+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2015, 21:14

Хәмзә төзәтсә — ватылмас!

Узган елны Яңавыл районы терлекчеләре уңышлы тәмамлады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитеш­терүне алдагы елга караганда алты процентка арттыруга иреште һәм, һәр сыердан уртача 3148 килограмм продукция алып, 10257 тонна сөт җитештер­деләр. Аерым ху­җа­лык­лар­да маллар продуктлылыгы уртача район күрсәткеченнән күпкә югары. Чикләнгән җаваплылыктагы “Агрофирма “Урада” җәм­гыятендә ул — 5216, “Победа” җәмгыя­тендә — 4959, “Восток”та 4382 килограммга җитте.

Предприятиеләрдә малларны кышлату да уңышлы бара. Әле алар көн саен 26 тонна сөт озата. Ит җитеш­терүдә дә алга китеш тоемлы, яңа­выллылар аны 3053 тоннага җиткерде. Бу җәһәт­тән районда дуңгызчы­лыкның югары үсеш алуы уңай нәтиҗә бирә. Узган елда алар саны 27 процентка артты һәм 17800 башка җитте.
Яңавыл районында терлекчелекне яңа, заманча техно­логияләргә ярашлы үстерү юлын сайладылар. Узган ел­ның май ае азагында монда “500 ферма” программасына ярашлы төзел­гән яңа сөтчелек комплексы эшли башлады. “Үзәк МТС”­ының Яңавылдагы бу сөтче­лек комплексы 500 савым сыерына исәпләнгән. Монда маллар бәйсез асрала, барлык эшләр механикалаштырылган. Сыер саву Голландия технологиясе буенча махсус залда компьютер ярдәмендә башкарыла. Монда эшләүчеләр сөтне узган елда тулысынча югары сорт белән сатуга ирешкән. Әлеге вакытта би­редә 230 савым сыеры асрала, гомум маллар саны 875кә җиткән. Комплекс мө­дире Алмаз Муллаяров әйтүенчә, 15 кешелек коллектив тупланган. Савучылар Фәнирә Шитова, Илзидә Гарипова, Люда Шомыртбаева, малчылар Фән­зил Сәләхов, Илшат Ибра­һимов, слесарь-оператор Винер Шитов һәм башкалар комплекс эшен җайга салып килә. Җиде айда алар, һәр сыердан уртача 3594 килограмм продукция алып, 829 тонна сөт җитеш­тергән.
Малларны азык белән тәэ­мин итү мәсьә­ләсе дә уңай хәл ителгән. “Үзәк МТС”ның комп­лекс янында алты мең гектар җире бар. Әлеге вакытта мондагы механизаторлар техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Алар арасында токарь Хәмзә Гәрәев 33 ел гомерен шушы эшкә багышлаган. Дым каплату өчен барлык агрегатлар бүгеннән әзер. Хуҗалыктагы ике “Агро-Мастер” комплек­сы да төзек хәлдә. Башка ремонт эшләре графикка ярашлы дәвам итә.
Читайте нас: