Аларның йорты ерактан ук пөхтәлеге белән аерылып тора. Ә өй эчендәге тәртип, чисталык һәркемне сокландырырлык.
Бергә яшәүләренә 70 ел тулу уңаеннан Хәепҗамал әби белән Мөхәммәтзыя бабайга балалары зур туй ясый. Ә бит 70 ел элек алар мондый мул табынны, бизәлгән машиналарны, йорт тулы кунакларны күз алдына да китерми.
Алар җәй өйләнешә. Кошлар сайраган, шаулап иген үскән чор... 1944 ел... Тик күк йөзе генә тыныч булмый. Европа илләрен немец фашистларыннан азат итү дәвам итә. Шуңа да яшьлектәге мөһим көннәрнең берсе томан эчендә кала.
Мөхәммәтзыя да, Хәепҗамал да ятим үскән. Гражданнар сугышыннан соң андыйлар күп була. Авылдагы туганнарының һәркайсы яшьләрне үз йортына кертергә әзер була.
— Тормыш авыр иде, — ди Хәепҗамал әби. — Свердловск өлкәсендә танк заводында эшләп, туган якка кайттым. Арытаба да эшләр идем, парга пешеп, җәрәхәтләндем. Туган авылым Упканкүлгә кайткач, тормыш җиңеләеп китәр дигән идем, тик мин көткәнчә булмады. Колхоз эшенә чумдым. Буем кечкенә иде, шуңа карамастан, барысы белән беррәттән эшләдем. Кайдан көч алуыма әле булса шаккатам. Күрәсең, рухым нык булган.
Бергә яшәүләренә ярты ел да үтми, гаилә башлыгына повестка килә. Йөкле Хәепҗамал берүзе кала. Сугыш тәмамлангач, исән калган авылдашлары бер-бер артлы сугыштан кайта башлый. Әмма Мөхәммәтзыяны хезмәтендә тоткарлыйлар. Гаиләсенә ул 1951 елда гына әйләнеп кайта. Хәепҗамал белән кызы Мәүзинә аны сагынып көтеп алалар.
Әтисе алып кайткан күлмәкнең матурлыгын һәм кәнфитнең тәмен Мәүзинә апа әле булса хәтерли:
— Түгәрәк кәнфитнең өстендә май кебек ширбәте дә бар иде, — дип сөйли ул.
Гаилә башлыгы икенче көнне үк колхозга эшкә чыга һәм тормышлары күзгә күренеп яхшыра. Йорт төзелә, әкренләп салам түбә шиферга алыштырыла... Мәүзинәнең эне-сеңелләре тугач, йорт тагы да ямьләнеп китә.
Бүген Хәепҗамал әби туксан яшьтән узган, өлкән кызына да җитмеш тулган.
— Әниләремә кунакка Аскын районына җыенам, дисәм, күпләр таң кала. Бу әби нинди әнисе турында сөйли икән, дип уйлыйлар, — дип елмаеп сөйли Мәүзинә апа. — Гомеремне әти-әни тәрбиясе һәм хәстәрлеге белән уздырдым, Аллага шөкер! Кайчандыр бер телем икмәккә интексәк, бүген үз көчебез белән булдырган сарайга тиң йортларда яшибез. Бәхетем түгәрәк, шуңа сөенеп бетә алмыйм.
Үзләре кабызган шушы якты гаилә учагын гомер көзенәчә матур итеп саклый белгән Хәепҗамал әби белән Мөхәммәтзыя бабайга ничек сокланмыйсың да, ничек аларны яшьләргә үрнәк итеп куймыйсың?! Гомумән, бу йорттагы һәрнәрсә гомернең заяга узмавын, 70 ел бергә яшәү дәверендә, авырлыкларны җиңеп, күпме бәхетле минутлар кичерелүен искәртеп тора һәм бүген дә, килгән картлыкка бирешмичә, үткән көннәрнең матур, кабатланмас мизгелләре хакына алга атларга өнди.