-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2015, 21:34

Зур сугышның кечкенә батырлары

Аларның исеме онытылмасын иде.Беркөнне кызым мәктәптән, сугышта катнашкан герой балалар турында укып килергә куштылар, дип кайтты. Интернет челтәреннән алар турында язмалар эзли. Шулчак мәктәп елларында герой пионерлар турында альбом эшләвем искә төшеп, аны эзләргә тотындым. Анда чыннан да материал бик күп булып чыкты. Аңа таянып, Советлар Союзы Геройлары Зина Портнова, Марат Казей, Леня Голиков, Валя Котикларга өстәп, кызым Володя Дубинин, Вася Коробко, Лара Михеенко, Лида Вашкевич, Нина Сагайдак, Анатолий Комар һәм башкалар турында бик бай мәгълүмат әзерләде. Кызыксынып, быел инде 8нче сыйныфта укучы баладан герой пионерлар турында сораштырам, ул аларның исемнәреннән башка, нинди батырлык эшләгәннәр, кайда туганнар, ничә яшьлек булганнар, кайларда сугышканнар – бернәрсә дә диярлек белми. Югыйсә, начар да укымый. Аптырап, мин укучылар арасында Советлар Союзы Геройлары турында сорау алу үткәрдем. Кызганычка каршы, 33 бала арасыннан бары тик алтысы гына аларны белде. Белде дию дә артык булыр, кайбер фамилияләрне таныды. Бөек Ватан сугышы турында сораштыргач, киң танылган берничә хәрби җитәкченең фамилиясен, берничә каты бәрелешнең атамасын, Ленинград чолганышын атадылар.

Кызганычка каршы, батырларны онытырга җитмеш ел вакыт җиткән. Нигә болай килеп чыккан соң, мин бу турыда укытучылардан да сораштырдым. “Бөек Ватан сугышы темасына бик аз вакыт бирелә, анда һәр пионер турында җентекләп сөйләргә вакыт калмый”, – дип җаваплады тарих укытучысы. Ярар, шулай да ди, әмма теләк булганда, алар турында өстәмә дәресләрдә дә җиткерергә мөмкин бит. Тарих укыт­учы­сының вакыты җитми икән, сыйныф җитәк­челәре бар. Класс сәгате һәр атнада үт­кәрелә, шуларның берни­чәсен Бөек Ватан сугышы темасына багышлап буладыр бит? Ди­ректорларның тәрбия эше буенча урынбасарлары бар. Дөрес, берничәсе белән сөй­ләшкәч, алар да: “Әй, без бит нәрсә белән генә шөгыл­ьлән­мибез, нәрсә генә кушмыйлар хәзер укучыларга, нинди генә чараларда катнашмыйбыз!” – дип җаваплады. Бәхәс­ләшмим, наркотиклар куллануга каршы, Изге Валентин көне, Көзге бал, Яңа ел кичәсе, төрле даталарга багышланган дистәләгән чаралар үтеп кенә тора. Әмма монысы – Хәтер темасы да мөһим бит. Иң мөһиме дә түгелме икән әле? Тәрбиянең башы шушында түгелме икән? Ни генә димә, балачакта ишеткән-күргәннәр кешенең Кеше булып формалашуына зур йогынты ясый. Безнең заман балалары йотлыгып сугыш турында китаплар укып, кинолар карап, геройлар белән горурланып, аларга сокланып, кирәк булса, үзебез дә алар батырлыгын кабатларга әзер булып үстек. Моңа, әл­бәттә, китаплардан тыш, мәктәптә алып барылган тәр­бия эше дә булышлык итә иде, тимурчылар командасы оештырып, ветераннарга, олы яшьтә­геләргә булышу дисеңме, хәтер вахтасы алып барырга лаек булу өчен тырышып укумы (ә анда начар укыганнарны алмадылар), патриотик җыр­лар бәйгесеме, “Зарница” уенымы — һәрбер чара шуңа юнәлтелгән иде. Моннан тыш, һәр сыйныф герой пионерлар исемен йөртә, аларның тормышын, батырлыгын өйрәнә иде. Безнең буын Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Леня Голиковның немец офицерын дөмектереп, аның портфелен партизаннарга алып кайтуын, ә анда бик кирәкле мәгъ­лүматлар булуын, Зина Портнованың берьюлы йөздән артык немец солдатын ашларына агу салып теге дөньяга озатуын, Валя Котикның бер­ничә немец эшелонын күккә очы­руын, нибары 4 сыйныф тәмамлаган Марат Казейның партизаннарга кушылуын, олылар белән беррәттән ба­тыр­лар­ча сугышуын һәм алыш­ларның берсендә соңгы гранатасына фашистларны да, үзен дә юк итүен яттан белә, аларга карап соклана идек. Хәтерегезгә алыгыз, зур сугышның кечкенә геройлары, алар олыгаеп, Леонид, Валентин, Зинаидаларга әйләнергә дә өлгермичә, мәңгегә Леня, Валя, Зина булып калдылар... Иң югары исемгә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар дүртәү генә булса да, 1954 елда булдырылган Бөтенсоюз пионер оешма­сы­ның Мактау китабына исем­нәре кертелгән герой пионерлар күпме?
Элекке пионер оешмалары уставында “Пионер көрәш һәм хезмәт батырларына тигез­ләшә” дип язылган иде. Һәм без чыннан да илебезнең чәчәк атуы өчен көрәшергә, тир түгәргә әзер булып үстек. Иртәнге политинформация вакытларында үз сменасында олыларга бирелгән нормадан да артык — 100 килограмм мамык җыйган һәм шуның өчен Ленин ордены белән бүләк­ләнгән 11 яшьлек таҗик кызы Мәмләкәт Нахангова, авылдагы фермада бозаулар карап үстергән пионерлар, Фирганә каналын төзүдә булышкан укучылар, шулай ук сугыш елларында хезмәт батырлыгы күрсәткән пионерлар турында укый, фикер алыша идек. Үзе­безнең чор укучыла­рының тормышы-язмышы бе­лән даими кызыксынып торыла, шөкер, без­нең буын кешеләре арасында эшсезләр, тик йөрү­челәр, эчкечеләр юк, барысы да мактаулы, гаи­ләләре бер дигән. Димәк, вакытында тиешле тәр­бия алынган, маяклар бил­геләнгән. Ә хә­зерге заман балаларының геройлары кем, караган тапшырулары, укыганнары нәрсә? Туксанынчы елларда идеология җимерелде, бизнесменнар иң “текә” кеше­ләргә әйләнде, байлык туплау максат итеп куелды, шоу дө­ньясы артистлары яшьләрнең кумирларына әйләнде, чын кыйммәт­ләр юкка чыкты. Заман балалары “Дом-2”, “Фактор страха”, “Куб”, “Давай поженимся!” кебек тапшырулар карап үсә. Әлеге тапшырулар, бәлки, кызыктыр да, әмма күпмедер миллион сум акча эшләү өчен (һаман да акча!) үзеңне бөҗәкләр ашарга мәҗ­бүр итүнең, ягъни бөтен ил алдына чыгып элекке иреңнең сиңа ни рәвешле хыянәт итүен сөйләп, яңа ир эзләүнең мин бернинди дә тәрбияви чарасын күрмим. Ә “Дом-2” инде эчтә­леге буенча Санта-Барбараны да уздырды. Ничә ел инде зәңгәр эк­раннар аша яшьләр бер-берсе белән сугышып, сүгенеп, гаилә кыйм­мәт­­ләрен юкка чыгара.
Ә бит бүгенге заманның да үз батырлары бар. Светлана Медведева оештырган Социаль-мәдәни башлангычлар фонды узган ел Бөтенрусия “Кайнар йөрәк” премиясен тапшырды. Анда үзләренең батырлыгы белән аерылып торган бү­генге заман балалары җыел­ды. Аларның күбесе янгыннан, батудан, бурлардан, көчләүче­ләрдән коткаручылар. Шулай ук араларында волонтерлар, инвалидларга, аз керемлеләргә ярдәм итү фонды булдырган балалар да бар. Әйе, мамык җыючылар һәм бозау үстерүчеләр түгел, әмма барыбер геройлар. Эзләсәң, уңай мисаллар бик күптер, чөнки Русия зур. Батырларны күрә белергә, алар турында яшьтәшләренә сөй­ләр­гә генә кирәк. Балачакта ишет­кәннәр хәтергә сеңеп кала, ә кечкенә­дән алган тәрбия беркайчан да югалмый. Былтыр Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та 1 июнь алдыннан яшь геройларны җыеп котлады, аларга махсус бүләкләр тапшырды. Ә менә алар укыган мәктәп­ләрдә, уку йортларында бу темага багышланган, аларны зурлаган җыелышлар, кичәләр үттеме икән?
Әйе, патриотизм – тирән төшенчә. Без кайчак хөкүмәтне тәнкыйтьлибез. Бөтен нәрсәгә бәяләрнең артуы, эшсезлек, түбән хезмәт хакы, аз пенсия, һәм башкалар өчен. Әмма, иманым камил, беребез дә чит кешедән үз илебезгә карата сүз тидермәячәкбез, кирәк икән, аны теш-тырнагыбыз белән яклаячакбыз.
Ә геройларны белергә ки­рәк. Батырлык онытылырга тиеш түгел. Элек Җиңү бәйрә­ме алдыннан һәркайда “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады” дигән лозунглар эленә иде. Кызганыч, аларның эчтәлеге бүгенге көнгә туры килми, чөн­ки күпләр, күп нәрсәләр онытыла башлаган. Монда бүгенге буын гына гаепле тү­гел, гаеп­нең башы бездә, өлкән­нәрдә. Шуңа да кичекмәстән хаталарны төзәтергә кирәк. Кайчандыр безнең якты киләчәк өчен башын салган Володялар, Маратлар, Зиналар өчен түгел. Үзебез өчен. Чөнки үткән­ебез­не онытсак, киләчәгебез дә икеле.
Читайте нас: