+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2015, 21:33

“Тирмәкәй”дә бар да тәртиптә

“Газпром” җәмгыяте карамагындагы ведомство балалар бакчасында сабыйлар өчен бөтен шартлар тудырылган.Илебездәге демографик хәл соңгы елларда яхшы якка үзгәрде. Иске балалар бакчаларын төзекләндерү, ябылганнарын кабаттан ачу, яңаларын төзү кебек мөһим эшләр киң колач алды. Республика Башлыгының балалар бакчаларына чиратны 2015-16 елларда тулысынча бетерергә, дигән бурыч куюы, чыннан да, нәтиҗәле булсын.

Гадәттә, кайсы гына балалар бакчасы тупсасына аяк бассаң да, сөйләшү аның проблемаларыннан башланып китә. Ә менә Шаран районы үзәгендәге магистраль газүткәргечләр линия-производство идарәсенең “Тирмәкәй” балалар бакчасында моның киресенә тап булдык. Монда бернинди проблема юк, матди-техник яктан да кыенлыклар булмавы ачыкланды. Чөнки “Тирмәкәй” иң эре, хәлле компанияләрнең берсе – “Газпром” карамагындагы ведомство балалар бакчасы санала. Ул үзен матди-техник яктан тулысынча тәэмин итү генә түгел, ә авыллардагы муниципаль балалар бакчаларына да хәтсез ярдәм күрсәтә. Методик әдәбият, укыту-тәрбия буенча әсбаплар, кулланылган җи­һазларны, башка шундый кирәк-яракларны авыл балалар бакчаларына бүләк итә.
– “Тирмәкәй” белән дус-тату мөнә­сәбәттә, бергә хезмәттәшлек итәбез, киңәшләшеп эшлибез. Район, республика күләмендә үткән чараларда алар бердәм катнаша. Халкыбыз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, балаларга кечке­нәдән туган телләрне өйрәтүгә зур көч салалар. Коллектив көчле, ныклы. Һәрвакыт ярдәмнәрен тоеп эшлибез, җитәкчелеккә, “Тирмәкәй” бакчасы мөдире Лилия Баяновага мә­га­риф бүлеге исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерер идем, – ди район мәгариф бүлеге методисты Нәфисә Гыйбадуллина.
Әлбәттә, муниципаль балалар бакчасындагыдай биредә түләү берничә тапкырга кыйм­мәт­рәк. Монда эләгүе дә бәхет эшедер, чөнки компания хезмәткәрләре балаларыннан кала, урын булса гына сабыйны урнаштырырга мөмкин.
Назлы, иркә, “көен көйләтә торган” нәниләр ки­ләме, дип кызыксынам “Тир­мәкәй” бакчасы мө­дире Лилия Вәдүт кызыннан.
– Без – ата-аналар бе­лән тыгыз элемтәдә эшлибез. Тәр­бия иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Әти-әни сабыеның кызыксынуына, укуына, аралашуга игътибарын бүлсә, акыллы, тәр­типле, итагатьле булырга өндәсә, уңышның яртысына ирешелгән дигән сүз. Әти-әни – ба­ла – тәрбияче бер­­дәмлеге эше­безнең үзә­гендә ята.
Мөнирә Закирова, Земфира Сираева, Илүзә Шәйхиева, Лилия Ибәтул­лина, Динара Газизова кебек тәрбия­челәр, музыка җи­тәкчесе Гөлсинә Салихова иҗади күңелле, тәҗ­рибәле, үз һөнәр­ләренең осталары. Алар чын-чыннан сабыйларга шатлык өләшә, иң мөһиме – нәниләр сәламәт булсын, йөзләрендә елмаю балкысын өчен бөтен көчен сала.
Бала күңеленә нәрсә чәчәсең, шул өл­ге­рә. Балалар акыллы, ярдәмчел, батыр, уңган, тәүфыйклы үссен, дисәк, аларда шул сыйфатларны тәрбияләргә кирәк­леген һәр әти-әни онытмаса иде. Чөнки гаилә – ул, иң беренче чиратта, тәрбия учагы.
Читайте нас: