+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2015, 22:51

Башкортстан — ышанычлы калкан

Бүгенге көндә республикадан 12 мең егет Ватан алдындагы хәрби бурычын үти.Ватанны саклаучылар көне — Русия Кораллы Көчләре һәм хәрбиләренең генә түгел, ә бөтен халык бәйрәме. Ул илебезнең үткәнен һәм киләчәген, өлкәннәрне һәм яшь буынны, барлык русиялеләрне берләштерә. Бу көнне илебездә гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган чын патриотларны хөрмәтлиләр, Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы Көчләр, Әфганстан һәм локаль сугышлар ветераннарын ихлас котлыйлар, аларга тирән ихтирам хисләрен белдерәләр.

Тарихка күз салып, Ватанны саклаучылар үткән данлы юлларны барлыйк әле. 1812 елгы Ватан сугышына 28 — башкорт, икешәр мишәр һәм типтәр полклары озатыла. Аларның 20се хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, 9ының походы Парижда тәмамлана. Бик күп яугирләр “1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен” һәм “1812 ел” көмеш медальләре белән бүләкләнә. Русия гаскәрләренең Баш командующие Михаил Кутузов якташларыбызның кыю сугышчылар булуын билгели.
Беренче Бөтендөнья сугышы — кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрнең берсе. Кызганычка каршы, илебез тарихындагы бу мөһим вакыйга (Русиядән “герман сугышы”нда 16 миллионнан артык кеше катнашкан) ике революция, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары күләгәсендә калды. Моңа кадәр 38 дәүләттән 74 миллион кеше мобилизацияләнгән, шуларның 10 миллионы һәлак булган, 20 миллионнан артыгы тән җәрәхәтләре алган бу канкойгыч сугышта катнашкан яугирләрне илебездә искә алучы да булмады. Беренче Бөтендөнья сугышы турында документлар СССР дәүләт архивларында яшереп сакланды, ә мәктәп дәреслекләрендә бу вакыйгага бер-ике генә бит урын бирелде.
Үзенең масштаблылыгы һәм нәтиҗәләре буенча ул 1812 елгы Ватан сугышыннан күпкә коточкычрак. Русия кичергән югалтулар фронтта һәлак булган 2 миллионнан артык, әсирлеккә төшкән 3 миллионнан артык, тылда вафат булган 1 миллионнан артык кеше белән исәпләнә. Дәүләт думасы депутатлары тәкъдимен яклап чыгып, Русия Президенты 2014 елның 1 августын беренче Бөтендөнья сугышында вафат булган Русия хәрбиләрен искә алу көне дип игълан итте. Ул илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да киң билгеләп үтелде.
Сугышның беренче көннәреннән үк Ватанга куркыныч янавын аңлаган миллионнарча русияле үз җирен Германия агрессорларыннан якларга, туган иленең бәйсезлеген сакларга чын йөрәктән теләк белдерә. Хәрәкәттәге армиягә Уфа һәм Ырынбур губерналарыннан 480 меңнән артык кеше хезмәткә чакырыла. Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларында Башкортстан вәкилләреннән торган хәрби частьләр шул исәптән 106нчы Уфа һәм 190нчы Очаков пехота полклары сугыша. Бу онытылган сугыш геройлары арасында Бәләбәй өязеннән 166нчы Ровно пехота полкы командиры, Генеральный штаб генерал-майоры Равил Сыртланов та бар. 1917 елның февралендә ул үлгәннән соң иң югары офицерлар бүләге — 4нче дәрәҗә Изге Георгий ордены белән бүләкләнә.
Сугыш елларында төбәккә бик күп качаклар килә. Яралылар өчен берничә госпиталь оештырыла. Сәнәгать предприятиеләре сугыш кирәк-ярагы җитештерә башлый. Фронтка 25 меңнән артык ат озатыла. Азык-төлек белән кыенлыклар килеп туу нәтиҗәсендә 1916 елда төп туклану продуктларына карточка кертелә.
Тарихчылар мәгълүматларына караганда, беренче Бөтендөнья сугышына 1,5 миллион татар һәм башкорт мобилизацияләнгән. Йөз меңнән артык татар фронтта батырларча һәлак була һәм әсирлектә үлә.
Читайте нас: