+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2015, 21:24

Сүздән дә зур көчне дөнья белми

Юксынып искә алабыз Мөхәммәт белән мин утыз ел танышмын икән. Аны миннән дә ныграк аңлаучы, аның белән миннән дә күбрәк аралашучы, уртак тел таба алучы ке­ше булды микән... Тугры дуслар, якын сердәшләр табарга аның чын шагыйрьләрдә генә була торган яраклаша белмәс холкы, буйсынмас җаны, туры сүзлелеге комачаулады. Аңлаучылар, чыннан да, аз иде шул “акылдан язар урынга шигырьләр язып яткан” шагыйрьне. Мөхәммәтне аңлар өчен, берен­чедән, ул кичергәннәрнең йөздән берен генә үз башыннан үткәрсен иде андыйлар. Икенчедән, ул мескен була белмәде. Андыйлар турында, авы­зын ачса үпкәсе күренә, әмма ялынмас, горур калыр, диләр. Ши­гырендәгечә:Үзем егылдым. Шуңа даКызганып маташмагыз.Сызланмаган көегезгәСызланып маташмагыз.

Мөхәммәт үзе турында сөйләргә яратмады. Кайчак, хисләргә бирелеп, өзек-өзек хатирәләрен ычкындыра иде. “Кәҗә бәтиләре белән бергә йоклап, ашап үскән кешедә нинди тәрбия булсын инде...” — дип, үзенең дорфалыгын, корылыгын акларга тырышты. Тик бу холкы аның үзен яклау чарасы гына булган ла. Дорфа, бәгырьсез кеше шундый хисле шигырьләр яза аламы?! Ике генә строфалы “Озатмадың” шигырендә Мөхәм­мәтнең самимилеге, күңел чисталыгы, озатмаганына үпкәлисе урынга, яраткан кешесен яклавы ярылып ята.

Озатмадың. Нигә озатмадың,
Тар идеме әллә вакытың.
Төбенәчә эчтек мәллә, җаным,
Безгә тигән сөю шатлыгын?
Ятны сөйдең мәллә? Сине ярсып
Сөюемнән курка идеңме?
Әллә озата барсам, аерылып
Торып кала алмам, дидеңме?


Ә кызы Розага багышлап язган шигырьләрендә никадәр сөю, никадәр борчылу:

Ант кирәкми. Аңла, кызым, шуны:
Дөньяларда синең хакыңа
Чыга алам дүрт тарафтан үлем
Җиле искән юллар чатына.
Кисә алам ялгыз таш кыяны,
Кичә алам тәмуг утларын.
Мин – Уттанмын.
Төшсен изге нуры
Гомереңә минем утларның.


Кызы өчен утка-суга керергә әзер әти шигырен аналарга гына хас булган кайгыртучанлык белән тәмамлый:

...Мин исәндә — син әтисез түгел,
Синнән башка – әтиең утларда.


Бит бик күпләр Мөхәммәтне уйсызлыкта, ягъни кайгырта белмәүлектә, пошмаслыкта гаепли. Имеш, шушы яшенә җитеп, үз фатирын да булдыра алмады, кеше турында кайгырту түгел, үз кадерен үзе белми торган бәндә бит ул дип, аның хәленә керәсе урынга, язмышына кул селтәделәр. Үз язмышын үзе генә хәл итәлмәс, үз дөньясын үзе генә җайга сала алмас кешеләр дә була шул. Ул үзе дә “гомерне җайга салырга гомер җитмәде”, дип яза. Гаиләдән дә, матди байлыклардан да баш тартып, Мөхәммәт үзен бары шигърияткә багышлады. Кайчак, шаяртып әйтеп тә куяр иде: “Уңайлы фатирда, тук тормышта мин шигырь яза алмас идем ул”. Шуңа да шигырьләрен язар өчен үзенә үзе тәмуг ясаган көннәре еш булды. Мөхәммәт алай ук пошмас түгел иде. Бакча үстерү өчен җир алып, шунда кирпечтән мәһабәт йорт салып керде. Күптән түгел генә, өч айлык пенсия акчасын җыеп, йортының түбәсен яңадан яптырды. Оста яллап, мич чыгарды. Узган ел гына ике йөк машинасы утын китертте. Тулай торактагы мәхшәрдән качып (20 квадрат метрлы бүлмәдә өч ир яшәде алар. Берсе эшсез, эпилепсия белән авырый. Икенчесен, хатыны үлгәч, улы өеннән куып чыгарган), соңгы елларда иртә яздан кар яуганчы бакчада яшәде. Әле октябрьдә генә Язучылар берлегенә кереп: ”Бакчага барып, мич ягып өйне җылытып, ике көн яшәп кайттым, яңа шигырьләр яздым, шуларны “Кызыл таң”га илтәм. Туган көн җитә бит”, — дип шатлыгын уртаклашып чыккан иде. Туган көнендә чыгарасы ши­гырьләре, гомеренә соңгы аккорд булып, 25 ноябрьдә, үзен мәңгелек куенына тапшырган көнне дөнья күрде.
Мөхәммәт Закиров үзенең шагыйрь булып яратылганын аңлап иҗат итте. Иңенә язмышы тарафыннан шушы олы миссия йөкләтелгәнгә бер шатланып, икенче яктан, “әй шигърият, катгый синең таләп: дәгъвалыйсың тоташ гомерне”, — дип изаланып яшәде. Әмма шушы татлы газаптан аерылырга да теләмәде.

Нихәл итмәк кирәк, ахрысы ла
Мин эләктем килеп тозакка.
Эчеп үлә язам, ә аннан соң – язам.
Болай гомер бармас озакка...


Яза алмыйрак торса, “Эчмәгәч, шигырь дә тумый”, — дип, нык үртәлер иде. “Кызыл таң”да бер бүлмәдә аркага арка терәп, (өстәлләребезне шулай куйган идек), эшләдек бит. Тормышының беркөн килеп җайланырын өмет итеп яшәде Мөхәммәт, тик беркайчан да өзе-шеп, даулашып йөрмәде. “Чын шагыйрь минем кебек язмышлы булырга тиеш ул”, — дип шаяртыр иде.

Мөхәммәтнең алтмыш яшен бер төркем каләмдәшләр аның туган ягында бәйрәм иттек. Караиделдә шагыйрьне нык зурладылар. Мондый хөрмәтне беренче тапкыр күрсә дә, ихлас мактау, рәхмәт сүзләрен беренче тапкыр ишетсә дә, Мөхәммәт үзен бик лаеклы тотты, масаймады, киресенчә, әдәбиятны яратулары, шигъриятне аңлаулары өчен якташларын мактады. Ә бит масаерлыгы да бар иде. Аның иҗатын өйрәнеп, Башкортстан дәүләт университеты студентлары фәнни эшләр яза, шигырьләрен урыс шагыйрьләре тәрҗемә итә. Гәзит-журналлар сорап бастыра. Мин шунда уйлап куйган идем, гел кыйналуга, сынауларга күнеккән күңеле шатлана белү сәләтен югалткан, ахры...
Хаклы ялга китүен, үзенчә әйткәндә, эшләми акча алып ятуын Мөхәммәт тутый кош тоткандай, тормышындагы иң зур бүләк сыман кабул итте. Кайбе­рәү­ләрнең куып та пенсиягә китмәгәннәренә нык гаҗәпләнә иде. “Шулкадәр рәхәт, укырга, дөнья әдәбияты белән танышырга мөмкинлегем артты. Тәрҗемәләр белән шөгыльләнәм. Лермонтовны, Пушкинны, Мәскәү шагыйре Николай Переясловны тәрҗемә иттем”, — дип, редак­циягә бер шәлкем шигырьләр китергәндә үз тормышыннан бик канәгать булуы күренгән иде. Мин дә Мөхәммәт өчен шатландым.

Язучылар берлегенә эшкә күчкәч, Мөхәммәтне берлек оештырган эшләргә, укучылар белән очрашуларга, районнарда үткәрелгән әдәби кичәләргә еш җәлеп иттем. Хәтта Мәскәүдә үткән Башкортстан әдәбияты көннәрендә катнашты. Зилаер, Зианчура, Сибай, Баймак якларындагы очрашуларда ялкынланып шигырь укыды. Быел җәй егерме язучы Миш­кә, Аскын, Караидел, Балтач, Яңа-выл, Борай, Тәтешле районнарында сәяхәттә булдык. Караидел районында Мөхәммәт чын хуҗа булып йөрде. Якташлары аны безгә үзебезнең шагыйребез, Гаян Локманов премиясе лауреаты, дип зурлап тәкъдим итте. Аскын районында исә Мөхәммәт хезмәт юлы башында редакциядә эшләгән. Беренче шигъри шәлкемнәренә илһам алган. Биредә аны онытмаганнар, бергә эш-ләгән хезмәттәшләре очрашуда, хати­рәләрен яңартып, Мөхәммәтнең иҗаты белән кызыксынып торуларын, соклануларын сөйләп, аны да, безне дә куандырды. Мактауга, җылы сүзгә өйрәнмәгән шагыйрьнең күңеле тәмам тышаудан ычкынды: бунтарь йөрәге кушуы буенча ул ялкынлы шигырьләрен яңгыратты. Шигырь укыганда Мөхәммәттән дә бәхетле, Мөхәммәттән дә көчле, бөтен ваклыклардан өстен кеше юк кебек. Һәр сүзен, һәр фикерен җаныңа сала, тетрән­дерә, җилкендерә, оеган күңелләрне дә сискәндерә белә. Алай шигырь укучылар юк бит хәзер. Мондый халәте аның шагыйрәнә күңе­леннән, үзен, гомерен, бар булмышын иҗатка, шигърияткә багышлавыннан. Һәм күңелендәген кеше­ләргә җиткерергә ашыгуыннан. Әнә бит ул ничек дәшә аңа:

Дуамаллык бөтен нәрсәгә хас,
Юлдаш булмас аңа җиңеллек.
Барсың икән әгәр, шигырем, ту,
Күкрәгемне ватып, җимереп.

Табигатьнең үзедәй, син азат:
Тоткынлыкта ятма син миндә.
Сүздән дә зур көчне
дөнья белми –
Тик һәлакәт кенә китермә.


Мөхәммәтнең үзенә генә һәлакәт китерде аның шагыйрь булуы, шигъри җаны.

Фәния Габидуллина,
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
Читайте нас: