+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2015, 21:40

Аң-акыл, хис-тойгы энҗесе

Энҗе — кайбер моллюсклар кабырчыгында табыла торган ак, саргылт, алсу (сирәгрәк кара) төстәге кыйммәтле перламутр матдә бөртеге. Төсләр җыелмасы салават күперен дә күркәм итә. Икесендә дә күзгә күренмәгән зәррә бөртекләре бар. Бөртекләр җирне дә, йолдызларны да, кешеләрне дә гыйззәтли. Көнчыгыш халыкларында энҗе — бәхет юлдашы, сәламәтлек сөйкемлелеге бирүче затлы җисем буларак та кулланыла. Матурлык, гүзәллек, кадерлелек теләгән ата-ана яңа туган кызына да шушы исемне сайлый.

Бүгенге “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналын да шушы сүз белән зиннәтләргә мөмкиндер: “Энҗеле белем”, “Энҗеле мәгърифәт”, “Энҗеле аң”, “Энҗеле акыл”.
Бу журнал белән мин үткән гасырның 60нчы елларында ук, кем әйтмешли, дуслашып, туганлашып, фикердәш, аркадаш булып киттем. Һәрбер санын мөкиббәнлек, зур ихтирам, тирән хөрмәт белән укып барам. Үзем дә язам. Һәр галимнең үз темасы булган кебек, минеке дә бар. Әсәрнең сәнгатьчә эшләне­шен тикшерү белән шө­гыльләнәм.
Укытучының төп максаты — укучыларга белем бирү. “Патриотик тәрбия”, “эстетик тәрбия”, “хезмәт тәрбиясе”, “сүз тәрбиясе”, “педагогик тәрбия” дигән­нәре белем рухияте эчендә. Бөртекләп җыелган алтын кебек. “Энҗе”нең дә эстетик куәте шул чамалы. “Кырык мыскал энҗедән бер муен энҗесе”, — дигән Г. Камал. “Энҗе яшьләр” дигәне һәркемнең гомер таңын сыйфатлый, “аң-акыл, хис-тойгы энҗесе” дигәне “мәгариф чишмәсе” булган журналларда чор заңына карап та кулланыла. “Башҡортостан уҡытыу­сыһы”нда хәзер хис-тойгы күркәмлегенә дә игътибар көчәя. Бакча яңадан-яңа гөлләр белән гүзәлләнеп киткәндәй, күп милләтләр­нең каләм осталары язган мәкаләләр арттыра журнал­ның зиннәтлелеген. Милләт­ләр дуслыгы энҗеләнә монда.
Бервакыт журналның бүлек мөдире мәкалә язар өчен миңа “Грамматика дәресләрендә укучыларга тәрбия бирү мәсьәләсе” дигән теманы тәкъдим итте. Мәгълүм ки, укытучының грамматикадагы кагый­дәләрне ятлатуы ялкыта укучыларны. Грамматика дәресләрендә кагыйдәләр мисаллар белән раслана. Мисалларда фикер энҗесе була. “Дала — күз, урман — колак. Далада беркем дә юк дип тәртипсезләнмә. Урманда беркем дә ишетми дип сүгенмә”. Димәк, ялгыз гына йөргәндә дә кешелеклелек сыйфатыңны югалтма. Энҗе бөртегедәй саф тот үзеңне.
Ә менә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турында язуымны сорагач, башта мин аптырап калдым. Укытучы эшенә ни кысылышы бар аның, янәсе. Мин — хәрби кеше. Әгәр дәрәҗәсе буенча миннән өстен икән, командир куш­канның дөрес түгел икән­леген аңласам да, боерыкны үтәргә тиешмен. Кешелеклелек мәсьәләсен хәрби булган, хәрби булмаган бизмәнгә салып тигезләү чынбарлыкка туры килеп тә бетмидер. Яздым. Югарыда санап киткән тәрбия төрләре­нең һәммәсе дә бар геройда. Патриотик тәрбия һәркемгә, һәр укытучыга, һәр укучыга үрнәк итеп күрсәтерлек. Эстетик тәр­бия­се дә шулай. Илеш районында әдәби лекторий оештырган идек. Аның җитәкчесе мин булдым. Берничә елга сузылды ул. Ай саен бардык. Бер барганда әдәби әсәрләрдә патриотик тәрбия чагылышы турында фикер алыштык. Нәҗип Асанбаев, Якуп Колмый, Муса Гали, Әхәт Нигъмәтуллин кебек фронтовиклар да бар иде. Муса Гәрәев та берничә китап чыгарып өлгергән иде. Ул да йөрде безнең белән. Сөйләме бик матур аның. Сүзләре мәгънәле, ачык. Аң-акыл хасиятендә генә түгел, йөрәк белән кабул ителә. Илеш районының Таш­чишмә авылыннан бит ул. Сүзләре чишмә суыдай агыла, җөмләләре төзек. Тыңлап торуы рәхәт хәтта. Нык тәрбия алган чын ир-егетләрчә тота үзен. Баксаң, тәрбиялелек энҗесе ата-анасы тарафыннан сабый чакта ук бирелгән икән. Әйткәндәй, тамыры нинди — кәүсәсе шундый. Ә бит аның фронттагы геройлыгы кешелеклелек сыйфатлары белән дә бәйле. Яудан кайткач, ДОСААФта эшләп, яшь патриотлар тәрбияләүгә күп көч салды ул. “Батырлыклар укытучысы” дип атарга да мөмкиндер аны.
“Укытучысы нинди — иле шундый” дип әйтү бар. Яки: “Иле нинди — укытучысы шундый”. Бүгенге “Баш­ҡортостан уҡытыу­сыһы” журналы чыга башлауга 95 ел. Укытучыларны белемле итү максаты башта ук куела. Шулай да тәүдә ул атар-атмас торучы чәчәкне хәтерләтә әле. Педагогикадагы хосусиятләр яшәешнең киң даирәсе белән бәйләнә. Журналда эшләүчеләрнең аң-акылы хис-тойгы белән дә баетыла. Моны замана заңы таләп итә. Менә “Баш­ҡортостан уҡытыу­сыһы” журналының былтыргы бер саны. Тукай әйтмешли, изге сәхифәләрен актарам. Беренче биттә Башкортстан Республикасының атказанган укытучылары Сәвия Бикмөхәммәтова, Ринат Ситдыйков, Венера Галимова, Вера Алексеева, Алевтина Лущикова, Лилия Кәримова сурәте. Яшәеш гүзәллеген чагылдыручы горур йөзләр, күркәм карашлар. Журнал битләрен актарам. Бер журналда төрле телдә язылган 20дән артык мәкалә урнаштырылган.
Аларның тема төр­лелеге бүгенге укытучының, чыннан да, дөнья энҗесе булырга тиешлеге турында сөйли.
Фәнни-педагогик һәм методик айлык журнал бу. “Фән”, “педагогика”, “методика” — һәрберсе зур тө­шенчә. Фәнне надан галимнәрнең авырлаштыруы турында XVI гасыр гарәп галиме Әл-Гомәри әйткән иде. Әгәр журнал мәктәп укытучылары өчен икән, фәннилекне артык катлауландырмаска кирәк. Кояш яктылыгы да чама белән аңлатыла. Минемчә, журналда эшләүчеләр шушы җитди мәсьәләгә дә игътибар итә. Аларда чын педагогларча булу сыйфаты көчле.
Тормыш авыр, дибез. Ул беркайчан да җиңел булмаган. Киләчәк өчен дә җиңеллек өмет итеп яшәү — таш кыяга менүдән куркып калу ул. Авырлыктан курыкмаган — уңа, җиңел­лек эзләгән — туңа. Менә хакыйкать. Хакыйкатьтә — энҗеле хикмәт. Якташыбыз, сүз сәнгате остасы, бөек язучы Г. Ибраһимов турында дөнья күргән минем трилогия-эпопея, программага кертелмәсә дә, мәктәптә дә өйрәнелә башлады. Бу хакта журналда ике мәкалә басылып чыкты. Бу — мәктәп укытучыларының кыюлыгы. Журналда эшләү­челәрнең ул мәкаләләрне теләп бастыруы — энҗеле шәүкәт­лелек.
Журнал укымлылыгын, тематик киңлеген, сөйкем­лелеген арттыра бара. Моңа басым ясавымның бер сәбәбе бар: 2014 — Мәдәният елы, 2015 — Әдәбият елы. Юкка гына түгел бит ул. Милләт язмышын, ил язмышын, Җир шары язмышын иманлы хәл итүдә Аллаһы Тәгалә алдында имтихан тоту бу. Җир өстендә кара бо­лытның озак асылынып торуы күңелсез күренеш. Кара болытлар Кояш нуры белән генә түгел, кешеләр рухы яктылыгында да куылырга тиеш.
Журналда мәкаләләр, нигездә, өч стильдә (фәнни, әдәби, публицистик) языла. Гәзитләрдә дә шулай хәзер. Гәзит-журнал битләрендә фәнни-публицистик стиль, акрынлап, әдәби стильгә яраклаша бара. Бу үзен­чәлек “Башкортостан уҡытыусыһы” журналы рухында да сизелә. Моны замана заңы илаһилыгы дип тә карарга мөмкиндер.
Хәтеремдә, күп еллар элек укытучылар журналына укытучыларны көчләп яздыралар иде. Хәзер алай түгел инде, чөнки, бер журналда гына күпме файдалы мәгълүмат! Шуларны гына укып барып та аң-акы­лыңны, хис-тойгыңны эн­җеле итеп була. Илдәге, халыктагы, укытучыдагы энҗелекнең балага күчүе меңләтә савап!

Суфиян ПОВАРИСОВ,
Башкортстанның һәм Татарстанның
атказанган фән эшлеклесе,
Русия югары мәгарифенең шәрәфле хезмәткәре, профессор,
Башкортстанның халык язучысы.
Читайте нас: