+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2015, 22:01

Сокландыргыч янкорма

Ул үзәк район дәваханәсендә медицина хезмәте күрсәтүдә зур мөмкинлекләр бирә.Үзәк район дәваханәсенә яңа янкорма-хуҗалык блогы төзү медицина хезмәте күрсәтүгә тагын да зур мөмкинлекләр биргән. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәкъдиме, район хакимияте башлыгы ярдәме белән булдырылган эшләр өчен нуриманлылар бүген дә сөенеп яши. Дәваханәнең баш табиб урынбасары Вәкил Насретдинов әйтүенчә, объект 95 миллион сумга төшкән. Моннан дистә ел элек башланган төзекләндерү эшләре 2006 елда тукталып калган. 2011 елда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов районга килгәч, эшне төгәлләргә кирәк, дигән бурыч куя. Ниһаять, уртак көч, тәү чиратта, финанс ярдәме белән 2013 елның 30 декабрендә объект файдалануга тапшырыла.

— 2531 квадрат метр мәйданны биләгән бина — тирә-як районнарда сирәк күренеш. Мондый дәрәҗәдә башкарылган эшләр республикабызда бармак белән генә санарлык. Ак халатлы коллегаларыбыз соклану белдерә, хәтта көнләшеп тә куя, — дип сөйләде Вәкил Кәлимулла улы.
Ерактан ук балкып, зәвыклы һәм заманча булуы белән игътибарны җәлеп итеп торган дәваханәгә килгәндә үк авыруның хәле бераз җиңеләя кебек. Янкорма төзелү — медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка уңайлы шартлар тудырылган. Чөнки салкында, яңгырда бер бинадан икенчесенә чыгып йөрисе юк. Стационар, балалар, физиотерапия, бала тудыру бүлекләре тоташкан. Яңа хуҗалык корпусында шулай ук азык-төлек, хуҗалык блоклары, хакимият бинасы, ике лаборатория, гараж, морг, кер юу бүлмәсе, 50 урынга исәпләнгән конференцияләр залы урнашкан. Ашханә җиһазларын яңартуга 1 миллион сум акча тотылган. Иттарткыч булсынмы, плитәме, һәркайсы заманча, яңа. Хәтта токмач кисү, бәрәңге чистарту җайланмалары да бар икән.
Элек балалар өчен Яңа ел кичәсе, табиблар белән җыелыш, семинарлар үткәрү кыенлыклар тудырса, хәзер зур, матур актлар залы булганга мәсьәлә тулысынча хәл ителгән. Заман таләпләренә ярашлы җиһазландырылган иркен кабинетларда эшләгән табиблар, хезмәткәрләр сөенечен яшерми. Әйткәндәй, дәваханәдә 336 кеше эшли. Барлыгы 66 урын исәпләнә. Табибларның 13е — “Земство докторы” программасы буенча эшкә кайткан яшь белгечләр. Бу программа кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итә.
Халык мәнфәгатен кайгырткан матур гамәлләр моның белән генә чикләнмәс.
Читайте нас: