+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2015, 21:53

Бурычлы үлмәс. Көн дә күрмәс...

Кредит түли алмаганда нишләргә?Тәү карашка, хәлле генә кешегә охшаган ул – кәттә машинада килеп туктавы, эре генә атлап килеп керүе, дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшүе кесә калынлыгына да ишарә итә кебек. Әмма болар барысы да кредит турында авыз ачканчы гына икән, ачкан иде – үпкәсе күренә.

Кредитка кадәр булган вакыйгаларга тукталып торасы да килми – алар хәзерге тормышта шулкадәр киң таралган ки, сыер койрыгына ябышкан тигәнәктәй ялкытты. Руслан 20 ел яшәгән хатынын, балаларын ташлап, яшь хатынга чыгып киткән дә, аларга кул селтәп, яңа “гаилә”сендәге хатынның ике баласын карарга колач җәеп керешеп киткән. Башта, ярыйсы гына югары урында эшләгәндә, акчасы җиткән, соңрак кредит алган. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Тәүдә алар вакытында түләнеп килгән, соңрак ирне эштән бушатканнар, башка урынга алмаганнар һәм бурыч түләр мөмкинлек калмаган. Кайчандыр кызыл авызлы кызлар ташырга гына файдаланылган иномарка хәзер көне-төне пассажирлар ташый – абзаң такси йөртә. Кем әйтмешли, аңа шул кирәк, икмәкне дә чи пешерә иде, дияр идең, кредит түли алмаганнар бер Руслан гына түгел, киләчәктә тагын да күбәеп китмәгәе әле.
Кредит алуга заявка биреп, банктан җавап көткәндә кем генә киләчәктә булуы ихтимал күңелсез вакыйгалар турында уйлый икән? Ә бит алар адым саен. Берәү бурычын тулысынча капларга барганда маршрут таксиенда кесә карагыннан каза күрә, икенче берәүнең якын кешесенә операциягә акча кирәк була, яшәү белән үлем арасында калган газизенә аннан башка ярдәмгә килер кеше табылмый. Шундый авыр вакытта кредит коллекторлары шалтырата, аларның янауларыннан аяк астында җир убыла башлаган кебек була. Шунда инде башка банкларга, заемщикларга мөрәҗәгать итү башлана, ә анда, гадәттә, процент ставкасы тагын да югарырак. Шушы урында мәсьәләгә ачыклык кертү зарур.
Бурыч түләмичә дә тыныч яшәргә өметләнүчеләр ялгыша. Бу очракта банктан көнен дә, төнен дә диярлек шалтыратулар, “кара исемлек”кә кертү, Җинаять кодексы, тораксыз калдыру белән янаулар теңкәгә тиячәк, почта тартмасы шундый ук эчтәлекле хатлар белән тулачак. Нишләргә? Гадәттә, үз ирегең белән банкка барып түләүләр графигын үзгәртү, яки аларны вакытлыча кичектерү киңәш ителә. Әмма, гамәлдә, банклар бу адымга сезнең аякта нык басып торуыгызга инангач кына бара. Моның өчен сез хезмәт урыныгыздан эш хакы турында мәгълүмат, һич югында, хезмәт килешүе турындагы документ күрсәтергә тиеш. Әгәр банк хезмәткәрләрен бурычны түли алуыгызга инандыра алмасагыз, алар бернинди килешүгә дә бармаячак, ә вакытны мөмкин кадәр сузып, штраф санкцияләре өстәячәк. Аларга эшне судка алып барып җиткерү отышлы түгел, чөнки нәкъ шул вакыттан процент түләү туктатыла.
Нишләргәме? Иң башта – тынычланырга! Баш Себер китәрлек эш кылмагансыз бит. “Югары Арбитраж суды Президиумының 02. 03.2010 №7171/09 карары” нигезендә сез счет ачкан һәм алып барган өчен комиссия акчасын кайтарып алырга һәм аны бурыч исәбенә күчерә барырга хокуклы. Моның өчен банкка претензия язарга кирәк, шушы ук документны судка илтәргә дә була.
Мисал өчен, сез кредитка 30 мең сум алып, аны түли алмагансыз һәм, банк исәпләве буенча, барлык процентлар белән 180 мең сум акча (шуларның 120 меңе – процентлар) илтеп бирергә тиеш булсагыз, суд карары белән сез төп бурыч һәм кредиттан файдаланган өчен процентлар гына түли алачаксыз. Банклар белән курыкмыйча, беркемнән дә качып йөрмичә, ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барырга кирәк. Реструктуризация турында да онытырга ярамый – банклар сезнең мөрәҗәгатькә җавап итеп, ай саен түләүләр күләмен азайтып, түләүләр графигын озайтырга да мөмкин.
Бурыч сазлыгына батмас өчен иң мөһиме законлы юлдан тайпылмаска кирәклеген, юристлар белән киңәшләшеп, алар белән бер сүздә булырга кирәклеген онытмасак иде.
Читайте нас: