— Күнекмәдән кайтып, киемнәремне кер юу машинасына тутырганда тышта шомлы кызыл яктылык күреп калдым, — дип искә ала әңгәмәдәшем. – Төн уртасы иде. Тиз арада чыгып йөгердем. “112” номеры буенча шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырдым. Агач йорт яна иде. Халык җыелды. Көрәк белән кар ыргыту нәтиҗә бирмәде. Ялкын телләре йортны ялмап алды. Күрше-күлән йортта дүрт кеше калуы турында сөйләде. Өстемә бер бидрә су коеп, юеш тастымал алдым, фонарь китереп бирделәр. Тәрәзәне ватып, йорт эченә үттем. Аш бүлмәсендә бер кешене шәйләп алдым. Аны тиз арада тәрәзәдән күтәреп бирдем. Караваттагы мендәрләр астында янә берәүне таптым. Җансыз гәүдәне дә җыелган халык кулына тапшырдым. Өстәл астыннан тагын берсен тартып чыгардым. Тын алу авырлашты. Иелеп, як-ягыма карандым. Матрас астыннан табып алганын көч-хәл белән алып чыктым. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, табиблар килеп җитте. Кызганычка каршы, янган йорттан алып чыккан дүрт кешенең берсе генә исән калды…
Сер түгел, бүген яшьләргә патриотик тәрбия җитми. Алар реаль булмаган Спайдермен, Халк, Хэнкок кебек уйдырма геройлардан үрнәк алып үсә. Бак-саң, Ринат Рәлиф улы кебек бүгенге заман геройлары үзебезнең арада яши икән. Аларны күреп, батырлыклары мисалында яшь буынны тәрбияләү күпкә нәтиҗәле булыр иде.