+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2015, 21:31

Кәгазь генә димә

Оригами сәнгатенең тамырлары ерак тарих төпкеленә барып тоташа. Иң башта ул Кытайда, кәгазь эшләү үзләштерелгәч, барлыкка килә. Соңрак Япониядә киң таралу ала. “Оригами” сүзе япон теленнән гомум кулланылышка кергән: “ори” – кәгазь, “ками” – тезәргә дигән мәгънәне аңлата. Бу – кәгазьдән төрле уенчыклар, әйберләр ясау ысулы.

Хәзер бик күпләр оригами белән мавыга. Безне исә, тәрбияче буларак, ул матурлык тудыру ысулы буларак кына түгел, ә балаларның дөньяны танып-белү сәләтен үстерү мөмкинлеге буларак та кызыксындырды. Оригами белән шөгыльләнгәндә бармаклар төрле хәрәкәтләр ясый, бу аларның төгәллеген үстерүгә булышлык итә. Ә галимнәр, педагоглар, психологлар уйлау сәләтен үстерүнең куллар, бармакларның вак хәрәкәтләре белән турыдан-туры бәйләнгәнлегенә күптән игътибар иткән. Хәтта бөек фәлсәфәче Аристотель үз вакытында: “Кул – барлык эш коралларының коралы” дигән, кулның уйлау процесслары белән бәйлелеген ассызыклап.
Без сөйләмнәрендә зур тайпылышлар булган балалар төркемендә эшлибез, шуңа да аларның кул бармакларының нечкә хәрәкәтләрен камилләштерүгә дә зур игътибар бирәбез. Әлеге максатта оригамины уңышлы файдаланабыз. Балаларга да аның белән шөгыльләнү бик ошый. Кәгазьнең эшкәртү өчен җиңел, өстәвенә, арзан материал булуы да безнең өчен бик җайлы.
Сөйләмнәрендә тайпылышлар булган балалар төркемендә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен тәрбиячеләр һәм логопедның тыгыз бәйләнештә эшләве таләп ителә. Уртак бер юнәлештә эшләү максатында Н. Нищева программасына нигезләнеп, календарь-тематик план төзедек. Аңа бармак уеннары, логопедик күнегүләр, шигырьләр дә кертелде.
Бармакларның хәрәкәте төгәлләшүе белән бергә тәрбиялә­нүчеләребезнең сөйләме яхшыруын күреп сөенәбез. Баш миенең сөйләм өчен җаваплы өлешләре күпмедер дәрәҗәдә кул бармакларыннан килүче импульслар тәэсирендә формалаша дип галимнәр юкка гына әйтми икән! Көн саен балаларга бармаклар өчен махсус гимнастика эшләтәбез. Һәр лексик темага – аерым күнегү.
Оригамига килгәндә, ул баш миенең сул як һәм уң як ярымшарларының икесенең дә активлыгын арттыруга ярдәм итә. Ни өчен дигәндә, кәгазьдән уенчык, сын ясаганда ике кул хәрәкәтен дә контрольдә тоту кирәк. Моны уйламыйча, автоматик рәвештә башкарып булмый.
Балалар бакчасында тиешле әзерлек алмыйча мәктәпкә барган бала каләм тотарга, язарга өйрәнгәндә зур авырлык кичерә. Ә оригами белән даими шөгыльләнгәннәрнең чыгарылыш төркеменә барып җиткәндә үз яшьләре өчен бармаклары белән шактый оста идарә итүләрен, матур итеп рәсем төшерә белүләрен куаныч һәм горурлык белән күзәтәбез. Оригаминың язуны матурлауда да роле зур икәне бәхәссез.
Оригами игътибар, хәтер, уйлау, күз алдына китерә белү кебек психик сәләтләрне үстерүгә дә булышлык итә. Кәгазьдән ни булса да эшләргә керешер алдыннан бала иң башта аның ясалышын эзмә-эзлекле рәвештә исендә калдырырга тиеш. Берьюлы ул үзе өчен яңа булган терминнарны (почмак, як, шакмак, өчпочмак, трапеция һ.б.) өйрәнә.
Оригами белән шөгыльләнү балаларның шәхес буларак үсешенә дә уңай йогынты ясый. Алар максатчан булырга (башлаган эшне бетерү мөһим), үзаллылыкка (һәркем үз сынын үзе ясый), кызыксынучанлыкка (белмәгәнеңне тәрбиячедән сорарга кирәк), активлыкка (үз идеяләреңне тәкъдим итү хуплана) өйрәнә. Кеше белән аралаша белү сәләтен үстерү өчен дә оригами яхшы алым. Ул баланың чиста ак кәгазь сыман аңына җаваплылык хисе белән уртак эш башкару, үз фикереңне әйтә белү белән беррәттән, башкаларны тыңларга өйрәнү, янәшәдәгеләргә ярдәм күрсәтү кебек тормышта бик мөһим сыйфатларны да сеңдерә.
Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләрен дә оригами техникасы белән таныштырдык. Алар арасында да буш вакытларында балалары белән кәгазьдән төрле әйберләр ясау белән мавыгучылар бар хәзер. Нәни осталарыбыз өйләрендә башкарган эшләрен зур горурлык хисе белән безгә дә алып килеп күрсәтә. Тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре белән берлектә ясаган әйберләрен урнаштырып, “Әкиятләр илендә” дип аталган махсус күргәзмә оештырдык.

Рида ЗАКАРИНА, тәрбияче,
Альбина ГАРИПОВА, логопед.
Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы.
Читайте нас: