+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2015, 21:31

Радиода — дошман тавышлары!

Узган гасырның 60нчы елларында мин Белорет районы милиция бүлекчәсендә эшләдем һәм Тукан участогын хезмәтләндердем. Тукан эшчеләр поселогы (хәзер — авыл биләмәсе) Көньяк Урал таулары төпкелендә, Белорет шәһәреннән якынча 100 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ул вакытта Белорет металлургия комбинатына караган тар колеялы тимер юлдан башка Туканга илтүче юл юк иде. Тәүлегенә бер тапкыр Белореттан Туканга, аннан кирегә кечкенә генә паровоз һәм берничә вагоннан торган пассажир поезды йөреп торды. Бернинди уңайлыклары булмаса да, ул вагоннар нигәдер “класслы” дип йөртелде. Эчтән стеналарына ике яклап буйдан-буйга агач киштәләр беркетелгән, өстәгеләре “плацкарт” дип атала иде. Аскы рәтләрдә, кетәктәге тавыклар сыман, бер-берсенә тыгыз терәле­шеп, пассажирлар утыра. Хәрәкәт вакытында вагоннар, аркылыга-буйга чайкалып, аяусыз селкетә иде.
Җилләтү җайланмасы булмаганлыктан, кышын һәм җәен вагон эчендә тынчу. “Класслы” поезд Белореттан иртән кузгалып, 10 сәгать үткәч, Туканга килеп җитә, ә төнлә кире китә. Юл йөрү шартлары уңайлы булмаса да, урындагы халык, шул исәптән мин дә, Белорет тимер юлын цивилиза­ция­нең югары казанышы дип санадык.
“Мәңгелек аваз” исемле танылган совет сериалын мин кайчагында көчле җирсү хисе белән карыйм. Фильмда дүрт елга якын һәр айны киңәшмәдән соң мин Туканга кайтып йөргән “Нура” тукталышы төшерелгән.
Авылга участок милиционеры вазыйфасына тәгаенләнгәнче, мин бераз Уфада милициядә эшләп алган идем. Һәм шул чорда шәһәр­дә бу эшнең авылдагыдан күпкә аерылуын күрдем. Мәсәлән, шәһәр милиционерының, тикшерүче һәм сорау алучы кушкан аерым йөк­ләмәләрне үтәүдән башка, җи­наять эшен тикшерүгә бернинди дә катнашлыгы юк. Авылда исә участок милиционеры эшне тапшырганга, ягъни аны кузгатудан алып гаепләү карары чыгарганга, раслау һәм судка юнәлтү өчен про­курорга җибәргәнгә кадәр җи­наять эше буенча сорау алу үткәрә иде. Бөтен районга бер прокуратура һәм бер милиция тикше­рүчесе булып, алар бик катлаулы җинаять эшләрен тикшерә иде.
Элек бер җинаять эшен дә тотып караганым булмады. 1961 елда СССР Эчке эшләр министр­лыгының Омск махсус милиция урта мәктәбен читтән торып тә­мам­­ласам да, барысын да яңа­баштан үзләштерергә туры килде. Күрәсең, ул вакытта ук теория практикадан нык аерыла иде.
Якын-тирәдә милиция участоклары булмады. Алар бездән йөз чакрымнан да ары урнашканга һәм юл юклыктан бер-беребезгә барып йөрү авырга туры килә иде. Бик сирәк, мөһим очракларда гына Туканга районнан җинаятьләр ачыклау һәм БХСС буенча оперуполномоченныйлар килгәләде. Безне айга бер тапкыр милиция бүлекчәсенә чакырып, партия җыелышлары, киңәшмәләр, яңа приказларны “кычкырып уку” үткәрәләр, эш хакы тараталар һәм өйгә кайтаралар иде. Күп вакыт үз иркемә куелганлыктан, эш барышында килеп туган мөһим мәсьәләләрне төрле хаталанулар аша җиңеп чыгарга өйрәндем.
Поселокта башлыча Белорет металлургия комбинаты руднигында эшләүчеләр яшәде. Тукан поселок Советыннан тыш, тагын ике — Җигәзе һәм Бакый авыл Советларын, гомум алганда, 22 торак пунктын хезмәтләндердем. Бакый авылы ике тау артында, бездән 50 чакрым ераклыкта урнашкан, иң текәсе һәм озыны “Җилмәрдәк” сырты иде.
Транспорт төреннән “Васька” кушаматлы атым гына бар иде. Үземә беркетелгән участокны җәен — ат өстендә, кышын кошевкада йөреп хезмәтләндердем.
Җинаятьләр һәм хокук бозулар башлыча Туканның үзендә була иде: вак-төяк урлашулар, эчеп ызгышулар, күршеләр арасындагы низаглар, көмешкә куу һ.б. Ләкин кайвакыт авыл кибетләренә төшү, көнкүрештә күзәтелгән үтерешләр дә булгалады.
Читтән караганда Тукан участок милициясенең эше авыл детективы һәм бераз соңрак экраннарга чыккан кинофильмда тасвирланган тайга хуҗасы эшчән­леген хәтерләтә иде. Михаил Жаров һәм Валерий Золотухин участковый рольләрен оста уйнадылар.
Бервакыт җәй көне миңа кыска дулкыннарда грампластинкалар уйната һәм тапшырулар алып бара торган ниндидер билгесез бер радиостанция эшләве турында хәбәр килеп иреште. Ул тапшыруларда мин һәм ярдәмчелә­рем дә (аларны шартлы рәвештә Василий һәм Петр дип алыйк) искә алынган икән.
Башта моңа әллә ни әһәмият бирмәдем. Ул чакта Туканда телевидение турында ишетелгәне булмады. Урындагы радио челтә­ре эшләде. Әмма, челтәр репродукторларыннан тыш, күп өйләрдә радиоалгычлар бар иде. Шуңа күрә яшерен радиостанция турындагы хәбәр тиз арада тирә-якка таралды һәм мине дә ныклап кызыксындыра башлады. Ул чорда бөтен төр киңкүләм мәгълүмат чараларының эше партия һәм башка компетентлы органнарның игътибар үзәгендә булганлыктан, исәпкә кермәгән радиостанциягә карата минем тарафтан вакытында тиешле чара күрелмәүнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүе ихтимал иде.
Мин бу “җинаятьчене” фаш итү өчен нинди көч һәм ысуллар кирәк булачагын чамаладым. Көч­ләр исәбенә үземне һәм егер­ме-ләп кешедән торган активны керттем. Ә ысуллар дигәндә, радиодулкыннарны тота һәм аудиоязма эшли торган җайланманы күз уңында тоттым. Бу яктан үземне алга киткәннәрдән санадым: шәхси кулланылышта челтәрдән һәм батареядан эшләүче “Турист” радио­алгычы, шулай ук, магнитлы пленка уратылган, ни өчендер берсе өстенә икенчесе вертикаль урнашкан ике зур кәтүкле, авыр чемоданны хәтерләтүче “Эльфа-6” магнитофоны бар иде. Илебез радио сәнәгатенең заманына күрә соңгы казанышларыннан исәплән­гән бу әйберләр Туканда башка беркемдә дә юк иде.
Мин кыска дулкыннар диапазонын тикшерә-тикшерә, радиоалгычымны һәрвакыт үзем белән йөртә башладым. Күп тә үтми мине кызыксындырган радиотапшыруга юлыктым. Ниндидер исерек ир көрмәкләнгән тел белән юләр сыман монолог сөйли иде.
Башта мин берни дә аңлый алмый тордым. Ләкин бераздан, теленә ияләшә төшкәч, үземнең һәм ярдәмчеләремнең фамилия-ләрен аермачык ишеттем. “Обзор ясаучы” әдәпсез сүзләргә саранланып тормый иде. Миңа эсселе-суыклы булып китте. Эфир аша яңгыраган оятсыз сүзләр минем өчен югары дәрәҗәдә хурлау, мәсхәрәләү булып тоелды. Ул чакта әле мин, депутатлар Милонов һәм Мизулинаның катгый каршы торуына карамастан, 90нчы һәм аннан соңгы елларда оятсыз сүгенүләр гадәти хәлгә әверелер, дип башыма да китерә алмый идем.
Ялган “тапшыру алып баручы” минем ярдәмчеләремне нәрсәдә генә гаепләми иде. Бигрәк тә үзеннән тартып алынган көмеш­кәне Василий белән Петрның үзләште­рүен ярсып-ярсып фаш итте. (Бу хәл мөмкин түгел, чөнки тартып алынган көмешкә шунда ук җиргә түгелә иде). Бу кеше мине, әгәр тиз арада юкка чыкмасам, үзе үк юк итәчәге турында каты итеп кисәтте. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Өйдән магнитофонны алып килеп, һәр тапшыруны яздыра башладым. Тапшыру пластинка уйнату белән тәмам­лана иде. Бу билгесез кешегә Элисио Гренет җитәкче­легендә Куба оркестры башкарган “Мама-инес” фокстроты ошый иде бугай.
Джаз яратучы кеше буларак, бу пластинканың 1930 елда язылган булуын белә идем. Советлар Союзына ул сугыштан соң килеп керде һәм бик сирәк очрый иде. Аның Туканда бер генә данәдә, әлеге мине кызыксындырган адәмдә генә булуына шигем юк иде.
Мин бер үк вакытта күп булмаган радиотыңлаучылар белән хәбәрләшеп тордым, ләкин алар иңбашларын гына сикертә иде. Тиздән “алып баручы” миннән һәм дусларымнан ул чактагы ил башлыгы Никита Хрущевка күчте. Бервакыт ул “Сталин, уян һәм Никитага төшендер!” дигән мәгънәдәрәк дүртьюллык укыды. Шунда мин эшнең җитдилеген аңладым һәм Белоретка барып хәбәр итәргә кирәк, дигән карарга килдем.
Бүлекчә начальнигы, милиция майоры Кәримов тыныч кына тыңлады да, аныклык кертү өчен берничә сорау биргәннән соң, тиздән үзе шалтыратачагын әйтте. Икенче көнне ул миңа Дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәре килергә чыгуын хәбәр итте һәм аны каршы алуымны үтенде.
Кичтән вокзалга чекистны каршыларга килдем. Аны шартлы рә­вештә Орлов Федор Петрович дип атыйк. Электән ул кешене күреп белмәсәм дә, пассажирлар арасында гадәти пинжәк эченнән кигән армия күлмәгеннән тиз таныдым.
Милиция участогына килгәч, Федор Петрович мин сөйләгән­нәрне һәм берничә аудиоязманы тыңлады. Бераз уйланып торганнан соң, түбәндәгеләрне аңлатты. Мондый төр хокук бозуны тикшерү КГБ органнары вазыйфасына керми икән. Шулай да җитәкчелек, дәүләт иминлеге органнарының законсыз радиоҗайланмаларны эзләп табу тәҗрибәсен файдаланып, милициягә ярдәмгә килергә карар иткән. Иртән радио белгеч­ләре һәм һәвәскәрләр исемлеген әзерләп килергә кушып, ул кунак йортына юлланды.
Икенче көнне Федор Петровичка таләп ителгән кешеләрне алып килдем. Алар белән ул мин­нән башка гына, күзгә-күз сөйләш­те. Ике көннән соң китте һәм тиешле эш башкарылуын, уңышлы нәтиҗә озак көттермәячәген әйтте.
Дәүләт иминлеге органнары­ның эше турында мин моңа кадәр детектив әдәбияттан гына: Лев Овалов әсәреннән барысына да өлгерүче майор Пронин турында, шулай ук, Лев Шейнинның “Хәрби сер” повестен укып белә идем. Лев Шейнинның кайчандыр СССР Генеральный прокуроры каршындагы үтә мөһим хәлләрне тикшерү часте начальнигы вазыйфасын язучылык эше белән бергә алып баруы да билгеле.
Язучы Лев Овалов (Лев Шаповалов буларак билгеле) 1941 елда дәүләт серен ачкан өчен кулга алына һәм 15 ел утырып чыга. Лев Шейнинның да язмышы шуңа охшаш була. 1951 елда ул хәрби контрразведкага нигез салучы Виктор Абакумовның “Смерш” дип аталган эше буенча кулга алына. 1953 елда Шейнин, җиная­ть эше туктатылу сәбәпле, иреккә чыгарыла. Бу авторларга 1962 елда берсүзсез ышана идем, шуңа күрә Орлов белән безнең эшнең уңышлы тәмамлануына шигем булмады. Түземсезлек белән Белореттан хәбәр көттем.
Әмма көннәр үтә торды, хулиган үзенең чыгышларын дәвам итте, ә Федор Петровичтан хәбәр булмады. Шәһәрдә киңәшмәдә булганда мин аның эш кабинетына кердем. Ул күтәренке кәеф белән мине тынычландырды һәм барысы да күзәтү астында булуын әйтеп, тыныч кына көтәргә кушты. Мин кыюсыз гына бу эшкә радиостанцияләр урнашкан урынны билгели алучы техник белгечне җәлеп итүне үтендем. Федор Петрович һәрнәрсәнең үз вакыты булуын, кирәк икән, андый кешене дә табачакларын әйтте. Ә махсус техника куллану ныклы әзерлек таләп итә.
Минем сабырлык бетә башлады, хулиганның чиктән ашкан оятсызлыгы һәм үземнең чарасызлыгым ачуымны ныграк китерде.
Ике ай үткәч, бөтенләй өметем­не өзә башладым һәм, ниһая­ть, Федор Петрович күрсәтмәлә-ренә каршы килеп, үзаллы эш итәргә булдым.
Бераз “белгечләр” исемлеге турында уйланып утыргач, иң ышанычлы өчәүне сайлап алдым. Аларны чакырып, үзаллы радиотапшыру җайланмасын эзләп таба торган прибор эшли алу-алмаулары турында сорадым. Киңәшче­ләремнең фикерләре аерылды. Аларның берсе, бу мөмкин түгел, дип белдерде. Ә икесе исә, мин аңламаган нәрсәләр турында фикер алышканнан соң, бик гади булса да мондый приборны эшләү мөмкин, тик аның уңай нәтиҗә бирүенә ышаныч аз, диделәр. Башка юл юк иде.
Ризасызлык белдерүчене кайтарып җибәргәч, без өчәүләп эшебезне мин аңларлык телдә җен­текләп тикшерә башладык. Төгәл юнәлештә эшли торган икедән ким булмаган кабул итү антеннасы ясарга кирәк булачак. Кабул итү корылмасы сыйфатында гадәти радиоалгычларны файдаланырга мөмкин. Антеннаны күчәре тирәли әйләндереп, тавыш көчлерәк кил­гән яктан радиодулкыннар чыганагы урнашкан юнәлешне бил­геләп булачак. Антенналар урнашкан нокталарны картада билгеләсәк һәм алар аша дулкын чыганагына таба сызыклар сызсак, аларның кисешкән урынында без эзләгән радионокта урнашкан булып чыга.
Болардан тыш, поселокның зур масштаблы картасы һәм анда юнәлеш азимутларын терки торган бик төгәл приборлар кирәк булачак. Гадәти географик карта һәм кулдан эшләнгән компаслар нәтиҗә бирмәячәк.
Ул вакытта кирәкле урынны спутниктан төшерү ысулы юк иде әле. Төгәл карталар катгый яшерен саклана һәм аларны кулга төшерү мөмкин түгел иде. Шул ук Федор Петрович аша анда керергә рөхсәт алып булыр иде, әмма билгеле сәбәпләр аркасында аңа мөрәҗәгать итәсем килмәде.
Миңа ярдәмгә алынганнарның берсе, Тукан руда идарәсендә махсус белгечләр — маркшейдерлар, аларның карталары һәм безгә кирәкле приборлары булуын хәбәр итеп, өмет чаткысы уятты. Мин шунда ук управляющийга йөгер­дем һәм җиңел генә аны безгә ярдәмгә килергә күндердем. Ул безгә белгеч, карталар һәм приборлар бирде. Нәтиҗәнең уңышлы булачагына шигем юк иде.
Без поселокның ике очында ике бүлмә билгеләп куйдык. Анда антенналар һәм радиоалгыч урнаштырдык. Маркшейдер минем белгечләргә карталар һәм күзәтү приборларын куллану алымнарын аңлатты.
Барысы да әзер булгач, без чираттагы тапшыруны көтә башладык. Ләкин хулиган, үзенә куркыныч янавын сизгән кебек, күнегелгән вакытта эфирга чыкма­ды. Мин хәтта мәгълүмат бездән ычкыну ихтималын уйлап, шиклә­неп куйдым. Шулай да, ниһаять, күптән көтелгән көн килеп җитте. Хулиган эфирга чыгу белән күзәтү пунктларына шалтыраттым, һәм аны фаш итү эше башланды.
Сеанстан соң барыбыз да милиция участогына җыелдык һәм, картаны идәнгә җәеп салып, градуслар, минутлар һәм секундларны исәпли башладык. Уйланган юнәлештә ике сызык сызгач, бер-беребезне этә-төртә түземсезлек белән алар кисешкән урынны карарга керештек. Ә сызыклар өйгә охшаган дүртпочмакта кисеште. “Болай булгач, барысы да аңла­шылды, алырга кирәк!” Бер миз­гелдә башта шундый уй туды: киләсе сеанста пүнәтәйләр белән өйгә кинәт бәреп керергә һәм...
Мине татлы уйларымнан бүлдер­еп, арадагыларның берсе кычкырып җибәрде. Ул картада билге­ләнгән өйнең кемнеке булуын әйтте. Баштарак мин хәйран калдым, аннары хәсрәтем тыеп тота алмаслык ачу белән алышынды. Бу өй милиция участогы булып чыкты! Ассистентларым, кыенсынып, уңыш вәгъдә итмәү­ләрен, юнәлеш күрсәтү прибор­ла­рының камил булмавын аңла­тып акланырга тотынды. Канәгать-сезле­гемнең чиге юк иде! Мин кызган баштан барысына да чыгып китәргә, эшләмәгән приборларын ватып ташларга һәм бу турыда беркемгә дә сөйләмәскә, үзләренә дә онытырга боердым.
Шушы хәлдән соң үземнең җиңелүем белән бөтенләй килештем һәм җинаятьчене эзләп табу теләгеннән сүрелдем. Орлов белән бөтенләй аралашмадым, моны кирәксез һәм файдасыз дип санадым.
Эшебез уңышсыз тәмамлану­га бик озак борчылып йөрдем. Поселокта яшәүчеләрнең миңа көлемсерәп каравын сизә идем. Чарасызлыгым өчен үземне күрал­мадым. Хулиганны да, күрәсең, бу ялкытты, ул эфирга сирәк чыга башлады.
Беркөнне эштән соң кабинетымда кәгазьләр карап утыра идем. Яныма поселок Советы рәисе (аны Щербаков Матвей Иванович дип атыйк) килеп керде. “Чәйме, әллә катырагынмы?” — дип каршы алдым мин аны. Яшь арасы зур булуга карамастан, безнең мөнәсәбәт дусларча иде. Щербаков тегесенә дә, монысына да каршы килмәде. Кабарга берни дә булмаганлыктан, бераз көтәргә кушып, кибеткә юнәлдем. Подъезддан чыгуга, “Мама-инес” дигән таныш фокстротны ишеттем. Тавыш икенче каттагы тәрәзәдән ишетелә иде.
Хулиганның һаман туктарга исәбе юк, дип уйладым. Кибеттән кайткач, колбаса белән икмәк кистем. Исемә килеп, тапшыруны яздырырга булдым. Радиоалгычны кабызып, боргалый башладым. Матвей Ивановичның аптыраулы соравына: “Тагын хулиганлык итә”, — дип җавап бирдем. Әмма радио тапшыруны тота алмый иде. Мин берничә тапкыр чыгып кердем. Икенче каттагы шул ук тәрәзәдән радиохулиган репертуарындагы көй яңгыравын дәвам итте.
Радиоалгычны кат-кат боргалый торгач, тапшыруның бөтенләй булмавын, көйнең проигрыватель­нең үзеннән ишетелүен аңлап алдым. Без ике катлы, ике подъездлы агач йортта идек. Участок беренче каттагы фатирда урнашкан, ә көй шул ук өйнең икенче катындагы бер фатирның ачык тәрәзәсеннән ишетелә. Шулчак, ниһаять, миңа барысы да аңла­шылды. Үземнең никадәр тар карашлы булуыма хәйран калдым.
Матвей Ивановичка пүнәтәй­ләр­не чакыруын һәм алар белән икенче катка күтәрелүен үтенеп кычкырдым да үзем йөгереп менеп киттем. Фатирда 30 яшьләр тирә­сендәге ир яши иде. Шартлы рәвештә аны Рогов дип атыйк. Миңа ул гадәти эчкече буларак билгеле иде.
Ишек бикле түгеллеген аңлап, эчкә үттем. Исерек фатир хуҗасы өстәл артында утыра. Өстәлдә башланган ярты һәм ниндидер кабымлык тора. Проигрывательдә “Мама-инес” әйләнә, ә янәшәдә бер өем грампластинка ята. Көй исемнәрен карап чыккач, минем магнитофонга аларның ничек ята, шул тәртиптә яздырылган булуын төшендем.
Фатир радиоостаханәгә охшап тора иде. Тирә-якта радиодеталь­ләр, блоклар, узеллар, радиолампалар тузып ята.
Пүнәтәйләр белән Щербаков килеп җитте. Мин радиоалгыч, проигрыватель, пластинкалар һәм радиодетальләрне теркәү протоколы төзедем. Барысын да капчыкка тутырдым һәм Роговны участокка алып килдем. Ул исерек килеш нидер мыгырдый иде.
Иртән-иртүк кулга алынучыны һәм теркәлгән әйберләрне Белоретка алып бардым. Начальник миңа Орловның ризалыгын алырга кушты. Федор Петровичка шалтыратып, барын да сөйләп бирдем. Минем ашыкканымны әйтеп, ул үзенең ризасызлыгын белдерде һәм кулга алынучыны алып килер­гә боерды. Бер сәгатьтән шалтыратып, Роговны алып китәргә кушты. Миңа ул, тавышына үкенеч билгесе чыгарып, егетнең үз эченә бикләнүен һәм аңардан берни дә сөйләтеп булмавын әйтте. Кәри­мов материалларны закон кушканча тутыруны таләп итте. Ул вакытларда Административ хокук бозулар турында кодекс юк иде әле. Һәрбер шундый очракка РСФСР Югары Советы Президиумы указы кабул ителгән иде.
Мин законсыз радиоҗайланма куллану турында протокол төзе­дем. Судья 30 сум штраф салды һәм мин тартып алган милекне конфискацияләде.

Владимир Ханин.
Исемнәр үзгәртелде.
Читайте нас: