+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2014, 22:38

Үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә

Бүздәк районының Килем авылында татар халкы традицияләрен кадерләп саклыйлар.Бүздәк районының Килем авылында татарларның тарихи-мәдәни үзәге урнашуы очраклы түгел. Биредә ХIХ гасырда төзелгән федераль әһәмияттәге архитектура ансамбле сакланган. Ул — 1821 елгы мөселман мәчетен, 1853 елда төзелгән Килем сараен, өске һәм аскы паркларны, XVII-XVIII гасырларда мөселманнар җирләнгән зиратны үз эченә алган Тевкелевлар утары.

Әмма илебез тарихындагы вакыйгалар аларда да эзен калдырган. Башкортстандагы тәүге ике катлы таш мәчет совет чорында җимерек хәлгә ки­­терелә. Аны яңадан тө­зеклән­дерәләр, бүген ул һәр килгән кешене ачык ишек бе-лән каршы ала. Килем сарае үзенчәлекле архитектурасы гына түгел, агачларга һәм чә­чәкләргә күмелеп утыруы бе­лән дә дан тоткан. Аның янындагы паркка күз салсаң, ул “җ” хәрефен һәм йөрәк рә­се­мен хәтерләтә. 1917 елда Тү­реш волосте комитеты тө­зелгәч, биредә беренче мәктәп ачыла һәм ул 2000 елга кадәр Килем һәм тирә-як авыллар өчен белем учагы булып хезмәт итә. Мәктәп яңа бинага күчкәч, сарайны төзекләндерү эшләрен башлыйлар. Бүген эчке эш­ләрне тәмамлыйсы булса да, тарихи-мәдәни үзәк үзенең эшен сарайда алып бара башлаган да инде. Бире­дә төрле чаралар үткәрү өчен иркен һәм җылы мәйдан­нар булдырыл­ган. Тарихи-мәдәни үзәктә планлаштырылган башка төзе­леш эшләре дә гамәлгә ашырылыр дигән өметтә биредә яшәүчеләр. Атап әйткәндә, урамнарга асфальт түшәү, суүткәргечне төзекләндерү, мәдәният йортын үзгәртеп ко­ру, сәхнә костюмнары тегү, туристик комплекс, асылмалы басма булдыру, Идәш елгасындагы буаны төзекләндерү эшләрен башкарасы бар әле.
2005 елның 12 мартында оештырылган “Килем” татар тарихи-мәдәни үзәге Башкортстан Хөкүмәте карары белән 2006 елның 1 июненнән республика Халыклар дуслыгы йортының филиалы булып тора.
Тарихи-мәдәни үзәкнең төп бурычы — татар халкының яшәешен, телен, тарихын, кул эшләрен, тел-авыз иҗатын, милли йолаларын, гореф-га­дәтләрен тергезү, саклап калу һәм үстерү. Мәктәптә этнография һәм тарих-туган якны өй­рәнү музейлары эшләп ки­лә. Алар бүген дә ата-бабалардан калган көнкүреш әй­бер­ләре, кул эшләре һәм башка матди кыйм­мәтләр белән тулыландырыла.
— Биредә “Каз өмәсе”, ”Кич утыру”, “Беренче буразна”, “Беренче көлтә”, “Әбиләр чуагы”, “Урам бәйрәме” кебек милли йолаларны даими үткәрәбез. Алай гына да түгел, ел саен борынгы йолаларны тергезеп, яңартып, тагын да күркәмрәк бәйрәмнәр оештырабыз. Үзәк тарихи дип аталса да, үткән­нәргә бәйләп, заман белән бер­­гә сулыш алырга тиеш, — ди аның җитәкчесе Гүзәл Латыйпова.
Быел да биредә ел әйлә­нәсенә эш гөрләп торган. Әй­тик, район күләмендә оештырылган язгы иң күркәм бәйрәм­нәрнең берсе “Нәүруз” һәркем­нең күңеленә хуш килгән. “Килен төшерү”, “Исемең матур, кемнәр куйган”, бишек җырла­рына багышланган “Әлли-бәл­ли бәү итә”, “Шифалы үлән­нәр­нең сихәтен күр!”, “Карга бот­касы”, “Беренче бураз­на”, “Беренче көлтә”, шәҗәрә бәй­рәмнәрен атап үтәргә була. Шулай ук, үзәктә көнкүреш кирәк-яраклары күр­гәзмәләре, аш-су осталары бе­лән очрашулар, осталык дәрес­ләре дә еш үткә­релә. Һәрдаим яңар­тылып баручы “Халкы­бызның күңел бизәк­ләре” дип аталган кул эшләре күргәзмә­сендә Бүздәк районында яшәү­че кул эшләре остала­рының уңган­лыгы, осталыгы чагылыш таба. Тугай авылыннан — Динира Гарифуллина, Сәмәрә Фәтта­хова, Якуптан — Зилия Фәт­тахова, Наилә Шәй­хәй­дәрова, Салават Мусин, Бүздәктән — Айгөл Сафуанова, Әмирдән Бибизина Хәкимо­ваның кул эшләре һәркемне сокландыра.
— Республикада кул эшенә оста милләттәшләребез бик күп, һәркайсының эше үзенчә­лекле. Безгә киләчәктә аларны табарга һәм шушы матурлыкны үстерергә кирәк, — ди биредә эшләүчеләр.
“Килем” татар тарихи-мәдә­ни үзәгенең эшчәнлеге респуб­лика, ил күләмендә дә күпләргә таныш. Әйтик, узган елларда “Туган тел”, “Каз өмәсе” республика күлә­мендә оештырылган булса, быел сентябрьдә “Әбиләр чуагы” бәйрәме читтә яшәүче бик күп милләт­тәш­ләребезне җә­леп иткән. Чарада районның татар теле укытучылары, Башкортстанның “Ак калфак”, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар, “Берлек” иҗтима­гый-мәдәни оешмалары, район­ның Сабай, Килем авыллары фольклор төркемнәре, район Мәдәният йорты вәкил­ләре һәм башкалар катнашкан. Бәйрәмнең икенче өлеше “Татар гаилә­се — күркәм гаилә” дип исем­ләнгән “түгәрәк өстәл” артында гаиләдә гореф-гадәт­ләрне саклау, туган тел кыйм­мәтләрен югалтмау, ата-ана, ба­ла кадере һәм башка тема­ларга сөйләшүгә багышланган.
Әлбәттә, мондый эшчәнлек, хезмәткәрләрнең тырышлыгыннан тыш, башкалардан да игътибар таләп итә. Үзәк Бүз­дәк районы авыллары мәдә­ният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, халык белән тыгыз бәйләнеш булдырган. Район хакимия­тенең, мәдәният һәм ял үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмә­тованың, хезмәткәр­ләре­нең ярдәме аеруча зур. Һәр чараны оештыру һәм үткәрү өчен финанс чыгымнар тәлап ителсә дә, үзәктә эшләүчеләр зарлана торганнардан түгел.
— Соңгы елларда тарихи үткәнебез белән кызыксынучылар саны арта. Килем авылы да үзенең тарихи архитектура һәйкәлләре белән Башкортстанга килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Шунлыктан үзәккә йөрүчеләр дә арта. Килемдә кунакларны татар хал­кына хас күңел байлыгы, юмартлыгы, ачык йөз, табын тулы милли ризыклар белән сөенеп каршы алалар. Ә җәйге каникулларда күрше районнарда, тирә-як мәктәп­ләрдә укучы балалар үзәкнең аерылмас дусларына әверелә, — ди Гүзәл Равил кызы.
Чыннан да, Килемдә татар үзәгенең тулы мәдәни тормыш белән кайнавын үзебез күрдек. Килә­чәктә дә биредә­геләр татар халкының борынгы милли чараларын оештырып, үткән­нәребезне искә алып, милли рух, дәрт өстәп, безне шатлан­дырып торсын иде. Җитәк­че белдерүенчә, үз тарихын, гореф-гадәтләрен оныткан халык милләт булып яшәүдән туктый. Үткәннәрне белми торып, бүгенге көнгә дөрес бәһа бирү мөмкин түгел.
— Үз йолаларыбызны, җыр­ларыбызны, моңыбызны үзебез сакламасак, кем аларны саклар, киләчәк буыннарга җитке­рер? аларга нинди мирас калыр, узган чорларны кем хәтер­ләр, чал тарихыбызга кем борылып карар соң? Менә шушы уйлар, ниятләр белән янып яши бүгенге көндә үзәк хезмәт­кәрләре. Әлбәттә, болар матди чыгымнар белән дә бәйле. Тари­хи-мәдәни үзәкнең тулы канлы тормыш белән яшәвен аңлаган, Башкортстанда яшәү­че татар халкының язмышына битараф булмаган кешеләр барлыгына ышаныч зур. Бердәм булсак кына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак, — дигән фикердә ул.
Читайте нас: