+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2015, 20:42

Сасыган урамнардан... акча исе килә

Уфа районы Алексеевка авылының коттеджлар поселогындагы яңа йорт хуҗалары төзүчеләрнең башбаштаклыгына чик куюны таләп итә.Соңгы елларда Башкортстанда торак төзелеше үсте. Кызганычка каршы, әлеге тармакта тәү карашка күзгә күренмәгән хәлләр дә булгалады. Шәһәрдә дә, аңа янәшә бистәләрдә дә килешүдә каралган вакытка тапшырылмаган таунхауслар, коттеджлар бихисап. Ә алданган “дольщиклар” узган елда власть органнарыннан ярдәм эзләп урамга да чыккан иде, хәтта. Аларның күбесе бүген дә суд юлында йөрергә мәҗбүр.Язмабыз республика торак төзү мәйданында җитди урын биләүче “Башкортстан Республикасы Торак төзелеше фонды” дәүләт унитар предприятиесе Уфа районының Алексеевка авылында төзегән коттедж поселогындагы хәлләр турында. Бүген биредә яшәүчеләр сыйфатлы эчәр су белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән. Электр тәэминатына бәйле рәвештә кыш уртасында поселокта меңнәрчә кешене утсыз гына түгел, җылысыз калдыру куркынычы һаман да саклана. Ә инде генераль планда каралмаган яңа йортлар салуны туктатырга беркемнең дә көче җитми. Берничә ел элек тынычлык эзләп хозур табигать кочагына килгән, үз йорт-ихатасы белән яшәргә теләүчеләр хаклы: поселокта аннан-моннан салынган коттедж урамнарында берәүләргә сасы ис килсә, икенчеләргә “акча исе” килә. Тик шунысы да бар. Февраль башында башкалабыз Уфага эш сәфәре белән килгән Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев Башкортстанда узган ел торак төзелеше буенча зур эш башкарылуын билгеләп, биредәге тәҗрибәне ил төбәкләрендә кулланырга кирәклеген әйткән иде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Башкортстан моңа кадәр күзәтелмәгән дәрәҗәдә торак төзелешен үстерде. Әлбәттә, “Торак төзелеше фонды” предприятиесенең Алексеевка авылында төзегәннәрен бу очракта “балга тамган бер кашык дегет” белән чагыштырырга ярый торгандыр. Ә эш менә нәрсәдә.

Уфа районының Алексеевка авылы башкалага якын урнашуы гына түгел, төзелеш сәнәгатендәге соңгы казанышларны куллану нәтиҗәсендә үсеп чыккан азкатлы йортлар шәһәрчеге, алдан вәгъдә ителгән уңайлы инфраструктура, социаль юнәлештәге хезмәтләндерү мөмкинлекләре белән дә күпләрне җәлеп итте. Ун ел чамасы элек биредәге такыр яланнарда чын мәгънәсендә чит илләрдә яшәүчеләр дә күреп көнлә­шердәй таунхауслар, коттеджлар үсеп чыкты. Шәһәрдәге фатирын сатып, “әкият бакчасындагы” тормышны — Алексеевка авылында яшәүне өстен куючылар күп булды, кем әйтмешли, ул йортлар салына башлаганчы ук сатылып барды. Әлбәттә, кесәсенә бераз акча керә башлаган безнең халыкның әлегедәй “оҗмах”ны күргәне дә юк иде. Мондый чиратлар сата белгән кешенең керемен генә түгел, нәфесен дә үстерә икән. Фонд менеджерлары халыкны Алексеевка бистәсенең тиздән моңа кадәр беркайда да булмаган азкатлы йортлардан торган иң матур шәһәрчек булачагына ышандыра башлый. Ничек ышанмыйсың, дәүләт предприятиесе яңа төзеләсе торак хуҗаларын поселокның гөлбакча эчендә калачагын, балалар бакчасы, кибет, сабыйларга уен мәйданчыклары булдырылачагын, спорт белән шөгыльләнергә теләүч­е­ләргә шартлар тудырылачагын вәгъдә итә! Өстәвенә, һәркем генераль планда үзе яшәячәк йортны гына түгел, тоташ поселокның кабатланмас матурлыгын үз күзләре белән “күрә”. Кыскасы, шәһәр ыгы-зыгысыннан тәмам туйган ке­шеләрнең һушлырагы банк юлын таптый, акча эзли. Менеджерларның “поселокта йортлар санаулы” дигән сүзе ихтыяҗны гына түгел, бәяләрне дә үстерә башлый. “Чирәм җирләрне” үзләштерүчеләр, янә дә акча, табыш артыннан куып, төзелеш эшләрен ашыктырырга тотына. Ашыгыч эшнең сыйфаты да шул төсле. Төзүчеләр, йортның берсен башлап, яртысыннан икен­чесенә, өченчесенә күчә торгач, чынлап та, шәһәрчек үсеп чыга...
Биредә яшәүчеләр власть органнары, тиешле оешма-ведомство җитәк­челәре исеменә язылган дистәләрчә шикаять хаты күчермәләрен. “Кызыл таң” гәзите редакциясенә тапшырды. Аларның күбесен халык телендә “отписка” дип тә йөртәләр, ягъни: “Сезнең хатны тикшердек. Шундый-шундый оешмага җибәрдек. Фәлән кеше җавап бирер”. Аларның барысында да бер үк җитешсезлек турында сүз бара, бер үк үтенеч белдерелә.
Бу хатлар файдалануга тапшырылган йортларның сыйфатына карата зур канәгатьсезлек белдереп язылган. Тыштан затлы күренгән коттеджларның эче һич тә канәгатьләнерлек түгел. Өрлекләр юеш җиргә утыртылган. Гамәлдәге торак мәйданы күләме документтагыдан байтакка кимрәк. Документта каралганнан кемгә — 13, кемгә 20шәр квадрат метр мәйдан җитми. Бер үк проект белән төзелгән йортларның мәйданы да, эчке конструкциясе дә төрлечә. Бу җәһәттән төзүчеләрне судка бирүчеләр дә булган. Телгә алынган Фонд юристы ризасызлык белдерүчеләргә судта: “Шулкадәр түбәнчелеккә төшәргәме инде... Ундүрт квадрат метр җитмәгән икән, нигә исегез китә?! Фатир түгел ләбаса бу, ә зур йорт!” — дип җавап кайтара.
Яңа коттедж, таунхаус хуҗалары кышларны ничек үткәрүен үзләре генә белә. Ул чакта кризис та юк иде, әмма төзүчеләр материалларны янга калдырырга өлгергән.
Кырыс базар икътисады шартларында яшәсәк тә, беркемнең дә икенче берәү исәбенә баерга, алдау юлы белән урлашырга хакы юк. Алексеевка авылында яшәүчеләр арасында бүген финанс-икътисад өлкәсен, юриспруденция һәм төзелеш тармагын биш бармагыдай белүчеләр аз түгел. Коттедж поселогы советы рәисе Борис Бронниковны бүген Фонд җитәкчелегендә дә, республика Прокуратурасында да, төрле министрлыкларда, Уфа районы хакимиятендә дә яхшы беләләр. Биредә яшәүчеләрнең теге яки бу проблеманы хәл итүне үтенгән мөрәҗәгатьләре республика Башлыгы Хакимиятендә дә, Хөкүмәт аппаратында да бар. Аларны законны төгәл үти торган чиновниклар карый һәм хәл итә. “РФ гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль законның 8 статьясының 3нче кисәгенә ярашлы, мәсәлән, Хөкүмәткә килгән хатларның берсе Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына юлланган. Аннан, мәгълүм булуынча, инстанция буенча “аска таба” озатыла һәм... мескен төзүчегә барып төртелә. Ә ул үзе яңа проблемалар өсти. Югыйсә, иркен урамнарны кысып, балалар бакчасы, кибетләр түгел, ә рөхсәтсез яңа йортлар салынуын башкача ничек аңлатырга? Коттеджлар поселогы һаман да эчә торган суга мохтаҗлык кичерә. Инженер челтәре, аның өчен хуҗалар күптән акча түләүгә карамастан, тиешле дәрәҗәдә эшләми. Ни сәбәпле поселокта мөһим мәсьә­ләләр буенча авылдагыча, халык җыеннары үткәрелми, кешеләрнең фикерләре тыңланмый?
— Без электр энергиясе белән өзеклексез тәэмин итүне гарантияләүче “ЭСКБ” җәмгыяте җитәкчелегенә яңа бистәдәге проблемаларны күрсәтеп хат язган идек, — ди Борис Бронников. — Узган елның октябрендә ике тапкыр: башта — 32, аннары 14 сәгатьтән артык ут булмады. Шул сәбәпле поселокта өч скважина насосы сүнеп, су бирү тукталды. Нәтиҗәдә, тотынылган суларның канализация коеларына тулып, зур экологик хәвеф тудыруы бар. Электр белән җылытылучы өйләрдә система туңса, зур бәла булачак. Аварияне җай­га салу буенча кемнәргә генә мәрәҗәгать итмәдек. Килешүдә каралганча, “ЭСКБ” җәмгыяте мондый очракларда ашыгыч чара күрергә сәләтсез икән — аның бурычы нәрсәдән гыйбарәт соң?
Мөрәҗәгатьләрнең барысы да игътибардан читтә кала дип уйларга ярамый. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарының Алексеевка бистәсендә яшәүче И. Ибраһимовның мөрәҗәгате буенча тикшерү нәтиҗәләрен Хөкүмәт Премьер-министрының шул чордагы беренче урынбасары Р. Ногманов исеменә җибәргән хатына игътибар итик. Аңа 2014 елның 5 сентябрендә кул куелган. Документтан күренүенчә, тикшерү барышында әлеге мөрәҗә­гатьтә атап үтелгән җитешсезлекләрнең дөрес булуы ачыкланган. Анда “Торак төзелеше фонды” дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелегенә катгый чаралар күрергә тәкъдим ителә. Әмма алар кәгазьдә кала.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, “Башкортстан Республикасы Торак төзелеше фонды” предприятиесе республикада торак төзелеше база­рының 15 проценты чамасын алып тора. Башкаладан тыш, ул муниципаль районнарда берничә проектны гамәлгә ашыра. Бер ай элек әлеге предприятие җитәкчесе Вячеслав Якин вазыйфасыннан бушатылды. Әйткәндәй, конт­рактның тәмамлану вакыты җитмәгән иде әле.
“Коммерсантъ” гәзитендә әлеге үзгәрешләр уңаеннан әзерләнгән мәкаләдә Якин контракт туктатылуның үзе өчен сюрприз булмавын белдергән. “Мине әлеге вазыйфага Рәүф Ногманов тәгаенләде. Ә ул Хөкүмәттән эштән китте”, ди Якин. Мәгълүм булуынча, Ногманов әфәнде узган елның сентябренә кадәр төзелеш блогы өчен җаваплы вице-премьер вазыйфасын биләде, әмма кабинетның яңа составына кермәде. “Торак фонды җитәкчесе вазыйфасында Вячеслав Якин, соңгы өч елда алданган “дольщик”ларның проблемаларын хәл итәргә һәм аларның йортларын төзеп бетерергә мәҗбүр булса да, шушы вакыт эчендә пред­приятиенең хәле тотрыклы булып калуын һәм табышлы эшләвен тәэмин итте”, – дип язды агымдагы елның 20 гыйнвар санында “Коммерсантъ” гәзите.
Алексеевка поселогының яңа коттеджлар бистәсендәге проблемалар беренче карашка гына “калын кар” астында калган төсле. Кыш дәвамында халыкка эчәр су җитмәү, электр тәэ­минаты системасындагы аварияләр — барысы да, ихтимал, яз җитүгә тагын калкып чыгар. Торак фондының яңа җитәкчелеге халык зарын ишетерме? “Боз” кузгалганчы, әлбәттә, ашыгырга кирәк.
Читайте нас: