+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2014, 23:41

Укучыларыбызның уңышы шатландыра

Үтеп баручы ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Шундыйларның берсе без – укытучыларның гына түгел, укучыларыбыз күңелендә дә дулкынландыргыч мизгелләре белән озак сакланыр әле.

Ноябрьдә Казан федераль университетының Алабуга институты филология факультеты студентларның һәм мәктәп укучыларының “Татар теле, әдәбияты һәм тарих: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага V Бөтенрусия фәнни- гамәли конференциясен оештырды. Ул әлеге институтның 210 еллыгына багышланган иде. Конференциянең пленар утырышында институт директоры Е. Мерзон Татарстан мәгарифендә Алабуга ин­ститутының тоткан урынын билгеләп үтте, ә татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты, доцент А. Ни­гамәев аның бурыч-максатлары белән таныштырды. Утырышта, шулай ук, Казан, Алабуга, Пермь, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләреннән килгән катна­шучыларның да чыгышлары тыңланды. Бу чыгышларда шәһәр, авыл мәк­әпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укыту торышы, проблемалары һәм перспективасы турында сөйләнде, бу фәннәрне укытуның сыйфатын яхшыртуга игътибарны көчәйтүгә чакырылды.
Икенче өлештә укытучылар өчен – “түгәрәк өстәл”, ә укучылар өчен секцияләр утырышы булды. Анда барлык төбәк­ләрдән килгән укытучылар, укучылар чыгыш ясадылар. Алар татар телен һәм әдә­бия­тын өйрәнүнең актуаль мәсь­әләләре, халык авыз иҗаты һәм аны өйрәнү проблемалары, җирле диалект шартларында туган телне өйрәнү үзенчәлекләре, лингвокультурология һәм татар халкының рухи мәдәнияте, татар халкы тарихын өйрәнүнең көнүзәк мәсьәләләре, татар әдәби­ятында Бөек Ватан сугышы темаларын яктыртты.
Безгә, Илеш районының 1нче Югары Яркәй гимна­зиясеннән барган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, шушы гамәли конференциядә катнашу бәхете тиде. (Әйткән­дәй, бу конференциядә Башкортстаннан Илеш вәкилләре генә катнашуы, безнеңчә, аерым игътибарга лаек). Анда мин һәм Зөлфирә Фәррахова үзебезнең фәнни эшләр белән чыгыш ясадык һәм югары бәя алдык. Үзебездән бигрәк, укучыларыбыз Лиана Галиуллина белән Галия Гөле­мованың уңышына бик сө­ендек, алар өчен аеруча горурлык хисләре кичердек. Укучыларыбызның фәнни-тикшеренү эшләре дә тиешле бәһа алды, алар моның өчен сертификатларга ия булды.
Бу чара милләт җанлы яшьләребезне барлауда, уку­чыларның фәнни-тик­шеренү эшчәнлеген үстерүдә, яшь буында әдәби мирасыбыз белән кызыксыну, бөек татар телебез белән горурлану хисе уятуда зур тәрбияви әһәмияткә ия булды. Конференциянең югары дәрәҗәдә үтүе, укытучылар, укучылар һәм га­лимнәрнең үзара хез­мәттәшлеге өчен дә файдалы булуы бәяләнде.

Гөлшат ГАФАРОВА,
Югары Яркәй 1нче гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: