Яңа Нугайда яшәүче Рәфидә һәм Назыйф Гыйзетдиновлар — авылның хөрмәтле кешеләре, җәмәгать эшендә дә актив катнашалар, нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмыйлар, теләп ярдәм итәләр, дип мактадылар аларны авыл Советында.
— Авыл бит ул — олы бер гаилә кебек. Биредә һәрвакыт шулай бергә эшләделәр, бергә яшәделәр — ансыз булмый, — дип хуҗаларча фикер йөртә Назыйф абый. — Шәһәрдә генә ул күпләр терәлеп торган күршеләрен дә белмичә, гомер итә!
Шәһәр белән авыл тормышын юкка гына чагыштырмый Назыйф абый, икесен дә яхшы белә ул. Авылда туып-үскән, аның барлык авырлыкларын, ямен-тәмен татыган, мәктәп тәмамлап, район үзәгендәге училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. Якында гына Нефтекама шәһәре төзелә башлагач, егетнең күңеле, романтика эзләп, шәһәргә тарткан. “Романтикасы да, акчасы да тартты инде”, — ди Назыйф абый. Чөнки шәһәргә киткәнче берничә ел туган колхозында комбайнчы, тракторчы булып хезмәт сала.
Күрше авыл кызы Рәфидәгә өйләнеп, матур гына тормыш коралар, фатирын да бирәләр, гаиләнең бәхетен тулыландырып, балалар да туа, хезмәт хакы да яхшы. Әмма күңеленә һаман да нәрсәдер җитми Назыйфның, сандугачлы әрәмәләрне, тулы башаклар шаулаган басуларны, әтәчле иртәләрне сагына ул. Шуңа да, пенсия яшенә якынлашуга, авылда йорт хәстәрли башлый.
— Мин колхозда эшләгәндә, бу урыннарда иген үсә иде, ә күченеп кайтуга, авыл зурайган, күрәсең, безнең кебек авылга тартылучылар байтактыр, — ди Назыйф абый. Туган авылына кайтып төпләнгәч, берничә ел колхозда эшли.
— Хуҗалык ныклы, малын да, фуражын да бирә, әмма эшләүче юк инде шунда. Ирләр эшсез утырса утыра, колхозга эшкә чыкмый. Яшьрәк булсам, беркайда да китмәс, шушында авылда гына эшләр идем, — ди ул.
Гыйзетдиновлар кайту белән ихата тутырып мал асрый башлый, ат, берничә баш сыер, кош-корт — барысына да көчләре җитә. Әле дә, 73 яшьтә булсалар да, икешәр баш сыер малы, кош-корт асрыйлар.
— Авыртыныбрак торсаң да, иртән торып, шул маллар янына чыксаң, терелеп керәсең. Ничек авылда малсыз яшәмәк кирәк? Сыер бит ул — зур байлык, ул булса, ит тә, сөт-катык та, каймак-эремчеге, сыр, әйрән — барысы да бар, дигән сүз. Сыердан аермасын инде, көч булып, карарга язсын, — ди Назыйф абый.
Бүгенге авылда аны, әлбәттә, күп нәрсә аптырата. Гомергә тыйнаклык, иплелек, эшсөярлек белән аерылып торган авыл җирендә эчкечеләр артуга гаҗәпләнеп бетә алмый. Яллап көтүгә чыгарыр кеше дә юк, кичтән сөйләшеп-килешеп кайтасың, ә иртәнгә “көтүчең” исерек, аптырап, үзеңә чыгып китәргә кала, ди. Әйткәндәй, Назыйф абый үзе аракыны авызына да алмаган, тәмәке дә тартмаган. “Мин аларга беркайчан да кызыкмадым. Мәктәптә укытучыларым әйбәт булды, ирле-хатынлы Нәсимә һәм Хатыйп Галиевларга рәхмәтлемен. Алар безгә белем генә түгел, ныклы тәрбия дә бирде,” — ди ул. Бүген мәчеткә йөри, авылда мәчетләрнең эшләвенә, авыл мулласы Мөдәрис Ганиев кебек дингә әйдәүче кешеләр булуына сөенеп бетә алмый.
Эшсезлектән эчәләр, дигән фикер белән Назыйф абый һич тә килешми. Тырышканы ничек тә җаен таба: малын карый, бакча үстерә, үз эшен ача, яшәргә тырыша, вахта белән Себергә йөри, ди ул.
Күмәклек, ихласлык, ярдәмчеллек үрнәге булган авыл кешесенең бүген битарафка әйләнүе, матди байлык артыннан кууы, авылга гына хас булган җылылыкның югала баруы да эчен пошыра Назыйф абыйның. Элек кич утырулар була торган иде, хәзер һәр гаилә үз өендә телевизор каршында, ди ул.
— Рәфидә апа күрше Яңа Актанышбаш авылы кызы. Шәһәрдә яшәп, кире авылга кайткач, авыррак булуын яшерми. Шәһәр тормышы хатын-кыз өчен уңайлырак, кайнар су агып тора, утын ягып җылытасы түгел, кул эшенә, пешеренергә вакыт кала, ди ул. Шулай да үкенми, бакчасын да теләп утырта, кош-кортын да үстерә. Бирегә кайткач утырткан алмагачлар инде, җимеш бирә. Берничә елдан авылны ничек күз алдына китерүләре белән кызыксынам.
— Яңа Нугай — ныклы авыл. Яшәү өчен уңайлыклар бар: юл, газ, су үткәрелгән. Шәһәргә якын булуы халыкка эш табарга ярдәм итә. Безнең авыл яшәр. Ә менә төпкелдә газ, юл булмаган авыллар да күп бит әле. Аларның арытаба үсешенә ышаныч юк, — дип көрсенә Назыйф абый.
— Авыллар асылын югалтмасын иде. Авыл кешесе гомергә үз-үзен туйдырды, эштән курыкмады. Җыр-моң белән яшәде, бер-берсен туган күрде. Менә шул сыйфатларны да саклап калырга, югалтмаска иде, — дип сүзгә кушыла Рәфидә апа.
Гыйзетдиновларның кызлары Лариса белән Ленара, югары белем алып, әти-әни йортыннан шәһәргә чыгып киткән, һәркайсының үз гаиләсе, үз йорты. Әмма Назыйф абый белә: олыгая башлагач, кеше туган җиренә тартыла башлый. Шуңа да ул йортын каралты-курасын, ишегалдын ныгытудан туктамый.