән.
— Һәр елны Латвиядән укытучы килеп, балаларны туган телгә өйрәтә, латыш халкының мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Латыш халкы вәкилләре республикада бик күп булмаса да, безгә телебезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен бөтен шартлар тудырылган, — ди Людмила Николаевна.
Чыннан да, латышларның биредә яши башлавына чагыштырмача аз вакыт узган. Шулай булуга карамастан, урындагы халык белән берләшеп, аларның да гореф-гадәтләрен өйрәнгәннәр. Әйе, кеше күңеле бик күп мәдәниятләрне сыйдыра ала. Әлбәттә, теләге бар кешегә анда, үзенең милли кыйммәтләреннән тыш, башка халыкларныкына да урын табыла. Киң күңелле, башка милләт вәкилләрен хөрмәт итә белүчеләр яшәве белән аерылып тора ул безнең республика.