+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2015, 01:21

Велосипед юлыннан йөрергә... чаңгы кирәк

Чөнки башкаланың Юрий Гагарин урамындагы участокта көрт өемнәре каршы ала.Соңгы елларда республика җитәкчелеге башлангычы белән спортның массакүләм төрләре киң үсеш алды. Моңа, әлбәттә, тәү чиратта, тиешле инфраструктура булдыру һәм уңайлы шартлар тудыру ныклы этәргеч бирде.

Әйтик, башкаланы гына алсак та, соңгы берничә елда Уфада дистәләгән чакрымнарга сузылган велосипед юллары челтәре үсеп чыкты. Иң мөһиме шул: рес­публика җитәкчелегенең масса­күләм спортны үстерүгә йөз белән борылуы нәтиҗәсендә сәламәт тормыш рәвешен сайлаучылар саны артканнан-арта бара. Бүген инде иртә яздан кара көзгә кадәр велосипед иярләүчеләр яшьләр арасында гына түгел, урта буын, хәтта өлкәннәр арасында да шактый. Ни аяныч, кышын да яраткан транспорт төреннән аерылмаучыларга гына авыргарак туры килә. Ни өчен дигәндә, һәр җирдә дә велосипед юллары тиешенчә кардан тазартыла, дип әйтеп булмый. Дөресрәге, аерым участокларда алар кыш башыннан трактор күрмәгән. Мәсәлән, башкаланың Октябрь районы Юрий Гагарин урамындагы мунча янәшәсеннән узучы велосипед юлыннан ике тәгәрмәчле тимер аргамакта үтү түгел, мондагы көрт өемнәрен ерып чыгу өчен ким дигәндә чаңгы кирәк. Чөнки Кыш бабай салып киткәненә өстәп, юлны тазартучылар да үз өлешен керткән. Ышанмасагыз, фото­хәбәрчебез төшереп кайткан түбәндәге рәсемгә карагыз...
Әлбәттә, күпме казна акчасы салып, гомум халык мәнфәгатендә төзелгән мөһим социаль объектларга карата бар җирдә дә мондый битарафлык, җавапсыз мөнәсәбәт хөкем сөрми. Баш­калада күпчелек участокларда велосипед юллары кыш көне дә киң итеп ачылып, җәйрәп ята. Әлеге участок торышы өчен җаваплы җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә, алардан үрнәк алырга кирәктер. Өстәвенә, башкала хакимиятеннән дә контроль көчәйтелсә, әлеге максатка тагын да тизрәк ире­шербез дияргә кирәк. Ничек кенә булмасын, гомум халык мән­фәгатендә төзелгән объектлар нәтиҗәле файдала­нылырга һәм ел әйләнәсенә кешеләргә хезмәт итәргә тиеш!
Читайте нас: