Балачагын Фирдәвис тыныч, матур табигатьле Беломорскийда, кечкенә авыл йортында үткәрә. Әтисе 1942 елда фронтта һәлак була. Биш баланы ялгыз үстергән әнисе кыз һәм улларын кешелекле булырга өйрәтә. Фирдәвиснең балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы чорга туры килә, ул өлкәннәр белән беррәттән ачлык, ялангачлык, ярлылык газапларын татый. Әмма күңелен төшерми, барлык авырлыкларны да җиңеп чыга. Инглиз теле факультетын тәмамлагач, ул үзен журналистика һөнәрендә таба. Мәскәү журналисты Анатолий Речмедин әйтүе буенча, Фирдәвис Җиһаншин гади производство темасын да мавыктыргыч тәкъдим итә белә. “Җиһаншинның әңгәмә кору осталыгы турында риваятьләр дә чыгаралар. Ул һәр әңгәмәгә тырышып әзерләнә, һәр теманы ныклап тикшерә һәм мине ихлас сокландыра”, – ди Александр Речмедин.
Еллар узу белән Фирдәвис үзен сатира һәм юмор өлкәләрендә дә танытты. Аның “Мысли вслух” дигән рубрикасы еш кына шәһәр, республика һәм Русия гәзитләре битләрендә урын алып тора. Үзенең яшенә һәм көнкүреш авырлыкларга карамыйча, ул һәр көннән үзенә генә түгел, якыннарына, туганнарына, дусларына һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә куаныч, ямь-тәм таба белә. Фирдәвис спорт белән дә шөгыльләнә, яшь чагындагы яраткан мавыгуына өстенлек бирә – йөгерә, чаңгыда йөри, футбол уйный. Аңа кызыгып күршеләре дә чаңгыда йөрергә, яисә стадионда йөгерергә чыга. Аның тагын бер шөгыле – “табигать белән сөйләшү” һәм балык тоту. Фирдәвис Җиһаншинның өендә агачтан, таштан эшләнгән кул эшләре күп. Шәһәрдәге фатирындагы махсус шүрлектә бегемот һәм филне, “йоклаган” бал кортларын һәм башка экспонатларны күрергә була.
Фирдәвис Җиһаншинның үз бәхет формуласы бар, аны гади генә көнкүрештән чыгарып була: уңай яклар санын кире яклар санына бүләсең. Әгәр дә уңай сан чыкса, кеше бәхетле була, әгәр дә уңай булмаса – “бәхетен үз кулыннан очырган” дигән сүз.
Аның яшәү формуласы – дөнья белән гармониядә булу.
Җиһаншинның юмористик миниатюралары, карикатуралары, журналистлык иҗаты күп тапкырлар дипломнар һәм грамоталар белән билгеләнгән.
Ул берничә китап авторы. Күренекле журналист бүген дә фидакарь хезмәттә, аның йөрәге иҗат дәрте белән тибә.