+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2015, 22:47

Патриот булыйк!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Русия Геройлары Владимир Алимов һәм Рәфыйк Ихсанов белән очрашты. Очрашу барышында республикада гражданлык-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре тикшерелде.

Рәфыйк Ихсанов республика җитәкчесенә Башкортстанда оештырылган “Мин — патриот” дип аталган төбәк иҗтимагый оешмасы эше турында сөйләде. Ул үсмерләр һәм яшьләр арасында социаль хәвеф тудыручы гамәлләргә чик куюга, сәламәт тормышка җәлеп итүгә, этникара һәм конфессияара килешүгә ирешүгә, патриотизм, Ватан тарихына һәм милли гореф-гадәтләргә ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән. Оешма Һава-десант гаскәрләре командующие, генерал-полковник Владимир Шаманов җитәкчелегендәге Русия Геройлар ассоциациясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән.
Русия Геройлары республикадагы патриотик тәрбия бирү оешмаларын “Мин — патриот” оешмасы канаты астына берләштерү теләге белдерделәр. Бу киләчәктә Уфада Идел буе федераль округының шушы юнәлештә эшләүче бердәм үзәген оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Хәмитов бу фикерне хуплады һәм мәсьәләне Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле белән тикшерәчәген белдерде.
Полковник Рәфыйк Ихсанов, шулай ук, республика Башлыгына 20-21 февральдә үтүче “Ватан Геройлары вахтасы” төбәк патриотик акциясе турында сөйләде.
Читайте нас: