+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2015, 22:40

Меңнәр өчен — шагыйрь, яугир, кем өчендер — якын абый

Фатих Кәримнең батырларча һәлак булуына 70 ел тулу уңаеннан.Бишбүләк районында күренекле якташыбыз, яраткан шагыйребез Фатих Кәримне бөек әдип буларак кына түгел, ә якын кардәш итеп искә алучы гаиләләр дә бар.

Шуларның берсе — минем яшьлек дустым һәм педагогия институты буенча сабакташым Илдар Вахитов. Илдар Лотфрахман улы 1957 елның башында, Фатих абыйсының яуда һәлак булуына төгәл 12 ел тулганда, Конаккул авылында гади колхозчы һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә.
Шагыйрь Фатих Кәримнең безгә бик якын туган тиешле кеше булуын мин беренче тапкыр башлангыч сыйныфларда укыганда ишеттем. Аның “Ант” дигән киң билгеле шигырен тырышып ятлап килгәч, укытучы апабыз Әлифә Гәрәеваның кушуы буенча такта янына чыгып, үземчә, бик матур итеп, кычкырып сөйләдем. Күрәсең, Әлифә Хәбибулла кызы минем чыгышымны алдан уйлап куйган. Шигырьне сөйләп бетергәч тә мине урыныма утыртырга ашыкмады. Мактап, аркамнан сөеп куйды да класска мөрәҗәгать итеп: “Ә сез беләсезме, балалар, безнең Илдарыбыз бит шигырьне юкка гына шулай матур итеп, хисле итеп сөйләмәде, ул — Фатих Кәримнең якын туганы!” — дип, безнең гаиләнең шагыйрь белән туганлык җепләрен аңлатып бирде. Минем шул чакта нинди горурлык хисләре, куаныч кичергә­немне беркем дә аңлатып бирә алмас иде. Билгеле инде, мәк­тәптән өйгә очып кайтканнан соң шатлыгым белән уртаклашырга ашыктым. Әнием — Бишбүләкнең танылган педагогы, әдәбият укытучысы Фатыйма Габдрахман кызы Кәримова, күрәсең, үзенчә нәкъ шушы нәтиҗәгә исәп тоткан һәм зур шагыйрь белән туганлыгыбыз турында алдан сөйләмәгән. Алдан белсәм, бәлки, миндә укытучы­бызның сүзләре ул кадәр үк уңай хисләр тудыра алмас та иде. Ә минем әнием, чынлап та, Фатих Кәримнең туганнан туган сеңлесе. Ул 1923 елда Бишбүләк райо­нының Ает авылында шагыйрьнең иң олы абыйсы Габдрахман гаиләсендә туган.
Гыйлемлелек әниебезгә нәселдән килә. Аның ата-бабасы заманына күрә бик укымышлы кешеләр була, динебез кушканча ипле итеп яшиләр, биш намазны калдырмыйлар, хәлле тормыш көтәләр. Әниебез дә бәләкәйдән белемгә омтыла, авыр сугыш елларында укытучылар институтын тәмамлый һәм 40 елдан артык мәктәптә эшли. Әниебезнең 90 яшенә Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллиннан килгән котлау хаты үзе генә дә бик күпне аңлата. Анда Наил Габдулла улы әниебезнең күпьеллык фидакарь хезмәтенә лаеклы бәһа бирә, аны районның иң абруйлы педагогика ветераннарының берсе дип атый. Чынлап та, әниебез барлык гомерен, бар булмышын мәктәпкә, балаларга багышлады. Ул, шулай ук, зурәтисе булган Фатих Кәримнең якты истәлеген мәңге­ләшт­е­рү, аның иҗатын пропагандалауга да күп көч салган кешеләрнең берсе, — ди Илдар Лотфрахман улы.
Бу җәһәттән Илдар Фатих Кәримнең Казанда яшәүче кызы Ләйлә апаларын, шагыйрьнең 93 яшькә җитеп дөнья куйган Гобәйдә апа­сының улларын һәм кызларын, башка бик күп туганнарын олы рәхмәт белән телгә ала. Әйткәндәй, Гобәйдә Кәримова-Нигъмәтуллинаның балалары — илебездә танылган кешеләр. Иң өлкәне Тимербәк Нигъмәтуллинны без дөньякүләм билгеле иммунолог буларак беләбез. Ул — биология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Уфадагы киң билгеле “Иммунопрепарат” предприя­тиесенә нигез салучыларның берсе. Күп еллар аның әйдәүче лабораториясен җитәкли. Миллионнарны үлемечле чирләрдән саклап килгән “Бактериофаг” нәкъ менә Тимербәк Газиз улы җитәк­ләгән лабораториядә уйлап табыла. Тимербәк Нигъ­мә­туллинның бертуган сеңлесе, Мәскәү дәүләт универ­ситетының инглиз теле кафедрасында күп еллар өлкән укытучы булган Зөһрә Моратованың сыны Уфадагы киң билгеле Дуслык монументында гәү­дәләндерелгән. Үз­лә­ренең эше, ирешкән уңышлары белән бөек зурәтиләренә лаек булган шундый якыннары Фатих Кәримнең туган авылы Аетта йорт-музей ачу, аны экспонатлар белән баетуга да күп көч сала.
...Без үз өйләребездә Коръән ашлары оештырганда төрле вакытта бакыйлыкка күчкән якын кешеләребезне исемләп искә алабыз, алар рухына багышлап аятьләр укытабыз, хәерләр бирәбез. Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарыбызны аеруча зурлап искә алабыз, аларның үз гомерен безнең өчен корбан итүен бервакытта да онытмыйбыз. Быел 19 февральдә яугир-шагыйрь Фатих Кәримнең батырларча һәлак булуына 70 ел тулу уңаеннан Бишбүләк районында бик күп рәсми чаралар узачак. Шул ук вакытта бу көннәрдә аны туганнарча якын һәм җылы итеп искә алучылар да булачак, Әхмәтвәли улы Фатих рухына багышлап Коръән укытылачак. Бишбүләктә яшәүче Илдар Ва­хитов­ның, Кадрия Гобәйдул­линаның, Розалия Хисамованың, Фә­ридә Сәмигуллинаның, Рәшит Кәри­мов­ның гаиләләрендә Фатих зурә­ти­ләрен олылап, балалар, оныклар күңе­ленә сеңеп калырлык итеп искә алачаклар.
Читайте нас: